Алабуга нуры

Әллә яшьләр тама

"Әллә яңгыр ява, әллә яшьләр тама", - дип җырлана мәгълүм җырда. Казан ханлыгы башкаласы басып алынуның 462 еллыгын билгеләп үтәсе 11 октябрь иртәсендә күктәге болытлардан әллә яңгыр ява, әллә инде яшьләр тама иде (соңгы елларда гел шулай).

Табигать тә элгәреләребез рухын яд итеп елый,күрәсең. Табигать-Анабыз, бәлки әле бездәйләрнең (Казанны соңгы сулышларына кадәр яклап, аның азатлыгы өчен шәһит киткән бабаларыбызның каһарманлыгы алдында баш иючеләрнең) аз санда булуларын да күреп елый торгандыр. Зур кыенлыклар белән акча юнәтеп, транспорт мәсьәләсен хәл иткәннән соң да, иртә таңнан мәркәз тарафларына кузгалыр өчен, кайберәүләрнең икеләнүләрен җиңә алмыйча: "Юк, бармыйм ла", - дигән җавапларын ишетеп тә тамчыларын ныграк коя башлый торгандыр. Шулай булмый ни: миндәй хыялыйның төн караңгылыгы белән исәпләшмичә, Илмәт белән Юраш авыллары арасын бер итеп, инде өлкәнрәк яшьтәгеләрнең әле берсенең, әле икенчесенең бикле капкасына килеп орынуын күреп тора бит ул - бу вакытта карт-коры йокларга әзерләнә шул инде. Тыз-быз килеп, машинам белән ферма, амбар тирәләрендә төнге кизүлектә торучылар янына барып чыгуымны да (икенче көнне ял итәләр, дигән уйдан чыгып) искәрмичә калмагандыр. Авыллар өчен тәгаенләнгән машинада барасылар саны дүрттән артмавы билгеле булгач (шоферны да кертеп), ошбу юллар авторының әче таңнан телефонга тотынып, Морт авылындагы танышларына шалтырата башлавын, укытучы халкының шимбә өмәсенә әзерләнүен белгәннән соң, берәр ир затын Хәтер көненә барырга "кодалап" булмасмы, дип гозерләвенң ихласлыгын күреп тә теләктәшлек йөзеннән, кушылып шыбырдыйдыр, мөгаен.

Мин "иярләгән" "тимер арба", иркемә буйсынып, әүвәл Алабуга ягына җилдерә һәм, андагы фидаи җанлы милләтпәрвәрләрне кунакчыл салонына сыйдырганнан соң, кабат М-7 федераль трассасына чыгып, Казан тарафларына юнәлә. Юл уңаенда көтеп торучы икенче машина да аңа иярә.

Казан өстен дә болытлар каплаган. Монда да яңгыр, монда да җил. Яңгыр ничек кинәт сибәли башласа, шулай кинәт туктап та кала. И-их, кая китте икән моннан 10-15 (һәм аннан да элгәрерәк) еллар алданрак пайтәхетнең үзәк - Ирек - мәйданында 3-5 мең гавам катнашында зур митинг уздырганнан соң, төп урамнар буйлап, тәгъбир әйтә-әйтә Кремль территориясенә үтүләр һәм Сөембикә манарасы янәшәсендә тезләнеп шәһит киткән бабаларыбыз рухына намаз укулар. Узган елдан башлап, үзәк мәйданга үтүләр юк инде. Быел әнә Казансуның биек ярындагы милли-мәдәни үзәк бинасының алдын Хәтер көненә җыелучылар өчен ярарлык дип тапканнар һәм аның өчтән бере чамасын тимер киртәләр белән кыршаулап та куйганнар. Полиция вәкилләре, омончылар күплегеннән күзләр камашырлык. Керү-чыгу өчен калдырылган тар аралыкта "металлоискатель" белән тикшерү өстенә, кулларга тоткан плпкатларны да сүттереп укыйлар (бусы инде көч структураларының вәкаләтләрен арттырып җибәрүе булса кирәк). Лозунгларның күбесе татарча язылганлыктан капитан вә майорлар аның эчтәлегенә төшенә алмыйча интекте бугай "мескенкәйләр", һәрхәлдә аларның аңламаулары йөзләренә чыккан ("кире төрә аласыз" диюләренә, "үзегез сүттегез - хәзер инде бөгәрләмичә үзегез төреп бирегез", дияргә туры килде икесенә). Митингның вакыты чикләнгән икән, әйтүләренчә, 11.00 сәгатьтә башланып, 12.30 да тәмамланырга тиеш. Җыелган халык күп түгел - кеше саны 300-400 дән артмас, һәм монда "иң-иң"нәр генә. Тик шагыйрә Нәҗибә Сафина билгеләп үткәнчә, килү мөмкинлеге тапканнарның һәркайсының артында йөз һәм хәтта меңләгән инсани зат тора. "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллинның чыгышы һәм җыенны алып баруы һәркемнең күңеленә хуш килгәндер. (Татар халкының милли каһарманы, җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Фәүзия Бәйрәмованы белмәүчеләр сирәктер. Аны әле күптән әүгел, төрле сылтаулар табып, шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм иттеләр, "эш" моның белән генә тәмамланмый, прокуратура карары судка татар әйдаманын 4 елга төрмәгә ябуны сорап мөрәҗәгать иткән, ә Бәйрәмованы яклаучылар үз чиратында хөкем карарын юкка чыгаруны сорап шикаять юллаган). Аның нотыгы нәкъ Бәйрәмовача - үле җаннарны да сискәндереп уятырлык иде. Язучы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим дә стандарт калыпларга сыймаган фикерләае белән танылу алган. Ялкынлы сүзләре, "Без исән" шигырен югары ораторлык осталыгы белән башкаруы беркемне дә битараф калдырмагандыр.

Болары милләт гамен күбрәк кайгыртучы чаллылар булса, Түбән Кама һәм Алабуга ягыннан килгән фидаилар исеменнән Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе Раиф Галиев чыгышында киләчәкнең яшьләр кулында икәнлеген, аларны татар халкының күркәм традицияләре, гореф-гадәтләре үрнәгендә динебез Ислам буенча тәрбияләргә кирәклеген искәртте.

Уфа татар иҗтимагый үзәге вәкилләренең, мари һәм чуаш кардәшләребезнең (бабаларыбызның Казан ханлыгын Явыз Иван яуларына каршы мари, чуаш, удмурт, башкорт яугирләребелән иңгә-иң торып, саклап орышканнары билгеле) сөйләүләренчә, безгә, Россия Федерациясе Конституциясенә нигезләнеп, "кече" халыкларның телен, мәдәниятен, мәгарифен саклап калу өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып, берләшеп иҗтихад итәргә кирәк. "Шулай булганда гына без юкка чыкмаячакбыз", - диделәр Уфа, Йошкар-Ола, Чабаксар вәкилләре.

Шагыйрь Ркаил Зәйдуллинның Хәтер җыенына килмичә һәм чыгыш ясап, шигырьләрен укымыйча калганы юк, бу юлы да ул гадәтенә тугъры калды. Яшь шагыйрь Рүзал Мөхәммәтшинның да үз шигырьләрен сөйләве күңелләрне сискәндерде. Сәйдәш җыр һәм бию ансамбленең чыгышы сәяси-иҗтимагый атмосфераны төрләндереп, аны мәдәни төсмерләр белән баетты. БТИҮ рәисе Г Нуриәхмәт, элеккерәк елларда озак вакыт юридик эшчәнлек алып баручы буларак, законнарны яхшы белә. Һәм ул халкыбызның алдынгы карашлы ул вә кызларының хәтер көне һәм башка милләт гамен кайгыртып уздырыла тоган чараларның законга каршы килмәвен, татарларның Русиядә сан буенча урыслардан кала икенче урында булуын һәм ил тормышында хакларын хакларга бик тә лаек икәнен ассызыклады.

Хәтер көненә килүчеләр искәрткәнчә, (аерым алганда - мәгариф хезмәткәре Гөлнара Җәләлова) милли мәдәниятебез, мәгарифсез татар халкының киләчәге юк, аны һичшиксез булдыру таләп ителә. Элгәреләребезне искә алып җыелучыларның саны әллә ни ишле булмаса да, башка еллардагыга караганда яшьләрнең күплеге сөендерде. Болай булгач, милләтебез яшәячәк әле. Җыен власть тотучыларга адресланган резолюция кабул итү белән тәмамланды. Аннары, теләгәннәрне аерым төркемнәргә җыелып, Казан Кремлендәге Сөембикә манарасы янына каһарман бабаларыбыз рухына багышлап дога кылырга чакырдылар (быел урамнар буенча бергәләшеп үтүне рөхсәт итмәгәннәр). Казанда алган тәэсирләр күңелләрдә озак сакланыр әле.

Фирдәвес ХУҖИН

Фото vatantat.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: