Алабуга нуры

Милли бәйрәмебез авазы

Мунициапль районның иҗтимагый һәм икътисади тормышына зыян килмәслек итеп, Сабан туен үткәрү көне ТР Президент указы белән билгеләнә. Борынгыдан килгән милли гореф-гадәтләребез дәүләт дәрәҗәсендә саклана дигән сүз.

Тарих битләреннән

Бу борынгы бәйрәмнең мең елдан артык тарихы бар. Сабан туе Идел буе Болгары дәүләтендә уздырылган булган. Элек ул язгы кыр эшләренең башлануы, терлекнең кырга чыгуы сәбәпле бәйрәм ителгән, хәзер исә, язгы сабан эшләре тәмамланганнан соң, июнь аенда бәйрәм ителә. Идел буе Болгары Ислам динен кабул иткәнче (922 елга хәтле) Мәҗүсилек чорында Сабан туеның максаты уңыш рухларын юмалау, яхшы уңыш юрау булса, хәзер ул халыклар дуслыгын ныгыту, күңел ачу максатыннан бәйрәм ителә.

Ничек кенә булмасын, Сабан туе бүләкләрсез булмый. Иң беренчеләрдән булып чәчү батыры һәм иң яхшы сыер савучыны бүләклиләр.

Сыерларын җырлап сава

2016 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы савымчы - бер баш сыердан 6673 килограмм сөт савып алучы "Морт" агрофирмасыннан Фәридә Вәлиева.

Ул - һөнәре буенча укытучы, ләкин белгечлеге буенча эш урыны булмаганлыктан, фермага бозаулар караучы булып урнашкан, аннары инде сыер савучы булган һәм моңа бер дә үкенми. Үз эшен яратканлыгы күренеп тора.

- Берүземә 60 сыер савам, бер сыер 19 литр сөт бирә. Хәзер бит кул белән саумыйбыз, Аллага шөкер, яхшы аппаратларыбыз бар. Үткән елны чиләкләп ташыган булсак, быел сөтне дә чиләкләп ташыйсы юк, ул махсус торбалар аша бара, - ди алдынгы сыер савучы.

Көнгә ике тапкыр шушы эшне башкара ул. Башкалар әле төш күргәндә, ул инде иртәнге 4тә эшкә китә.

- Сәгать өчтә йокыдан торам, эшкә киткәнче, үземнең ике сыерны савасым бар. Сигезенче яртыда иртәнге савымнан кайтам. Кышын төш турында да барабыз фермага, сыерларны һавага чыгарабыз, ә җәен алар көтүдә, урманда "Игенче" лагеренда эшлибез. Икенче савым кичке дүрттә, җиделәрдә өйгә кайтабыз. Йөрү инде автобус белән, - ди Фәридә Вәлиева.

Бер сауганда 60 сыердан меңнән артык литр сөт савып ала ул, беренчелекне алмый, кая барсын. Әле өстәвенә сыерлар белән уртак тел дә таба белә, аларга җырлый.

- Малларны яратырга кирәк. Яратып барам эшемә, коллектив та әйбәт. Малларга азык күп, Аллага шөкер. Рәисебез Хәлил Нуретдин улы Сәбирҗанов бик яхшы, барыбыз да тату эшлибез, - ди ул.

Сыерларның мул сөтле булуларының серен дә ачты безгә:

- Сыер вакытында бозауласа, сөте күп була.

Ялларсыз эшлиләр, бик нык авырганда гына эшкә чыкмыйча кала Фәридә Вәлиева.

- Үз сыерларымның көен, үзем генә беләм, - ди ул елмаеп.

Бик матур яшиләр, тормыш иптәше белән ике ул үстерәләр. Абзар тулы мал, кош-корт асрыйлар. Бакчалары да зур. Өйләрендә чисталык, пөхтәлек, гөлләрнең ниндие генә юк.

- Ял көннәре кунаклар килә, көнем пешеренеп үтә. Пешерү - минем хобби, бигрәк тә камыр ашлары әзерләргә яратам, - дип сөйләде уңган хуҗабикә.

Элекке хисапчы бүген - кыр батыры

Тулкин Моллаев "Якты үзән" җәмгыятендә 2009 елдан бирле эшли.

- Башта миңа кечкенә трактор - МТЗ-80 биргәннәр иде, хәзер инде менә бу яңа, яхшы тракторда эшлим, - ди механизатор тракторына күрсәтеп. - Бик уңайлы. Мин аның белән чәчәм дә, сукалыйм да, силос та салам, эшне сайламый ул.

Тулкин Моллаев тракторын беркемгә дә ышанып тапшырмый икән.

Быел 1258 эталонлы гектар җир сөргән "Якты үзән" җәмгыяте механизаторы Тулкин Моллаев - кыр батыры! Элек ул туган ягы Үзбәкстанда 4 ел хисапчы булып эшләгән. Бүген гадәтләнгән трактор руле урынына, кулында кәгазь, ручка булган, ләкин бу һөнәрен, ир-ат эше түгел дип, калдырып киткән.

- Мин үземне механизатор итеп күрәм, бу чынлап та минем өлкә. Эшемне бик яратам. Бигрәк тә мондый җитәкче булганда. Барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, эшлә генә, - ди ул.

Кыр батыры җитәкчеләре Фиргать Исхак улы Сәләховка рәхмәтле:

- Уңышларым минеке генә түгел, аныкы да, гомумән барыбызныкы. Фиргать Исхак улы нәрсәне ничек эшлисен үтәли күрә. Коллективыбыз да тату.

Кояшлы, матур, яңгырсыз көнне эш сәгатьләре 15 сәгатькә сузыла.

- Яңгыр яуса, безгә ял, шуңа күрә матур көннең һәр минуты кадерле. Иртән торып, кара төнгә кадәр эшлибез. Уңышыбызның сере - әзерлек. Техника ватыла калса, запаста бөтен кирәк-ярак бар. Оештыручанлык та зур роль уйный, эш кайнаган вакытта, беркем читтә калмый. Мин беренчелек өчен тырышмадым, ә көндәлек эшемне намус белән башкардым гына, аны югары бәяләгән һәркемгә рәхмәт, - ди механизатор.

Райондашларыбыздан элегрәк Сабан туеның ничек үткәрелүе, хәзерге үзгәрешләр турында белештек.

Фирдәвес Хуҗин:

- Татар халкының борынгы заманнардан яратып үткәрә торган бәйрәмнәреннән берсе - ул Сабан туе. Аны Болгар патшалыгында, Идел-Урал төбәгендә яшәүче төркиләр язгы кыр эшләре башланыр алдыннан, апрель ае ахырларында зурлап билгеләп үткән. Ошбу чараны еш кына Җыен дип тә атаганнар. Сабан туе турында шактый әтрафлы рәвештә беренчеләрдән булып гарәп илчесе Ибн Фәдлан үз хезмәтләрендә язып калдырган.

Элгәрерәк, авылларда, Сабан туена әзерлекне кышкы айларда ук башлаганнар - озын кичләрдә кызлар, яшь хатыннар утырмага җыелып, чигү чиккән, махсус бүләк өчен бәйләгән һәм теккән. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә егетләр урам буенча әйбер җыярга чыккан. "Энә дә - бүләк, дөя дә - бүләк", дигәндәй, хәзерге замандагы шикелле көрәш батырларын ул чагында әллә ниткән кыйммәтле нәрсәләр белән узындыру булмаган (мисалга: хәзер мәйдан тотучыларга чит ил машинасы ачкычын тапшыру да берни саналмый), баш батыр калучының җилкәсенә тәкә менеп кунаклый да, иңнәренә яшь килен бүләк-һидаясе салына. Шуңа да бик мәмнүн калалар бил алышучылар вә бәйге төрләрендә ярышучылар.

Без кечкенә чакларда, узган гасырның алтмышынчы елларында, хәтерләвемчә, Сабан туен июнь ахырларында атна дәвамында һәр авылда диярлек аерым үткәрәләр иде. Әти-әниләргә яисә абый-апаларга ияреп, күрше Морт һәм Юраш авылларына гына түгел, шактый ерактагы Салавыч, керәшен татар авылы Иске Үтәгәнгә барган чаклар истә калган. Күңел ачып, кунак булып йөрүләр ул заманнарда гадәти күренеш, туган-тумача гына түгел, чит авыл кешесен дәшеп алып табын артында сыйлау милләтебезнең асыл сыйфатларыннан берсе иде.

Кызганыч, җитмешенче елларда Сабан туе бәйрәмнәренә, ул чагында ил белән идарә итүче Компартия, сәяси төсмер биреп, аның эчтәлеген шактый интернациональләштерде. Нәтиҗәдә, олуг җыенның миллилеге сизелерлек кимеде. Сусынны басар өчен өй шартларында ясалган тәмле ипи квасын да (әниемнең үзе генә белгән рецепт буенча телне йотарлык итеп ясаган квасны кружкасын нибары 5 тиеннән сатуы әле дә күз алдымда) сыра һәм хәтта аракы алыштыра башлады. Шул ук җитмешенче елларда хәтта кайбер җәйләрдә Сабан туен гадәтләнгәнчә көндезге сәгатьләрдә түгел, ә эштән соң оештыруны да гамәлгә кертеп маташтылар. Бәхеткә, партия чиновникларының әлеге уйланмаган адымы халыкта яклау тапмады һәм бәйрәмне янә элеккечә үткәрә башладылар.

1985 елллардан башлап М.Горбачевның "коры" закон кертеп, җәмгыятьне айнытырга маташуы уңышсыз тәмамлангач, "хәмер күле" янә Сабан туе түгәрәге янәшәсен каймалаган сәүдә чатырларын басты, тирә-юнь кабымлыкка берсен-берсе уздырырга тырышып, мангалларга утлы күмер соскан шашлык кыздыручыларның тавык, бәрән, чучка итен тәъдим иткән авазларга күмелде. Сабан туен тәмам "сорыландырган" мондый талымсызлык ике дистә еллар чамасы дәвам иткәч, ярый әле юкка чыкты, халкыбыз янә күркәм йола вә гадәтләренә тартылды.

Хәзер милли горурлыгыбыз саналган асыл бәйрәмебез Татарстан һәм Русия чикләренә генә сыймыйча, дистәләрчә башка мәмләкәтләрдә дә үткәрелә, татарның кунакчыллыгын, күңел киңлеген бар җиһанга күрсәтеп, аны халыкара мәйданда да таныта (бу җәһәттән Бөтендөнья татар конгрессының күп көч куюын әйтеп китү урынлы булыр). Форсаттан файдаланып, шәһәр һәм районыбыз халкын 1-2 июль көннәрендә Алабуга каласында һәм салаларда уздырыласы Сабан туе мәйданнарына килергә, уеннарда актив катнашырга һәм рәхәтләнеп ял итәргә чакырам. Көннәр аяз, ил-көн имин булып, иген-тару каерылып уңсын иде, амин!

Раиф Галиев, Аксакаллар Шурасы рәисе:

- Элеккеге Сабан туе белән хәзергесе - җир белән күк арасы. Беренчедән, авыллар олы иде, авыл халкы күп иде. Ай, элек Морт авылы су буйларында ат чабышлары үтә иде, ул көрәшләр! Шул хәтле күңелле иде. Милли рух бар иде, үзебезчә ял итә идек, хәзер анысы юк.

Сафин Вәкил Гаян улы, сугыш ветераны:

- 75 ел элек Сабан туе 10-15 июньдә үткәрелә, чәчү үткәч, кеше ял итә иде. Бәйрәм 5 көнгә сузыла иде. Бүген безнең Илмәт авылында булса, иртәгә Юрашта күңел ачтык, өченче көнгә бүтән якын-тирә авылга бара идек. Безнең өчен Сабан туе һәм Октябрь бәйрәмнәре иң зур бәйрәм булды. Бер кызык вакыйга истә калган. Авылга ел да чабата киеп бер батыр килә иде, шулай бер Сабан туенда ул җиңелде, шуннан соң бүтән күренмәде безнең якларда. Әйтәсе килгән сүзем шул, хәзер Сабан туен авыл халкы өчен уздырмыйлар кебек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: