Алабуга нуры

Максим Шевченко: “Татарстанда татар телен югалтырга ярамый”

Теләсә кайсы күләмдә һәм үзенчәлектәге низагның, озакка сузылган хәрби конфликтмы ул яисә урам сугышымы, чегән җирлекеләрен җимерү яисә телеэкраннардан милләтара яки расаларның капма-каршы көрәше итеп тәкъдим ителә торган мәҗбүриләп тел укытумы - һәрвакыт яшерен икътисади сәбәбе була. Бу турыда Казанда "Многоликая Россия" җурналистларның X Бөтенроссия ачык конкурсы кысаларында узган семинарында,...

- Башта ук үз карашымны искәртеп куям: мин тел, дин, тән төсе яисә тагын нәрсәнең дә булса төрлелеге аркасында гына кешеләр арасында конфликт була алмый дип саныйм. Алар барысы да икътисадка нигезләнә. Теләсә кайсы каршылыкны алыйк. Мәсәлән - "Килеп тулдылар!". Әллә бу конфликт шулай да демпинг бәяләре буенча эш урыннарын сайлаганга, җирле халыкның икътисадый мәнфәгатьләренә карамыйча, эре капитал Урта Азиядән эш көчләрен китергәнгәме? Мәсьәлә бит таҗиклар, үзбәкләр яисә кыргызлар килүдә түгел, ә аларга монда яшәүчеләргә караганда ике тапкыр ким түләргә, алар белән хезмәт килешүләре төземәскә мөмкин булуда. Капитал үзенең бриллиантлы, миллиардер җәннәтендә яшәгәнгә, башка мәдәниятле, башка телле яки башка динле, җыйнап китерелгән 20 мең кешене халык тыгыз утырган шәһәрдә ничек урнаштыру турында кайгыртырга ул бөтенләй дә бурычлы түгел, - дип билгеләп үтте спикер. - Моңа хәтле алар бөтенләй бүтән дөньяда яшәгән, һәм менә аларны Мәскәү яисә Казанга китерәләр. Алар белән психологлар да, хәтта рус телле бригадирлар да эшләми. Кагыйдә буларак, квалификацияле ярдәм алу өчен, аларның медицина иминиятләштерүләре юк: ягъни, әгәр йогышлы авырулар белән авырсалар, табибкә бара алмыйлар. Алар белән бергә криминал килә, алар белән бергә конфликт килә, тик алар гаеплеме соң бу каршылыкта? Шевченко Тула өлкәсендәге "чегәннәр мәсьәләсе"н дә аңлата. Спикер фикеренчә, бу мәсьәләдә бөтенләй бернинди дә милләтләр каршылыгы юк. Конфликтны тикшергәндә, "җир мәсьәләсе калкып чыга - Тула тирәләрендәге яхшы җирләрдә әле совет чорында ук чегәннәр йорт кора башлый, ә контрольсез 90нчы елларда тагын да киңрәк төзи башлыйлар һәм үз кагыйдәләре буенча".

- Чегәннәр начармы яисә җир яхшымы? Конфликтның сәбәбе нәрсәдә? - дип риторик сорау бирә журналист.

Семинарда катнашучы, Хабаровски ягыннан килгән Артем Чернышев күптән түгел генә Россия мәгълүмәт чараларында яңгыраган хәлне мисалга китерә: пауэрлифтинг буенча Дөнья чемпионы Андрей Драчев быел 20 августта Хабаровскида әзербайҗанлы спортчы Анар Аллахверанов белән сугышкан.

- Зур ызгыш чыкты. Өстәвенә, аңа милли төсмер бирә башладылар: янәсе эзербәйҗан диаспорасы үзен тиешенчә тотмаган, Анар спортчыны үтергәнче тукмаган, югыйсә алар бергә-бер сугышкан. Биредә икътисад юк, - ди Чернышев.

- Белмәссең дә, - дип яңадан җавап кайтара Максим Шевченко. - Бәлки, сугышуның үзендә юктыр да, ә менә тирән мәгънә белдерүләрендә - мисалга, әзербайҗаннардан базар хакимлеген тартып алу - бик тә булырга мөмкин.

Соңыннан милли республикалар бәхәскә "ташланды", аларның вәкилләре өчен "тел мәсьәләсе", төбәк конституцияләре белән танылган телләрне өйрәнү һәм укыту мәсьәләсе хәзерге вакытта аеруча мөһимгә әйләнде. ТР Диния нәзарәтенең матбугат үзәге җитәкчесе Резеда Закирова Татарстанда соңгы вакытта татар теленең мәҗбүри өйрәнелергә тиешлеге турында сорау тикшерелүен тыңлаучыларның исенә төшерде:

- Монда инде чыннан да бернинди икътисади мәнфәгать юк. Сезнең фикерегез безнең өчен бик кызыклы булыр иде.

- Мин бу хәлне башкача күрәм дип әйтә алам. "Ачыгавыз"ларны урамда ничек алдыйлар? Менә "ачыгавыз" бара, яхшы киенгән, юаш кына - казанлылар ярчаллылыларның миңа бу турыда сөйләгәне бар. Һәм ул менә бара, шундый бөтенләе белән сөйкемле, аның янына киләләр дә сорыйлар: "Син кем буласың? Нәрсә дип йөрисең монда?". Күреп торасыз, барысы да теоретик сораулардан башлана, ахыры исә акча янчыгын тартып алу һәм сәгате һәм пинжәген салдыру белән тәмамлана. Теория сораулары эре рейдер талауларының башы дип саныйм. Һәрваыт, әгәр теоретик сорауда йомшаклык күрсәтсәң, әгәр урамда шунда ук җавап кайтармасаң. Чынында исә бөтен дөнья бер принципка корылган: ни ала алсаң, шуны тартып ал, - дип башлады Максим Шевченко. - Минем өчен татар теле мәсьәләсе - татар халкының гына мәсьәләсе түгел. Мин рус, һәм минем татар телен генә яклавым түгел, мин татар телен белмим дә, - дип кулларын җәйде спикер. - Мин демократия һәм федерализмны яклыйм. Татар халкы - Россиядә сан ягыннан икенче мәдәни оешкан халык. Ул үз мәдәнияте тарихына гына түгел, үзенең дәүләт тарихына ия. Урда тарихы - татар халкының тарихы, бу олуг көче һәм тарихы булган борынгы бөек дәүләт, фактта аның турында әлегә беркем тарафыннан да беркайчан да язылмаган. Безнең тарих дәреслекләрендә ул монгол татарларының басып керүе буларак теркәлгән, алар килгән, яндырган һәм киткән, аннан соң ни булган - без күз алдына да китермибез. Минем өчен монда нәрсә мөһим: Татарстан - үзен Россия субъеты итеп тоя торган икенче субъект. Татарлар, кайда гына булсалар да, үзләрен нәкъ менә татарлар итеп тоя. Телгә кул сузу - шәхескә, үзаңга кул сузу ул. Кеше, шәхес, кеше факторы - иң мөһиме. Сәясәт түгел, кеше рух йөртүче кыйммәт булып тора. Ә милли үзаң - бу рухның бер өлеше.

Мантыйк чылбырын дәвам итеп, Шевченко татар телен саклап калу мәсьәләсе - шәхес иреге мәсьәләсе булса, милли телләрдә укыту өчен көрәш - бу шул ук вакытта үзен рус халкына керткән һәркемнең хокукы өчен, рус телендә уйлый, фикерли торган шәхес булу хокукы өчен дә көрәш, дип белдерде. Бу федерализмның мөһим мәсьәләсе, дип - ассызыклады спикер.

- Без альтернатива алдында. Безне монархиячә караңгы үкән-киләчәк суырып алачак, анда, табигый, бернинди монархия булмаячак, бернинди Алла бәндәләре булмаячак - оятсыз эре глобал капитал булачак, ул Нью-Йорк һәм Тель-Авивта яшәп, патша яисә аристократлар белән идарә итәчәк, аларны теге яки бу рәвештә торгызачаклар. Һәм бу глобаль бизнес күзлегеннән караганда, бик уңайлы концепт. Демократия һәм федерализм - катлаулы һәм файдасыз нәрсәләр, аларның чыгымнары зур. Күп кешеләр белән - руслар, татарлар, немецлар, яһүдләр белән килешенергә кирәк - һәрберсе белән аерым, җитмәсә әле алар телендә. Нәрсәгә шундый чыгымнар, ник? Барысына да без бөтенебез россиялеләр, телебез безнең бер, дип әйтү җиңелрәк. Капитал тулысынча кеше катлаулыгын бетерү, төрлелекне юкка чыгару юлыннан китте. Дөньяны гадиләштерү - глобаль диктатураның хыялы. Дөньяның катлаулыгы - безнең кешечә азатлыгыбызның бер төре. Бу минем тел мәсьәләсенә минем карашым. Көрәшергә кирәк - яки сездән барын да тартып алалар, - дип йомгаклады Шевченко.

Якын теманы ишетеп, семинарда Коми Республикасы вәкиле Илья Баканов сүз алды. Коми конституциясендә, Татарстандагы кебек үк, коми телен мәктәптә мәҗбүри өйрәнергә дип язылган. Әмма Комида, чыгыш ясаучы әйткәнчә, коми милләтлеләр республика халкының бары тик 20-25 процентын гына тәшкил итә, Татарстанда халыкның күпчелеге - этник татарлар, күпләре татар теленең нигезләрен белү генә түгел, аннан көнкүрештә актив файдалана да.

- Бездә хәзер беренчел тема - мәктәпләрдә коми телен өйрәтү, тик хәл Татарстандагыдан үзгәрәк. Рус телле ата-аналар тарафыннан һәрчак каршы төшүләр кабынгалады: коми телен өйрәнүне ирекле факультатив итеп калдырырга. Владимир Владимирович Путинның күптән түгел генә ясаган белдерүеннән соң, түрәләр куркып калды, чөнки республика Конституциясендә ике дәүләт теле дип әйтелгән. "Коми Республикасының дәүләт телләре турында Закон"да әйтелгәнчә, коми телен мәктәпләрдә өйрәнергә кирәк. Әйе, ике программа буенча: туган тел буларак, һәм дәүләт теле буларак. Нигездә ул дәүләт теле буларак - ягъни өстән-өстән өч ел дәвамында өйрәнелә. Шулай да мәсәьлә яңадан барлыкка килде. Безнең Мәгариф министрлыгы нинди дә булса киләчәккә ярашлы планнар бирә алмый. Максим Шевченко монда да ниндидер яшерен икътисадый сәбәп бар, ди. Дөресен әйткәндә, биредә мин аны күрмим, - дип таныды Баканов.

- Ничек яшерен сәбәп юк? Милли элиталардан халыкның хуплау куәтен тартып алырга, аларны көчсезләндерергә. Милли элиталарның 90нчы елларда алар үсеп чыккан кендек бавын кисәргә, - дип үзенең фикерен кабатлады Максим Шевченко. - Капиталның табигый үзен тотышы: кем активларны тота, шуларны көчсезләндер, аның капиталын тартып алыр өчен, төп ныгытмаларын көчсезләндер!

- Мин, гомумән алганда, бүгенге вәзгыятьтә коми телен мәҗбүри өйрәтүне бетерергә теләүче ата-аналарны аңлый алам. Өстәвенә, хәзер алып барыла торган төрдә. Я, рус телле балага коми теленең сигез яки тугыз килешен өйрәнергә кирәкми (коми-зырян телендә - 16 килеш), ләкин тарихны, ул яши торган мәдәниятне өйрәнү мөһим. Коми телен өйрәнергә теләүчеләр өчен иң әһәмиятлесе - аларга шундый мөмкинлек бирү, - дип белдерде Баканов.

-Сез валентлыкның ни икәнен хәтерлисезме? Юк? Нигә алайса шулкадәр ел мәктәптә химия өйрәндегез? Мин сезгә аңлатам: миләрне үстерер өчен, - дип җавап бирде Шевченко. - Балалар фәннәрнең күп өлешен белү өчен түгел, ми үстерер өчен өйрәнә - белем югары сыйныфларда һәм институтта башлана. Шулндый сорау: Коми теленең сигез килеше баланың аңын үстерпәме? Бу яктан караганда, мантыйк бар. Бу бала сәгатьләр буе Интернетта буталып һәм аңлаешсыз нәрсәләргә карап мантыйгын үстергәнгә карагандакүпкә караганда файдалырак нәрсә.

Ашыгып, төбәкләрдән килгән тагын берничә делегатның "чын милли конфликт" мисалларын тыңлаганнан соң, Максим Шевченко хезмәттәшләренә җәмәгатьчелек карашын формалаштыру белән бәйле теләсә кайсы белгечнең һөнәри әхлагы турында исләренә төшерде. Спикер милләтара каршылык дип аталган очраклар белән эш иткәндә, журналистның төп максаты - каршылык көрәшендә катнашкан икътисади мәнфәгатьләрне аңлау дип белдерде. Икътисади мәнфәгать һәм аның иясен аңлаган очракта, бу конфликтны ничек җайларга кирәге ачык күренә.

"Татар-информ" мәгълүмәт агентлыгы материаллары буенча

"Татар-информ" фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: