Алабуга нуры

Ленинград оборонасында 94 алабугалы катнашкан

27 гыйнварда илебездә Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан шәһәребездә искә алу сәгате узды.

Блокада ничә көн дәвам иткән, аны кайчан өзеп чыкканнар һәм Ленинградны немецлар чолганышыннан азат иткәннәр, – бу һәм башка фактлар турында 2нче урта мәктәп укучыларына сөйләделәр.

 

125 ГРАММ ТОРМЫШ ҺӘМ ӨМЕТ

1941 елның соңгы ае блокададагы Ленинградта иң ач вакыт була. Шәһәрдә азык-төлек запаслары калмый диярлек, китерү дә мөмкин булмый. Нәкъ менә шул вакытта икмәк бирү нормасы шактый киселә. Алгы сызыкта көрәшкән солдатларга – көненә 500 грамм, эшчеләргә – 375, калган хезмәтчәннәргә – 250, хезмәткәрләргә, иждивенецларга һәм балаларга нибары 125 грамм бирелә.

Хәзер, тыныч вакытта, моны хәтта күз алдына китерүе дә куркыныч – блокададагы шәһәрнең күп кенә кешеләре өчен бу ипи кисәге иртәнге, төшке һәм кичке аш та булган.

872 КӨН

Ленинградның хәрби блокадасы 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр – 900 көнгә якын дәвам итә. Шәһәр оборонасы өчен безнең районның 94 кешесе көрәшкән. Бүген аларның берсе генә – 17 яшьлек малай килеш сугышка киткән Афанасий Чайников исән. Язмыш аны каты сугышлар барган Волхов фронтына китерә, ул Ленинград блокадасын өзүдә, ә 1944 елда шәһәрне дошман блокадасыннан тулысынча азат итүдә катнаша. Шулай ук Кронштадт һәм Псков астында сугыша.

Афанасий Яковлевич Татарстан АССРның Алабуга районы Олы Шүрнәк авылында туа.

1943 елның гыйнварында Ленинград блокадасын өзгәннән соң да, шәһәрнең дошман гаскәрләре һәм флоты тарафыннан чолганышы 1944 елның гыйнварына кадәр дәвам итә.

БАЛАЛАР – БЛОКАДАДА ИҢ КҮП ГАЗАП ЧИГҮЧЕЛӘР

Ятим балалар гомер буе уйларында шул куркыныч вакыйгаларга әйләнеп кайтырга мәҗбүр. Ленинград блокадасы дәһшәтләре турында сөйләүче Таня Савичева көндәлеге бөтен дөньяда билгеле.

“1941 елның 28 декабре. Женя иртәнге сәгать 12дә үлде. Әби 1942 елның 25 гыйнварында, 3 сәгатьтә үлде. Лека 17 мартта, иртәнге сәгать 5тә үлде. Вася абый 13 апрельдә, төнге 2дә үлде. Леша абый – 10 майда 4 сәгатьтә. Әни – 1942 елның 13 маенда 7 сәгать 30 минутта. Савичевлар вафат. Барысы да үлде. Бер Таня гына калды”.

Бүген Алабугада блокададагы Ленинградта булган ике кеше – Владимир Громов һәм Зөфәр Әхмәтҗанов яши. Владимир Сергеевичка ул вакытта нибары дүрт яшь була.

– Гел ашыйсы килә иде. Без тиредән эшләнгән әйберләрне – кәнәфиләр, диваннар, каешларны ашадык. Мәчеләр һәм этләр деликатес дип санала иде, алар өчен кешеләр хәтта сугышты. Шуңа күрә бүген урамда яки чүп-чар савытында аунап яткан ипи яныннан тыныч кына уза алмыйм. Мөгаен, блокаданы күргән һәр кеше шулайдыр, – ди Владимир Сергеевич.

41нче елгы ачлык вакытларын Зөфәр Әхмәтҗанов та хәтерли, аңа ул вакытта 10 яшь була.

– Бервакыт безгә абый кунакка керде һәм бер төргәк алып килде. Мин әнидән нәрсә ул, дип сорап аптыраттым. Ул Мәхмүт абыйның куян алып килүен әйтте. Абый белән бергә ул иттән аш пешереп ашадык. Шулкадәр тәмле булды! Тик чынлыкта ул, без исән калсын өчен, песи алып килгән булган.

 

АЛАР АЛАБУГАДА СЫЕНЫР УРЫН ТАПКАН

Сугышның беренче көннәреннән үк Алабуга илнең төрле почмакларыннан эвакуацияләнгән предприятиеләрне һәм халыкны кабул итә башлый. Алабуга балалар йортына әти-әниләре фронтта һәлак булган балаларны алып киләләр. Биредә Мәскәү, Ленинград һәм Советлар Союзының башка шәһәрләреннән ятим балалар сыенган. Сугыш елларында Алабугада һәм районда 1250 эвакуацияләнгән бала яши. Мортта гына да өч “ленинградлы” интернат-йорты урнашкан. Сабыйлар өчен балалар йорты Мальцево авылында була. Моннан тыш, Алабугада Ленинградтан эвакуацияләнгән танылган галимнәр һәм язучылар да сыеныр урын таба.

 

630 МЕҢ КЕШЕ

Рәсми мәгълүматларга караганда, Ленинград блокадасының 872 көнендә 630 мең кеше һәлак булган. Чынлыкта исә корбаннар саны берничә тапкыр күбрәк – 1,5 миллионга якын ир-ат, хатын-кыз һәм балалар, ди тарихчылар. Ул вакытта барысын да исәпләп бетерә алмаганнар, дөресрәге, көчләреннән килмәгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: