Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Милли проектлар тормышка аша

4 сентябрьдә Алабугага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова килде һәм мөһим чараларда катнашты.

Алабуганың Үзәк китапханәсендә виртуаль концерт залы ачылды. Ул “Мәдәният” милли проекты ярдәмендә тормышка ашырылды.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова сүзләренә караганда, әлеге зал республикада эшләячәк 5 виртуаль залның берсе булачак.

– Керү баллы 120 иде, без 150 балл җыйдык һәм җиңүчеләрнең беренче категориясенә кердек. Ә откан акчага профессиональ тавыш аппаратурасы алдык. Иң мөһиме – тавышның сыйфаты дип уйлыйбыз. Бүген без онлайн-режим аша килешү төзегән Мәскәү филармониясенә кушылып, берничә музыкаль әсәр тыңлый алачакбыз. Хәзер зур шәһәрләргә бармыйча, Алабугада классик музыка белән хозурлану мөмкинлеге бар, − дип билгеләп үтте ул, һәм виртуаль концертларда яшь алабугалылар да, өлкән буын вәкилләре дә катнаша алачагын ассызыклады.

Сүз уңаеннан, ачылу тантанасына күп кеше җыелган иде. Бөтен килгән кунаклар дирижер Юрий Симонов җитәкчелегендәге Мәскәү филармониясенең академия симфоник оркестры тәкъдим иткән музыкаль әсәр тыңладылар.

Татьяна Ларионова зал ачылу белән котлап:

– Виртуаль концерт залы – мәдәниятне халыкка җиткерүнең яңа төре. Безнең республикада быел гына берьюлы биш концерт залы ачыла, шуларның берсе – Алабугада. Виртуаль зал өчен теләсә кайсы мәдәният учреждениесе мәйданчык булырга мөмкин, ә сезнең шәһәрдә шулкадәр кызыклы учреждениеләр бар, аларның һәрберсе мондый залны үзендә урнаштыруга дәгъва итәрлек. – Виртуаль концертка тыңлаучыларның, төрле буын вәкилләренең күбрәк килүен телим, бу зал чын иҗатның, классик музыканың энҗе бөртеге булсын, монда кергән һәр кешенең күңеле җылынсын.

Әйтергә кирәк, 10 сентябрьдә үк теләгән һәр кеше Борис Березовский  концерты белән онлайн-режимында хозурлана алачак.

Татьяна Ларионова, Алабуга район башкарма комитеты житәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясенең Алабуга районындагы вәкиллегенең координация Советы утырышында да катнашты, анда милли коллектив вәкилләренең мөрәҗәгатьләрен һәм теләкләрен тыңлады. Сүзне Людмила Рыбакова башлап җибәрде:

– Бездә бүген җылы, дустанә очрашу. Монда Алабуга муниципаль районы территориясендә яшәүче мәдәни автономияләр, халык коллективлары жыелган. Безнең территориядә 10 автономия бар. Барыбыз да дус-тату яшибез, уртак чаралар үткәрәбез.

Удмуртларның милли диаспорасы җитәкчесе Наталья Сорокина якташ артистлары белән очрашып үз мәдәниятләрен тәкъдим итәргә мөмкинлек булуына, концерт костюмнары тегәргә булышуларына район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Наталья Сорокина залда утырганнар исеменнән, аларга җыелыр өчен берәр урын, ягъни Халыклар дуслыгы йорты булуын теләр идек дип Татьяна Ларионовага мөрәҗәгать итте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары бу мәсьәләнең бик актуаль булуы белән килеште һәм якын арада аны хәл итеп булачагына өмет белдерде.

– Безнең республикада 175 милләт яши. Төрле милләт кешеләре бергә тату яшәп, шәһәр-районнарны тагын да яхшырак итә. Бу хакта без мондый чаралар вакытында гына искә алабыз, нинди милләт һәм конфессияләргә караганыбызны беркем дә уйламый. Татарстанда лексиконнан толерантлык сүзе китте, ул түземлек дигәнне аңлата, ә без бер-беребезне яратабыз, аңлыйбыз һәм кабул итәбез, дип ассызыклады Татьяна Петровна.

Аннары алар бу елның июлендә “Демография” милли проекты кысаларында ачылган гериатрия бүлмәсенә юл тотты. Аңа хәтле өлкәннәрнең сәламәтлеген тикшерү өчен алынган автомобиль белән таныштылар. Милли проект кысаларында бүлеп бирелә торган яңа автомобиль районның ерактагы торак пунктларыннан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны хастаханәгә китерүне оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу эш “Өлкән буын” Федераль проекты буенча башкарыла.

Безнең районда әлеге проектка кергән 48 сала һәм авыл бар. Өлкән яшьтәгеләрне шәһәр поликлиникасында, Морт хастаханәсендә һәм Костенеево амбулаториясендә тикшерәләр. Без махсус карта, график төзедек. Ел ахырына кадәр бездә 1344 кеше медицина тикшерүе узачак, – дип сөйләде Людмила Рыбакова.

Ә гериатрия бүлмәсендә бу вакытта өлкән яшьтәге пациентны кабул итәләр иде. Татьяна Ларионова кабинетны карап, әлеге авыру, табиб белән аралашты.

– Кан басымы күтәрелә, баш әйләнә, бөерләр борчый. Шәһәрнең аскы өлешендә яшим, анда тикшеренгәннән соң, бирегә җибәрделәр. Мондый кабинет безгә бик кирәк иде. Өлкән яшьтәге кешеләр дә сәламәт булырга тели, ди Наталья Белова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев