Алабуга нуры

Матурлар гына түгел матур

“Мизгелләр” сериясеннән

Казан каласында яшәп ятучы яхшы гына танышыбыз бурычка акча сорады бит әле. Байтак кына сумма минуты-сәгате белән кирәк икән үзенә. Кассада булганын кырып-себереп алырга да бирергә ният иттем инде. Кешесе кем бит аның! Ничә ел дус булып, аралашып йөреп, киңәше беләнме, материаль яки башка яклап, яхшылыгына күп мәртәбәләр тиенелгән иде. Үз гомерендә сиңа бер йомышы төшкән икән, җаныңны бирергә дә әзер торырсың андый кешегә. Киттем бит саклык кассасына.

– Опять в Москву? – диде ягымлы итеп кассирым.

Соравына гажәпләнмәдем инде. Мәскәүгә очкаладым бит. Поезды белән дә шудырдым. Запастагы акчаңны шушында, саклык кассасына салып торасың да, тагы шул кассир каршына килеп басасың. “В Москву бы мне!” – дисең дә эчкәрәк яшерергә затлы кәгазьләрнең ничәсе эрерәктән, юл расходларына күпмесе ваграктан кирәк буласын әйтәсең. Бу кассир каршына бер генә киленмәгән, күрәсең. Исендә калган бит.

– Да нет, – дидем соравына җавабымда, – очень хороший друг в долг денег попросил.

Кассирым елмайды да документларымны өйрәнү, акча барлау һәм булдыру гамәлләренә кереште. Барысы да техника белән башкарыла – игътибарлы булу мөһим аңа. Аның ягымлы тавышына сихерләнгән мин, сиздерчичә генә йөзенә текәлдем. Тавышына лаек чибәр иде ханымның йөз-бите. “Сылу” дип шундыйларга карата әйтелә торгандыр. Күзәтүләремне сизми дә үзе. Нурлы йөзенә һич тә кимчелек китермәстән, үз эшенә мөкиббән киткән гүзәл затым. Ниһаять, ул башын күтәрде, паспортым эченә яраксызга чыккан кенәгәмне һәм акчалар тыкты һәм, кояш кебек балкып, миңа сузды:

– Желаю удачи вам и вашему должнику! – диде.

Моның яныннан китәсем дә килмәде, әмма минем урынга икенче кеше килеп басты. Соң шулай инде – күз багып, тел чайкап тора торган урын түгел. Ә күңел барыбер күтәренке. Кассир ханымның үз итеп дәшүе, якты йөзе, өч-дүрт бөртек кенә татлы сүзе миңа җитеп беткән, ләбаса.

Урамга чыккач, үземнең мыскал кебек яхшылыкка эреп китүемннән үзем көлә-көлә барганда, кылт итеп, моннан унбиш-егерме еллар элек булган хәл исемә төште. Хезмәтем буенча микән, балалар янынамыдыр, Мәскәүгә барырга җыенган чак. Дөрес, ул вакытта саклык кассасы башка урында иде. Төшке аш вакыты бетәргә күпмедер генә вакыт кала Саклык кассасының ишеге төбенә килеп җиттем һәм, гаҗәпләнеп, туктап калдым. Сәбәп: ишеккә якын гына урында егет белән кызның сөйләшеп торуы. Яратышып, тротуар уртасында бер-берсеннән күзләрен ала алмыйча, гәп коруларына исем китмәде. Шуның өчен дә яшьләр бит алар, күрешүнең кадерен белүләре. Ис-акылымны җибәргән нәрсә кызның бите булды. Аның битен әллә кайлардан күренеп торган кып-кызыл бетчә баскан. Борын очларына кадәр кунган бит, юньсез нәрсә! Ара-тирә үлеклеләре дә күзгә чалына. Егет шул битне сыйпап-сыйпап ала, шаярып кына борынын кысып алып, үзенә таба тарта. Кыз тартына һәм ике бармагын егетнең күзләренә юнәлдерә. Көлешүнең чиге-чамасы юк. Төшке аш вакыты бетеп килгәнлектән, кысып кына ачык тоткан урам ишеген яптым һәм баскыч буйлап касса ишегенә таба күтәрелдем. Аны ачып, эчкә үтсәм, халык “гөжж” килә. Төшке аш вакыты беткән, янәсе, ә касса һаман ачылмый да ачылмый. Биш-ун минут алдан ачылырга тиеш, ләбаса, ә монда вакыт тиешле чигеннән үтеп бара. Берсе шунда әйтеп куйды: “Да ладно вам, уймитесь! Свет что ли клином сошёлся? Девочка наша разговаривает с парнем. Выглядит она хуже некуда, а парнишку зацепила стоящего. Дай-то Бог ей выйти за него замуж!”

Ул да булмады – каты итеп ишек ябылганы ишетелде һәм, очып диярлек, каршыбызга теге бетчәле битле кыз килеп басты.

– Извините меня, пожалуйста! – диде бу, еш-еш сулышын алып. – Не посмела я перебить человека на полуслове. Дослушала его до конца, чувствуя себя как на иголках. Извините меня, прошу вас! – дип, тагын  ялварды кыз һәм башын биленә кадәр түбән иде.

– Не беспокойтесь! – дип, тынычландырырга теләде арадан берсе. – Что же, никогда в очередях что ли мы не стояли!? Болтали вот о том, о сём. Время шло себе незаметно.

– Не говори-ка, – диештеләр. – Успокойтесь, очень надо, чтобы на душе вашей спокойно было и чтоб вы нас быстро-быстро обслуживали.

Үзен гафу иттеләр, дип, аңлады кыз: йөзе бермә-бер яктырды, әллә кайдан нур, матурлык иңгән кебек булды. Бөтен барлыгы белән елмаюы тагы! Мәгънәви киң иде бу елмаю. Аңа чиксез шатлык та, ихлас күңелдән рәхмәт тә, тиңсез мәхәббәтенә куану да сыенган иде. Бетчәгәме соң кешенең мәхәббәт ялкыны белән туган гүзәллегенә тап төшерү. Һич юк!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: