Алабуга нуры

Мәдинә

Мәдинә Закирова "Яңа Юраш" агрофирмасының хисапчылык бүлегендә эшли. Ул биредә эшче һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын исәпләү буенча җаваплы. Аны җитәкчелек тә, коллегалары да үзенә йөкләнгән вазифасын җиренә җиткереп башкарганы өчен хөрмәт итә.

Мәдинә ханым белән сөйләшеп утырганда, ул еракта калган балачагын, кулына олы букча күтәреп, үзенең ишләре белән ничек итеп беренче сыйныфка укырга баруларын сагынып искә алды. Тәүге укытучылары Саимә апа каршылый аларны мәктәп бусагасында. Ул заманнарда балалар күп: башлангыч классларда 28 укучы исәпләнсәләр, соңрак, күрше-тирә авыл мәктәпләреннән дә килеп укучылар кушылгач, "а" һәм "б" параллель сыйныфларында белем алучыларның гомуми саны җитмешкә җитә. Мәдинә мәктәптә "дүртле" һәм "бишле" билгеләренә генә укый. Кулына өлгергәнлек аттестаты алгач, кая барырга микән дип аптырап тормый кыз, дусты Хаҗия һәм тагын биш-алты иптәше белән киңәшләшеп, Түбән Каманың 66 нчы һөнәри училищесына юл тоталар. Бер еллык уку срогын тутыргач, үсеп килүче яшь каланың танылырга өлгергән шин заводына эшкә урнаша алар.
Күңел һаман яңалыкка, үзгәрешкә тарта бит ул, бигрәк тә яшь чагында. Гел конвейер артында, робот кебек бер үк хәрәкәтләрне кабатлап торып, ике ел үтеп тә киткән. Мәдинә янә дусты Хаҗия белән киңәш-табыш кора һәм кызлар Бөгелмәнең хисапчылар әзерләү мәктәбенә керергә ниятлиләр. Ниятләре чынга аша. Мәдинәнең зиһен ачыклыгы монда да бик ярап куя: барлык фәннәрдән укуы һәм имтихан билгеләре фәкать "бишле"ләр генә. Инде туган якка якынрак булырга да вакыт җиткәндер - кызлар хисапчылык буенча эш сорап, Алабуга авыл хуҗалыгы идарәсенә керәләр. Ул чагында әле Алабуга районы биләмәләре саналган "Бондюг" совхозының хисапчылык бүлегендә нәкъ менә хисапчыларның кирәк чагы икән. Нәтиҗәдә, Мәдинә белән Хаҗия совхозның төп усадьбасы - Татар Чаллысында эшли башлыйлар. Тору урыннары белгечләр һәм хезмәткәрләр өчен тәгаенләнгән 16 фатирлы ике катлы йортта, кайбер уңайлыклары да бар. Шулай да тиешле ике елын тутыргач, һәм туган авылы Юрашта бер хисапчы урыны бушаганын белеп, Мәдинә шунда кайта. Өстәвенә, баш хисапчы Гөлнур Галимова да чакырып тора үзен.
Еш кына бер үк мәктәптә, хәтта бер үк сыйныфларда укып йөрсәң дә, бер-береңә әлләни игътибар итмисең бит ул. Мәдинә белән аның булачак ире Нургали дә шулай, кыз 1982 елда авылга әйләнеп кайтканчы, араларында берни дә булмый. Ә менә ул елны ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт хисе кабына. Бу олы хис янә бер елдан егет белән кызның кызыл туена алып килә.
1985 елда Менделеев районы Алабуга районыннан аерылып чыга. Яңа исемдәге территориаль берәмлек барлыкка килгәч, билгеле булганча, аның инфраструктурасында барлык хезмәтләр булдырыла. Ирле-хатынлы Закировлар, туганнары чакыруын истә тотып һәм, әле яңа гына оешкан, янгынга каршы көрәш бүлегендә Мәдинәгә хисапчы, Нургалигә башка урында яхшы эш табылганга күрә, яшәргә Менделеев шәһәренә күченәләр. Беренче балалары - малай - инде авылда чакта ук туган, кызлары Миләүшә бирегә килеп төпләнгәч, дөньяга аваз сала. Тормыш шатлык-куанычлардан гына тормый шул, аның борчу-мәшәкатьләре дә күп, кайчагында авыр сынаулары сагалап тора. Гаиләнең күрке һәм сөенече, үзенең бытылдавы белән ата-ананың җанына шифа иңдерүче малайлары Нәркиз кинәт кенә авырып китә һәм аны ашыгыч рәвештә операция өстәленә салалар. Тик, ни кызганыч, табиблар да кайчак ялгыша: алар хатасы белән, гөнаһсыз сабый үлеп китә. Йокысыз төннәр, хафалы көннәр башлана. Яшәгән фатирда һәр җиһаз, һәр уенчык, гомумән бар нәрсә кечкенә Нәркизне искә төшерә. Инде өченче баласына көмәнле Мәдинә түзеп тора алмый, иренә беркөнне: "И-ии, Нургали, кайтыйксанә яңадан авылга, һичьюгы күрше-тирәдәгесенә булса да ярый", - дип ялвара. Җае да килеп чыга: Ядегәрдәге бер өй бушап, аны күмәк хуҗалык сатып алган һәм хәзер шунда яшәтергә мал табибы эзли икән. Нургали нәкъ шул белгечлеккә ия булганга, Калинин исемендәге колхозның Ядегәрдәге бригадасына кайтып урнашу әлләни катлаулылык тудырмый. 1988 елда була бу хәл.
Балалар тудыру, аларны тәрбияләп үстерү әниләр өстендә, ә әти кеше күбесенчә эшләп гаиләне тәэмин итәргә бурычлы. Йорт эчендә кызлары Миләүшә белән әле күптән түгел генә тәпи киткән Ләйсән чыр-чу киләләр. Бәрәкәт, әниләре тагын авырлы ич, бусы - өченчесе булачак! Мәдинә балаларын багып өйдә утыру өстенә, Нургалие колхоз белән килешү буенча алып кайткан алты бозауны (малларны шәхси хуҗалыкларда көрәйтеп алу ул чагында шактый таралган иде) тәрбия кылырга да вакыт таба. 1989 елда өченче кызлары - Резедә - туа. Ядегәр кечкенә авыл булса да, балалар саны шактый жыела һәм биредә башлангыч мәктәп өчен яңа бина өлгертү белән беррәттән, аның бер ягында балалар бакчасы ачып җибәрәләр. Мәдинәгә өч баласын да шунда тәрбиягә бирергә форсат туа. Яшь хатынның инде кул кушырып өйдә утырасы килми, фермада яшь бозаулар карарга төшә.
Туган туфрак барыбер үзенә тарта торгандыр инде ул. Нургали әфәнде берничә ел дәвамында авылларында йорт өлгертү өчен төзелеш материаллары туплый һәм, ниһаять, 1996 елда яңа өйне салып та керәләр.
Аннан соң инде байтак сулар аккан, кызларының өчесе дә башта мәктәпне, аннары югары уку йортларын тәмамлап, тормышта үз урыннарын тапканнар. Хәзерге вакытта алар өчесе дә кияүдә һәм өчесе тиң намазлыкка баскан. Мәдинә ханымның әйтүенә караганда, кызлары Миләүшә белән Ләйсәннең ирләре дә дин юлында икән.

Ирле-хатынлы Закировларның кызларына бәйле һәм үзем күргән бер эпизодны бу урында шәрехләп үтәсем килә. Ничектер шулай Казанга баргач, әниләре соравы буенча, өч кызны тиң фатирларыннан алып, җиңел машинада утыртып кайтырга туры килде. Юлга кузгалу белән, кызлар кулларына бәйли башланган йон оекбашларын алдылар һәм сәфәр дәвамында диярлек шөгыльләреннән аерылмадылар. Минем гаҗәпләнеп соравыма: "Без заказлар буенча һәрчак шулай эшлибез һәм бу кәсебебез яшәр өчен, стипендия янына иш өстенә куш була", - дип җавап бирделәр. Әле заправкага тукталгач, шунда эшләүче бер хезмәткәр хатын кызларның бу "кыланмышын" күреп: "Эх-х, шундый кызлар киленең булса икән ул", - дип тел шартлатты. Әйе, бу кызларның әти-әниләренә охшап, бик тырыш булулары авылдашларның күбесенә мәгълүм. Нургали белән Мәдинә, кызлары ярларын табып үз ояларын корганчы, күп итеп мал-туар асрап, һәрдаим аларга ярдәм итеп яшәделәр. Балалары да аларның кадерләрен беләләр булыр, чөнки җае чыккан саен, хәл-әхвәл белешергә кайту юлын онытмыйлар.


Мәдинә Нургаян кызы әле күптән түгел генә илле биш яшен тутырды. Аңа барлык хезмәттәшләре һәм авылдашлары исеменнән озын гомер вә ныклы сәламәтлек, ире һәм кызларының гына түгел, оныкларының да кадер-хөрмәтен күреп яшәвен телисе килә.
Фирдәвес ХУҖИН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: