Алабуга нуры

Менә дигән бүләк яса!

"ТАТМЕДИА" АҖ газеталарга язылу кампаниясе #2017елгагазетагаязылуныбүләкит акциясен дәвам итә. Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем әти-әни карамагыннан мәхрүм калган баланы тәрбиягә алучы гаиләгә шундый бүләк ясады инде. Морт авылында яшәүче әлеге гаилә 2017 нче елның беренче яртыеллыгында "Алабуга нуры" газетабызны өйгә алдыра алачак. Чара барышында "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарына туганнарыңны...

"ТАТМЕДИА" АҖ газеталарга язылу кампаниясе #2017елгагазетагаязылуныбүләкит акциясен дәвам итә. Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем әти-әни карамагыннан мәхрүм калган баланы тәрбиягә алучы гаиләгә шундый бүләк ясады инде. Морт авылында яшәүче әлеге гаилә 2017 нче елның беренче яртыеллыгында "Алабуга нуры" газетабызны өйгә алдыра алачак.

Чара барышында "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарына туганнарыңны һәм якыннарыңны газетага яздырып кына калмыйча, хәйрия максатларында, аз керемле гражданнарны, балалар йортында һәм картлар интернат йортында тәрбияләнүчеләрне дә газетага яздырырга мөмкин.

Газеталар сезнең тормыш иптәшегезнең әти-әнисенә, әби һәм бабайларга менә дигән бүләк булачак!
Моның өчен алда безне көтә торган сәбәпләр дә бар:
13 ноябрьдә - Радиация, химик һәм биологик яклау гаскәрләре көне;
19 ноябрьдә - Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне;
21 ноябрьдә - Салым органнары хезмәткәрләре көне;
27 ноябрьдә - Әниләр көне; Хак куючы көне; Диңгез пехотасы көне.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: