Алабуга нуры

Матбугат ветераны Минеһөдә Хафизова үзенең истәлекләре белән уртаклашты

Биш газета алдырсам да, үзебезнең район газетасы мине һаман үзенә ныграк тарта. Инде өлкән яшьтә дә, ихлас канәгатьлек белән иң башта аны кулга алам.

Узган гасырның илленче елларында мин элеккеге Бондюг районының Тойма җидееллык мәктәбе укучысы (кызганыч, аны 1955 елда яптылар, башлангычка гына калдырдылар. Хәзер инде бу мәктәпнең эзе дә юк, ул бөтенләй бетте). Авыл балаларына хас булган күпне белергә теләү, кызыксыну көчле чак. Әтием гаиләбезгә ике генә битле «Стахановчы» район газетасын һәм "Кызыл Татарстан«ны алдыра иде. Соңгысын укырга һәм нәрсәдер фикерләргә бишенче-алтынчы сыйныфта әле минем «теш үтми». Ә менә кечкенәсен, үзебезнекен кызыксынып, яратып карыйм, укыйм. Кайчакта әти белән әнигә дә «менә нәрсә язганнар» дип укып күрсәтәм, чөнки анда Тойма авылы кешеләре турында да мәкаләләр була. Исем китеп, ничек шулай гади генә кәгазьдә минем дәреслекләрдәге кебек матур хәрефләр басыла икән дип гаҗәпләнәм. Бик тә беләсе килеп, җентекләп, һәр хәрефен күздән кичереп укыйм. Шулай китаптагы хәрефләр белән чагыштырам, чөнки китап минем өчен иң серле, иң изге нәрсә булып тоела. Авыл "избач"ындагы китапларны да бик яратып укыйм. Шундый хәрефләр белән эшләнгән "Стахановчы"ның һәр язмасына, һәр сүзенә, хәтта тыныш билгеләренә, бизәлеш-сызыкларына игътибар итәм, авылым кешеләре турында хәбәрләр эзлим. Мин белмәгән нәрсәләр турында күп языла. Ә үземә таныш кешеләр хакындагысын укып горурланам, белмәгәнен әтиләрдән сорыйм. Менә, мәсәлән, ничәнче елдадыр, авылыбыздан бер сыер савучының мактаулы хезмәте өчен Мәскәүгә Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә (ВДНХ) җибәрелүенә ничек сокланмыйсың ди!
Газетада шулай районның бөтен авылларыннан хәбәрләр, фотосурәтләр, хәзергечә әйтсәк, дусларча шаржлар да була иде, шул кечкенә генә газетаны һәрвакыт көтеп ала идем. Үсә төшкән саен "избач«тагы башка газеталарны да күбрәк укыдым һәм аңладым, алар да мине үзенә тартты. Үземнең дә шулай нәрсәдер язасы килде. Бондюг урта мәктәбендә укыганда, сыйныфның стена газетасына мәкаләләр әзерләп чыгаруда катнашканым булды (язуың матур диләр иде). Бу беренче каләм тоту алга таба бик ярап куйды.
Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, гаиләле булганнан соң хәзерге көнгәчә мин Алабугада яшим.
1975 елда миңа бәхет елмайды. «Яңа Кама» газетасына тәрҗемәче кирәк дигән игъланны укуга ук редакциягә килдем. Ул чакта шушы басма Менделеевск төбәгенә дә таралды. Төп эшем — русчадан татарчага тәрҗемә итү белән бергә, миңа үземнең туган төбәгем авылларыннан хәбәрләр әзерләүне дә тапшырдылар. Машинкада басарга һәм башкасына да өйрәндем. Шулай әкренләп газета чыгаруның бөтен этапларын үзләштердем.
Ул чакта «Новая Кама» — «Яңа Кама» газеталарының баш мөхәррире Геннадий Николаевич Митягин, ә татарча басманыкы Нурлыбанат Дәүләт кызы Вәлиева иде. Төрле елларда анда В. Вәлиев, М. Абзянов, С. Шишкин, Р. Ясавеев, Н. Макуха кебек олы шәхесләр хезмәт куйды. Шуларның иҗади ярдәмен тоеп, анда унбер ел эшләдем.
Менделеевск яңадан район үзәге булып аерылып чыккач, "Стахановчы«ның дәвамчысы булган «Октябрь байрагы» газетасы кабаттан дөнья күрде. Мине шуңа мөхәррир итеп билгеләделәр. Анда ун ел хезмәт куйдым. Әлбәттә, бу вазифа тагын да катлаулырак иде. Үзәк газеталарын өйрәнү өчен, 1991 елда мине Мәскәүгә бер айлык курсларга җибәрделәр. Анда зур галимнәрнең чыгышларын тыңладык, нәшриятта кайнаган белгечләрнең эш тәҗрибәсен өйрәндек. Бөтен курсташлар бергәләп «Прогресс» дигән газетаның бер санын чыгардык. Анда минем дә Татарстанда «Шәһри Казан» дигән яңа газетаның чыга башлавы турында зур булмаган язмам дөнья күрде. Иң гаҗәбе шул булды: нинди саллы «Комсомольская правда» газетасының да әле ул чакта бездәге районкалар сыман һаман линотипта басылып версткалануын күреп исебез киткән иде. Ә хәзер үзәк матбугат кына түгел, безнең «Алабуга нуры» һәм "Новая Кама"ның ничек эшләнүенә дә таң калырсың. Эстафета яшьләр кулында. Алар бездән күпкә зиһенлерәк, осталыклары искитмәле, заман технологиясенең бөтен нечкәлекләреннән файдалана беләләр. Биш газета алдырсам да, үзебезнең район газетасы мине һаман үзенә ныграк тарта. Инде өлкән яшьтә дә, ихлас канәгатьлек белән иң башта аны кулга алам. Газетаның дәрәҗәле бүләкләргә лаек булуына шатланам. Катлаулы хезмәтендә бөтен редакция коллективын үткән һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, рәхмәт белдереп, киләчәктә дә уңышлар телим! Афәрин, яшьләр!

Минеһөдә ХАФИЗОВА, матбугат ветераны

1983 елның декабре. Сулдан уңга: Анастасия Маклакова, Зирәк Садыйкова, Минеһөдә Хафизова, Елизавета Морозова, Әнисә Шагина, алгы планда: Роза Мөбарәкшина. / Фото редакция архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: