Алабуга нуры

Мәхәббәт һәм тугрылык – барыннан да мөһим

8 июльдә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Аны Православ рус чиркәвенә табынган Петр һәм Феврония, Муром могҗизачыларына багышлап үткәрәләр. Россиядә рәсми рәвештә аның быел унынчы тапкыр узуы.

Нурзилә һәм Шәфкать Гайнуллиннар быел гыйнварда бергә яшәүләренең 59 еллыгын билгеләп үттеләр. Алар икесе дә бер Алабуга районының Тойгузино (хәзер Менделеевск районы) дигән авылыннан. һСупруги Шафкат и Нурзиля Гайнуллины в январе этого года отметили 50-летие совместной жизни. Оба они родом из одного села Тойгузино Елабужского района (ныне Менделеевского района). Свадьбу сыграли 15 января 1967 елның 15 гыйнварында туй ясыйлар. Ике ул үстерәләр. Шәфкать Гайнулла улы әйтүенчә, гаилә бәхете яратып өйләнешүдә. Алар бүген дә бер-берсен ярата. Алар өчен гаилә кыйммәтләре: тугърылыклы булу, бер-береңне кадерләп, хөрмәтләп тору. Ярты гасыр бергә яшәгәннән соң, аларның яшьләргә киңәше шул: тормыш шома гына бармый, тыенкы булырга, бер-береңә юл куярга, һәр эштә дә киңәшләшергә, тату торырга кирәк. 22 июльдә Шәфкать абый 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк, аның томыш иптәшенә февральдә 70 яшь тулды.

"Балаларымның әтиле булуын теләдем"

Гүзәл һәм Илфат Әхәтовлар 8 июльдә, Гаилә көнендә, моннан алты ел элек өйләнешкән.

- Загска гариза бирергә килгәч, безгә шушы көнне тәкъдим иттеләр. Аңа кадәр 8 июльнең Петр һәм Феврония көне икәнен белми идек. Без тыйнак кына язылыштык. Минем икенче тапкыр тормышка чыгуым, беренчесеннән улым һәм кызым бар иде. Безне минем иптәш кызым таныштырды. Мин аны беренче күргәндә кызым белән идем, иптәш кызларыма: "Ул минеке!" дидем. Өч ел аралашканнан соң. без өйләнештек. Балаларымның әтиле булуына шатмын. Хәзер безнең балалар дүртәү: олы улыбызга - 18, кечесенә - 2 яшь, кызларыбызга - 14 һәм 5 яшь. Гаиләдә ирем баш, билгеле, әмма барысын да бергә хәл итәбез. Гаиләбезнең иң төп кыйммәте шул дип уйлыйм, - диде Гүзәл.

Экспертлар фикере

Лилия Гарифуллина, гаилә психологы:

- Аерылышуларның сәбәбе нидә? Барысы да бала чактан башлана - кызлар гаиләдә ничек тәрбияләнә дә, малайлар ничек тәрбияләнә, ягъни кыз кеше "кияүгә" чыга, малай хатын ала, димәк, үз өстенә җаваплылык ала. Кагыйдә буларак, гаиләдә киресенчә була. Кыз көчле, кыю булып үсә. Һәм ул кияүдә вакытта, гаиләдә баш булып, ире белән ярыша башлый. Конфликт килеп чыга. Сәбәпләрнең берсе шул. Шулай да була: яшьләр үз дөньясына бирелгән, өйләнешкәч, бер-берсе өчен берни дә эшләми, нәрсәдер көтәләр. Иптәшенә зур өметләр багълау, үз теләкләре канәгатьләндерелмәү дә аерылышуга илтә. Тагын бер сәбәп, балаларның тулы гаиләдә үсмәве. Ана кызын иреннән башка тәрбияләсә, кыз ир кешенең гаиләдәге урынын белми. Шул ук нәрсә малайларга да кагыла: ул көчле һәм батыр булуның ни икәнен аңламый. Бала ата-ананың үзләрен тотышының теләсә кайсы моделен күчереп ала. Гаиләдә ир кеше карар кабул итәргә тиешле, бездә еш кына киресенчә. Балалары хакына бергә яшәүчеләр бар, алар үскәч, аерылышалар. Гаилә краизислары турында да онытырга ярамый. Нигездә, алар 3-5 елдан соң башлана, аннан соң, 7 ел үтүгә, һәм һәр биш ел саен. Беренчесен үткәреп җибәрсәң, калганнары җиңелрәк булачак, тик бер-береңне ярату булганда гына. Ата-ананың һәр ике яктан да тәэсире дә сәбәп булып тора. Аларның үз балаларын чиксез яратуы яшьләр тормышына комачауларга мөмкин. Моннан тыш, ир белән хатын җәмгыятьтә төрле урын алып торса, матди як аркасында да каршылыклар килеп чыга. Күпләр иреген югалтудан курка. Аларга гаиләдә ирек юк кебек тоела, югыйсә бу бик зур хата. Гаиләле булып та, үз гамәлләреңдә ирекле булырга мөмкин. Табигый, нәрсәне дә булса корбан итәбез.

Елена Шәрифуллина, гаиләне планлаштыру кабинеты акушеры:

- Бүгенгә коточкыч күренеш күзәтелә. Баланы тудыру һәм үстерү - әхлакый һәм матди яктан шактый чыгым сорый, һәм ул озакламый бөтенләй геройлык дәрәҗәсендә булыр. Контрацепция кулланып, абортлардан үзеңне саклау кыйммәткә төшә. Абортлар исә хатын-кызлар өчен бушлай. Яшьләрдә шундый фикер туа: "Нишләп әле мин сакланып, я бала табып торыйм? Абортка барып кайтам гына!" Абортны күбрәк 18 яшькә кадәрге кызлар ясата, дип уйлаучылар бар. Һич дөрес түгел! Йөклелекне өзүчеләрнең төп өлешен 25-35 яшьлекләр тәшкил итә, аларның инде тормышка карашлары формалашкан. Абрт ясарга карар итүнең сәбәпләре җитәрлек. Беренчедән, иҗтимагый-көнкүреш шартлары - торак юк, фатирга керәләр, яки ипотека түлиләр. Икенчедән, хезмәт хаклары кечкенә. Өченчедән, карьера. Хатын-кыз эшкә урнаша, аңа яхшы эш тәкъдим итәләр, кинәт - авырга узу. Дүртенчедән, әле иренә бала кирәкми, әле үзенә. Бишенчедән, туганнары каршы: хәерчеләрне арттырмагыз, янәсе. Тагын әллә ниләр уйлап табарга була. Сәбәп исә бер генә - сакланмыйлар. Мисалга, хатын-кыз УЗИ нәтиҗәсе белән килә. Йөклелек вакыты ике атна да биш көн, ди. Аклана башлыйлар: фатир юк, акча юк, ике бала, өченчесен кая? Срамыйбыз (хакыбыз юк), әмма бик тә әйтәсе килә: ике атна элек бу хакта белмәгәнме алар? Нигә сакланмыйлар? Хәзер бит төрле чаралар бар. Хатын-кызның үзенә һәм сәламәтлегенә җавапсыз каравы бу. Һәр аборт хатыннарны дүрт елга картайта, дигән фикер бар. Шул аз гына вакытлы операция бөтен организмга бәрә. Әле бу физик яктан гына, әхлак турында әйтмибез дә инде. Көнбатыштан аермалы буларак, бездә "аборттан соңгы психоз" диагнозы да юк. Психологик фактор зур роль уйный. Хатын-кыз шикләнүчән, ярсучан була башлый, 30 яшьтән соң гәүдә авырлыгы да арта. Һәммәсенә кайчандыр ясалган аборт гаепле. Борынгылар әйткән: "Туганга бай тута кирәк, иргә - сәламәт хатын". Гаилә сәламәтлеге анадан тора. Дөрес, медицина күрсәтүләре буенча аборт дигән төшенчә бар. Әни буласы кешегә куркыныч янаса, яисә туасы бала җитлекмәгән булса. Без бит нормадагы йөклелек турында сөйлибез. Абортларны кисәтү гаилә тәрбиясеннән башлана. Илдә баласыз хатыннар һәм ирләр бик күп. Әти-әни булу бәхете һәркемгә дә бирелми. Үзегезне саклагыз, бала - сезнең олы бәхетегез!

Алабуга дин әһелләре хезмәтеннән мәгълүмәт:

- 12 июньнән 12 июльгә кадәр Православие чиркәвендә Питрау уразасы бара. Бу вакытта тәүбәгә килеп, дога кылалар, ир белән хатын якынлык кылудан саклана. Чиркәүдә никахлашу үткәрелми. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Гаилә коруны ураза тәмамлангач бәйрәм итү яхшы. Йортыңны комда төзергә ярамый, нык торсынга, аңа нигез кирәк. Православ гаиләнең әхлакый фундамент - Алла кушканнарны үтәү, чиркәү уставына тугрылык.66 Петр һәм Феврония көнендә никахлашырга теләүче яшь парлар, моны сентябрьдә башкарса, яхшырак. 19 сентябрь алдыннан килүче якшәмбедә, 1992 елда Муром могҗизачыларының куәтләрен күчерүне искә алу уңаеннан, бәйрәм икенче тапкыр рөхсәт ителә. Гаилә көненең дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелүе искиткеч. Гаиләне яклаучы изгеләрне искә алу бүгенге көндә бик кирәк. Бу көнне павославие динендәгеләргә чиркәүгә килү мөһим. Ялгызлыктан яисә гаилә тормышындагы кыенлыклардан интегүчеләр ярдәм сорап, изгеләргә дога кыла. Бәхетле гаилә кешеләренә гаилә тормышы бүләк иткәне өчен Аллага рәхмәт әйтеп, балалар хакына, аларның киләчәк никахлары бердәнбер һәм уңышлы булсынга дога кылу яхшы. Сезгә нык һәм бәхетле гаилә корырга язсынИ счастливым семьям нужно идти в церковь и благодарить!

Статистика

Алабуга загсы мәгълүмәте буенча, 2017 елның 6 аенда:

- 215 өйләнешү теркәлгән (үткән елның шушы вакыт аралыгында - 216);

- аерылу очраклары - 166 (былтыр - 176);

- балалар туу - 473 (үткән елда - 556);

- 177 аборт (2016 елда тулаем - 334). 5-12 атналык вакытында медикаментлы юл белән 14 һәм 17 яшьләрдәге ике кыз аборт ясаган.

- үлем очрагы - 451 (үткән елның шул вакыт аралыгында - 411).

Иртәгә, 8 июльдә, 9 пар язылышачак. (2016 елда бу көнне 11 пар язмышларын бергә бәйләгән).

Халык әйтсә, хак әйтә

8 июльдә эссе булса - 40 көн коры булыр.

Ир белән хатын бу көнне икесе бергә бер үк эшне башкарса, кайгны белмәсләр.

Яңгыр яуса, бал уңар.

Төньяк җиле иссә - көн азаер, көнчыгыштан булса - яңгырга.

Су сипкәндә, җиргә тиз сеңсә, печән муллыгына.

.

Изге Петр һәм Феврония тарихы

Князь Петр Муромда XII гасырда яшәгән. Ул махау (проказа) белән авырган. Бервакыт ул төшендә үзен Феврония исемле кызның дару үләннәре белән терелткәнен күрә. Петр аны Рязань җирендә эзләп таба. Дәваланганнан соң, үзен коткаручыга өйләнгән. Тату тормышта озак яшиләр. Картайгач, монахлыкка кереп, Алладан бер үк көнне үлүне сорыйлар. Петр һәм Феврония 1228 елның 8 июлендә (иске стиль белән 25 июньдә) вафат була. Гәүдәләрен бергә урнаштырган булсалар да, иртәнгә аларны бергә күрәләр. Петра һәм Февронияне канонизировали в лик святых в 1547 елда изгеләр рәтенә кертәләр. Алар гаилә һәм никахны яклаучылар булып санала башлый.

Афиша

8 июльдә сәгать 13.00дә шәһәр мәдәният сарае каршында бәйрәм чарасы үтәчәк. Программада:

- "Гаилә белән әвәләү" мастер-классы;

- балалар аквагримы;

- арт-остаханә;

- чәчәкле фотозона;

- "Гаиләм - шатлыгым" концерт программасы;

- гаиләләр парады.

Сүз уңаеннан

6 июльдә безнең илдә эшләнгән тулы метражлы "Петр һәм Феврония турында бәян" исемле тулы метражлы мультфильм киң прокатка чыкты. Режиссерлар Юрий Рязанов һәм Юрий Кулаков картинасы 7 ел эшләнгән. Алабугалылар аны шәһәр кинотеатрларында көзен карый алачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: