Алабуга нуры

Әлфия Авзалова белән хушлашу Татар дәүләт филармониясендә узачак

ТАССРның атказанган артисткасы 15 июньгә каршы төндә инсульттан вафат булды.

15 июньгә каршы төндә, Казанда, озак авырудан соң, ТАССРның атказанган, халык, РСФСРның атказанган артисткасы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова вафат булды.

Мәрхүмә белән хушлашу 17 нче июньдә Татар дәүләт филармониясендә булачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә филармониядә хәбәр иттеләр.

"Әлфия Авзалова күптәннән авырды. Башта 2 нче Республика клиник хастаханәсендә реанимация бүлегендә ятты, аннары аны 7 нче шәһәр хастаханәсенә күчерделәр", - дип сөйләде филармониянең матбугат сәркатибе Земфира Гыйльметдинова. Соңгы атналарын артистка яхшы палатада үткәргән.

"Гадәттә, без ветераннарны Өлкәннәр көнендә җыябыз. Әлфия апа үзе килә алмагач, еш кына үзебез бара идек. Аның янына һәркемне кертмәсәләр дә, безне кертә иделәр", - ди Земфира Гыйльметдинова.

Кайбер ачыкланмаган мәгълүматлар буенча, Әлфия апа соңгы елларда Альцгеймер авыруыннан интеккән. Кызлары Гүзәл һәм Зөлфия аны чиратлап караган. Әлфия Авзалованың хәле кисәк начараеп киткәнен алар хәбәр иткән. Артистканың төгәл ничәдә үлгәнен филармониядә хәбәр итмәделәр.

Бу минутларда Татар дәүләт филармониясе хезмәткәрләре сәхнә ветеранын соңгы юлга озату мәсьәләләре турында сөйләшү өчен ашыгыч киңәшмәгә җыелган. Якынча мәгълүматларга караганда, Әлфия Авзалова белән хушлашу иртәгә көтелә.

Җырчы Яңа Татар бистәсе зиратында күмеләчәк.

("Татар-информ", Айсылу Хафизова).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: