Матур гаиләнең сере – бер-береңне хөрмәт итүдә, бердәмлектә

Алабуга районының Морт авылыннан Фәния һәм Равил Галеевлар 53 ел бергә тормыш итә.
8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Районыбызда да матур, үрнәк гаиләләр бик күп. Аларга карап, күңелләрдә соклану хисе туа, чын мәхәббәтнең барлыгына инанасың. Әлеге язмабыз Алабуга районының Морт авылында гомер итүче, бер-берсен бер караштан аңлап, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче тату гаилә — Фәния һәм Равил Галеевлар турында. Алар тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып 53 ел бергә гомер кичерә. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен зур тырышлык кирәк. Ә Равил абый белән Фәния апаның икесенә дә хас бу сыйфатлар.
Равил Гариф улы шушы җирлектә туып-үскән егет. Ә Фәния Гайнетдин кызы Мөслим районыныкы. Язмыш җилләре аларны Алабуга педагогия институтында очраштыра. Икесе дә спорт белән шөгыльләнгәннәр, Казанга бергә ярышларга йөргәннәр. Ике арадагы дуслыктан бик тиз кайнар мәхәббәт бөреләнә. Дүрт ел йөргәннән соң яшьләр саф хисләрен саклап, мәхәббәтләренең ныклыгын сынап, олы тормыш юлына аяк баса. Тиздән татлы сөю җимешләре — Рәисә, Салават, Рөстәм дөньяга аваз салалар. Фәния ханым һәм Равил ага үзләре дә хезмәт сөючән, булдыклы кешеләр буларак, балаларын да шәхси үрнәкләрендә тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Рәисә һәм уллары Салават медицина өлкәсендә белем алып, үз һөнәрләре буенча эшли. Ә төпчек уллары — Рөстәм икътисадчы һөнәрен сайлаган.
«Туебыз кечкенә генә йортта үтте. Туганнар бик күп булганлыктан, туйны биш көн бәйрәм иттек. Ә балаларыбыз тугач, тормыш иптәшем алар зур йортта яшәргә тиеш диде, 1973 елда йорт салып чыктык», — дип хатирәләре белән уртаклашты Фәния апа.
Районыбызда Фәния апа белән Равил абыйны белмәгән кеше сирәктер. Алар гомерләрен мөгаллимлек эшенә багышлаган. Равил абый 41 ел буе балаларга белем биргән, физика, математика фәннәрен укыткан, төрле спорт түгәрәкләре алып барган. Ә Фәния апа — биология, экология, география укытучысы, шулай ук 40 ел гомерен белем бирүгә багышлаган. Икесе дә Татарстанның Атказанган мәктәп укытучылары. Алар бергә табигать фәннәре буенча интерактив укыту программасы төзеп, республикада беренче урын яулауга ирешкән. Республика, Россия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдән читтә калмыйча, һәрвакыт югары урыннарга лаек булалар.
«Әлбәттә, балаларны укыту, аларга тәрбия бирү — зур көч таләп итә торган эш. Без һәрдаим бәйгеләрдә катнаштык, призлы урыннар яуладык. Тормыш иптәшем туризм буенча секция дә алып барды, анда йөрүче балалар белән күп ярышларда катнашып, призлы урыннар алдылар. Әле бүгенгедәй истә, шулай республика буенча беренче урынны алып, Кавказ тауларына да барып, яхшы урын алып кайтканнар иде. Ата-аналар белән аңлашып, бик дус яшәдек, балалар да бик акыллы булды, биргән белемнәрне үзләренә сеңдереп барырга тырыштылар. Укучыларыбыз белемле булсын өчен, өйдә дә түгәрәкләр үткәргән чаклар булды. Әйтик, бер бүлмәдә — биология фәне буенча түгәрәк булса, икенчесендә — физика. Тамаклары ачса дип, алдан ук тиз генә тәмле әйберләр пешереп куя торган булдым — коймак, белен, ә аннары бергә чәй эчә идек», — дип искә ала мәктәп елларын Фәния апа.
Бүгенге көндә Фәния һәм Равил Галеевлар лаеклы ялда. Әмма бер дә тик тормыйлар. Ишегалларында нинди генә чәчәкләр үсми. Алар инде күп еллар чәчәк үстерү белән мавыга икән, орлыкларын, үсентеләрен хәтта посылкалар белән башка кешеләргә дә җибәргән вакытлары булган. «Үзебезнең дә, күршеләрнең дә ишегаллары матур булса, дөнья да ямьле була дигән принцип белән яшибез без», — диләр Галеевлар.
«Равилгә баштан ук игътибар иттем. Һәрьяктан уңган, ярдәмчел, һәр нәрсәне җиренә җиткереп эшли белә иде, аны сайлап ялгышмаганмын. Юморист та иде ул, кызык иде аның белән. Икенче курста укыганда велосипедта урманга шомырт чәчәкләре, умырзаялар җыеп кайтырга киттек. Шулай килеп чыкты инде, ул минем борынны тотты да, кемне сөясең дип сорады. Мин шунда «сине булыр инде» дип җавап бирдем. Андый кызыклы хәлләр бик күп булды инде».
Матур гаиләнең сере нидә дигән сорауга, бер-береңне хөрмәт итүдә, аңлап яшәүдә, бердәмлектә, матур традицияләрне балаларга тапшыра белүдә, дип җавап бирә Галеевлар. Әйе, ялгышмаганнар бер-берсен сайлап, гаиләдә алар бер-берсенә таяныч, сөекле ир белән хатын, өч балалары һәм аларның гаиләләренә яраткан әти белән әни, оныкларына һәм оныкчыкларына кадерле әби белән бабай, күршеләренә, туганнарына, якыннарына ярдәмчел, киң күңелле кешеләр. Менә шундый тату гаилә бөтен авылга үрнәк, балалары-оныкларының гына түгел, ә барлык якыннарының горурлыгы булып, 53 ел бергә матур гомер итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 11:34Алабугада 1500 дән артык кеше коронавирустан прививка ясатканВакцинаның II компоненты белән прививканы кичә ясый башладылар.1800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.64800
-
1 март 2021 - 16:00Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр мөселманнар арасында волейбол ярышлары узды Бәйгедә республиканың 5 район командасы катнашты.8700
-
1 март 2021 - 09:00Март аенда һава торышы үзгәрүчән булачак Термометрның терекөмеш баганасы 15 градустан түбәнрәк төшәргә мөмкин.5600
-
1 март 2021 - 11:031 марттан яңа юл билгесе барлыкка килде Россиядә 1 мартта камераларны күрсәтә торган «Фотовидеофиксация» яңа юл билгесе барлыкка килде.5600
-
2 март 2021 - 19:33Татарстанда коронавирустан 5 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 1 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 343 кешегә җиткән.5600
-
2 март 2021 - 16:45Солы печеньесы Кичке чәйгә тәмле һәм тиз әзерләнә торган тәмлүшкә рецепты.5100
-
1 март 2021 - 12:02Казанның 177нче гимназиясе укучылары Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котладылар «Шатлык» балалар хоры төшергән клипны уку йортының Инстаграммында күрергә була.5000
-
1 март 2021 - 15:00Алабугада 1400дән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан Бүген тагын 100 яңа вакцина дозасы кайтты.5000
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.5000
-
3 март 2021 - 16:55Алабуга спортчысы көрәш буенча Татарстан Беренчелегендә призер булды Ярыш нәтиҗәләре буенча 40 кг.га кадәр авырлык категориясендә Фазлыйов Данияр бронза медаль яулады.4900
-
3 март 2021 - 20:39Татарстанда коронавирустан 3 хатын-кыз һәм 1 ир-ат үлгән Пандемия башланганнан бирле 3 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 347 кешегә җиткән.4900
-
1 март 2021 - 12:30Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.4800
-
1 март 2021 - 13:34Татарстанда иртәгә 0 градуска кадәр җылыта Җылыту көндезге сәгатьләрдә сизеләчәк.4700
-
1 март 2021 - 16:00Ркаил Зәйдулла язучы Марат Кәбировның «Киллер» әсәренә бәя бирде Халык шагыйре фикеренчә, «Киллер» әсәре җиңел, әмма аның нигезендә мәңгелек фәлсәфә ята.4700
-
1 март 2021 - 14:15Алабуга урамнарына һәм тыкрыкларына исемнәр бирелде Яңа исемнәр белән Гринландия, Студеный ключ һәм Колосовка микрорайоны урамнары аталды.4300
-
2 март 2021 - 13:10Алабуганың яшь теннисчылары мактау пьедесталында Өстәл теннисы буенча «Ак яшен» ачык турниры Мамадышта үтте.4100
-
3 март 2021 - 13:47Татарстанда ялларга суык һава торышы вәгъдә итәләр Җомгага кадәр җылы булачак.4000
-
2 март 2021 - 07:30Татарстанның авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар Бәйгедә авыл мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары катнаша ала.3900
-
2 март 2021 - 09:35Модель Ирина Шейк үзенең ветеран әбисе белән горурлана Ирина кечкенәдән аның белән бик якын була.3900
-
2 март 2021 - 10:34ТР Экология министрлыгы башлыгы татарстанлыларның сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк Эфир 13.30 сәгатьтә башлана.3900
-
2 март 2021 - 14:30«Түбән Кама» милли паркы үзенең юбилеена видеоконкурс игълан итте Анда теләгән һәркем катнаша ала.3900
-
2 март 2021 - 15:30Алабуганың Боз сарае бәйгедә катнашырга чакыра «Единая Россия» спорткомплексы бассейнда 10 шөгыльләнүгә абонемент бүләк итә.3900
-
2 март 2021 - 08:30Алабугада Май чабу бәйрәменең их яхшы карачкысын сайлаячаклар Май чабу бәйрәме символы матур, позитив һәм кабатланмас булырга тиеш.3700
-
1 март 2021 - 08:00Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала Бушлай кушымтаны Google Play, App Store һәм Windows Store аша күчереп алырга була.3600
-
2 март 2021 - 11:302 март — халыкара шырпы көне Кешенең тормышын утсыз күз алдына китерү дә кыен. Ул салкында җылыта, кайнар ризык әзерләргә булыша, яшәгән җиребезне матуррак һәм уңайлырак итә.3500
-
3 март 2021 - 09:39Татарстан музыка мәктәпләре илкүләм проект кысаларында 106 миллион сумлык уен кораллары алган «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Чаллы курчак театры тулысынча төзекләндерелгән.3500
-
2 март 2021 - 09:22Алабугада исерек килеш руль артына утырган шоферга карата җәза билгеләнде Ир-ат исерек килеш икенче тапкыр тоткарлана.3400
-
2 март 2021 - 13:18Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» катнашында плей-оффка открыткалар чыгуны анонслады Открыткалар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән.3400
-
3 март 2021 - 12:55Татарстанда коронавирус йоктыруның 49 яңа очрагы расланган Алабугада яңа авыручылар теркәлмәгән.3300
-
2 март 2021 - 13:21Татарстанда коронавирус йоктырган 32 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 53 яңа очрагы ачыкланган.3200
-
3 март 2021 - 09:00Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшысы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза Быел компетенцияләр саны артты. Узган ел алар 15 булса, быел – 26.3100
-
3 март 2021 - 16:30Алабугада озак вакытлы карау системасы турында сөйләштеләр Алабуга районы озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектында икенче ел катнаша.3100
-
4 март 2021 - 09:28Быел Алабугада 31 ишегалды төзекләндереләчәк Төзекләндерү эшләре "Безнең ишегалды"республика проекты кысаларында тормышка ашырыла.3000
-
2 март 2021 - 16:10Яз көне россиялеләрне кыскартылган өч эш атнасы көтә Беренче кыска эш атнасы инде тиздән килеп җитә.2900
-
3 март 2021 - 11:00Алабугада эшсезлек дәрәҗәсе 3 процентка кимегән Республика буенча гомумән алганда эшсезлек кимү күзәтелә.2900
-
3 март 2021 - 15:16Шәһәр прокуратурасы Алабуга предприятиеләрендә хезмәт шартларының куркынычсызлыгын тикшерде Бу хакта ТР Прокуратурасы сайтында да хәбәр ителә.2900
-
3 март 2021 - 08:15Алабугалыларны Масленицаны билгеләп үтәргә чакыралар Халык күңел ачулары Ленин мәйданында узачак.2700
-
3 март 2021 - 10:30Алабугалылар үзләренә кирәкле автобус маршрутын онлайн күзәтеп тора алачак Бу аларга автобусны тукталышта басып көтеп торганчы, ул килеп җиткән вакытка гына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.2700
-
4 март 2021 - 10:30ТР Роспотребнадзоры республикага коронавирусның өченче дулкыны килү мөмкинлеген аңлатты Экспертлар вәзгыятьнең тотрыклылыгы үзебезгә бәйле дип исәпли.2700
-
4 март 2021 - 12:08Татарстанда тагын 53 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.2400
-
3 март 2021 - 15:45Бүген Казанда Язучылар берлеге съезды узды Татарстанда соңгы дүрт елда 46 язучы вафат булган.2200
-
3 март 2021 - 16:00«Түбән Кама» милли паркының табигать музее бәйге игълан итә. Конкурс Бөтендөнья кыргый табигать көне уңаеннан оештырыла.2000
-
4 март 2021 - 08:15Быел республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерүгә 8 миллиард сум тоту планлаштырыла ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк дип ышандырды.2000
-
4 март 2021 - 13:51ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавируска каршы прививка ясатканнан соң ял көне кертү тәкъдименә җавап бирделәр Ведомство башлыгы урынбасары әлеге фикерне яхшы дип саный2000
-
4 март 2021 - 11:34Алабугада 1500 дән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан Вакцинаның II компоненты белән прививканы кичә ясый башладылар.1800
-
4 март 2021 - 14:07Табиблар чәчәкләр аша коронавирус йоктыру куркынычын бәяләде Хатын-кызларны 8 Мартта чәчәкләр бәйләме белән сөендерергә курыкмагыз.1300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика