Алабуга нуры

Милләт үсештә булсын

Академик Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповның әле быел гына “Сүз” нәшриятында дөнья күргән “Мәгърифәт, дәүләт һәм туган тел” дигән китабын бер тын белән диярлек укып чыктым, һәм, һич арттырмыйча әйтә алам: аннан үзем өчен тормыш-яшәешебездәге бик күп сорауларга җавап таптым.

Русия күләмендә генә түгел, байтак чит мәмләкәтләрнең фәнни даирәләрендә дә киң танылган югары эрудицияле, олпат галим зур тетрәнүләргә дучар ителгән җәмгыятебезнең, иртәгәсе көнгә калдырмыйча, бүген үк хәл ителергә тиешле проблемаларын ачык яктырта, бай белем багажын һәм 60 еллык эш тәҗрибәсен  (аның күп өлеше үзен аямыйча – андыйлар сирәк) киеренке эшкә җигеп, череп таралыр чиккә җиткән вәзгыятьтән чыгу юлларын күрсәтә. Бу олуг хезмәт тәмам битарафлыкка чумып, мәрткә китмәгәннәр өчен  (татары гына түгел, чувашы, марие, урысы һ. б.) өстәл китабы булырлык һәм аннан теләгән һәркем, үзенә кирәк чагында, мәгълүмәт җыя вә тиешле (дөрес) ориентирны билгели ала. Ошбу әсбап “гадиләр” өчен дә, төрле дәрәҗәдәге чиновниклар һәм дәүләт тотучы ирләр өчен дә (әгәр укысалар) файдалы булыр иде. Мәҗмуга татар һәм урыс телләрендә язылган һәм, шунлыктан, киң укучылар аудиториясен колачларга сәләтле. Кызганычка, тиражы гына аз – нибары 200 данә (шулай инде, кәшәкә куарга дистәләгән миллион долларлар табылса да, урындагы “эшем ияләре” еш кына фән һәм мәгърифәткә сукыр тиен дә бирмиләр). Озын сүзнең кыскасы, әйдәгез, бергәләп 15 бүлектән торган китапка кыскача экскурс оештырыйк.

Автор кереш өлештә РФ һәм ТР Конституцияләренең кайбер маддәләрен мисал итеп китерә, һәм бу тикмәгә түгел, чөнки без (китапны укучылар) дәүләт, мәгариф һәм туган телгә кагылышлы язмаларда сүз белән гамәлебез тамырдан аерылуын, адым саен законнарның тупас бозылуын күрәбез.

Икътисад һәм сәясәт бер-берсенә нык бәйләнгән. Әгәр икътисад үсеше, киресенчә регресс кичерә икән, кыргый капитализм шартларындагы сәяси система да берничек демократик була алмый, ул чынлыкта ниндидер 20-25 ел эчендә халык байлыгын үзләштереп (талап) баеган бер өер әрсезләрнең капиталын сакларга тиеш була. Рүзәл ага Рауль Мир-Хәйдәровның хезмәтләренә мөрәҗәгать итеп Русиядәге бер процент супер-байларда ил байлыгының иң күп өлеше туплануын, 90 процент халыкның нибары 12,4 процент белән канәгатьләнергә мәҗбүр ителүен шәрехли. “Мондый хурлыклы күрсәткеч дөньяның башка бер генә илендә дә юк”, – ди ул. Күп еллардан уйлап һәм планга ашырып китерелгән власть вертикале юктан гына оештырылмаган шул ул. Ахыр чиктә,  һәммәсе республикаларны (президент атамасы да шул исәптә), край һәм өлкәләрне бетереп, төбәкләрне эреләндерү, гиперүзәкләштерүгә юнәлдерелгән. Һәм үзәктән торып идарә итәргә җиңел булсын өчен, бер телле халык (русияле) укмаштыру максат итеп куелган бериш кавем тарафыннан. Моны икенче төрле глобальләштерү дип атыйлар бугай, “соры масса” белән идарә итүе күпкә җиңелрәк ич. Бераз читкәрәк киттем, ахры, хөрмәтле академикның сүз сөрешенә әйләнеп кайтыйк әле. Илдә (сәяси ихтыяр булганда) социаль гаделлекне торгызу өчен, тәгаенрәге,  ярлы катлауның яшәү шартларын күпмедер дәрәҗәдә яхшырту максатында байларга прогрессив салым шкаласы кертүне мәгъкуль саный ул һәм бу җәһәттән дөньякүләм танылган галим, академик Р. И. Нигъмәтуллинның фикерләрен бәян итә: “Аена 20 мең сумнан кимрәк табыш аласың икән, синнән налог алынмый. Айлык керемең 20 мең сумнан артыграк булса, 13 процент налог алына. Табышның 100 мең сумнан арткан өлешеннән тагын 13 процент налог түлисең . Керемең 300 мең сумнан артып киткән өлешеннән тагын 13 процент,1 миллионнан арткан өлешеннән тагын 13 процент; 2,5 миллион сумнан арткан өлешеннән тагын 13 процент налог алына, һәм бу схема шул рәвешле дәвам итә”.

Цивиль дәүләтләрдә  нәкъ шулай эшләнә дә икән, һәм шуның нәтиҗәсендә аларда халык өчен күп кенә социаль гарантияләр каралган, байлар белән ярлылар арасындагы аерма да Русиядәге кебек коточарлык түгел.

Русия гомер-гомергә сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы (һәм әлбәттә инде, икътисады) алга киткән, үсештәге ил булмады, ул читләр өчен чимал чыганагы буларак кына хезмәт итте, һәм бу хәл бүген дә дәвам итә. Ә инде нефть һәм газ, урман сатып кына әлләни мантып булмый. Өстәвенә, нефть “энәсе”ндә утырганда, башка дәүләтләр белән конфликтка кереп, көчле санкцияләргә дә эләксәң, киләчәгең аеруча хөртигә әйләнергә мөмкин (чагыштыру өчен: “ЗП” газетасы язуыннан күренгәнчә, РФнең 2013 елда җитештерелгән эчке тулай продукты 2,3 триллион долларлык булса, 2017 елда бу күрсәткеч 1,3 триллион долларга калган; Кытайныкы – 13 триллион).

Русиядә гади халыкка яшәү беркайчан җиңел булмаган, хәзер дә шулай – ипотека кредиты үзе генә дә ни тора! Асылда, аның нигезендә мәкер ята: банктан фәлән миллион сумнар белән исәпләнгән кредит аласың (бигрәк тә яшьләр) һәм 20-25 елга үзеңне кол хәленә куеп, “кабала”га керәсең. Синең кредитны түләп  бетергәнче баш миеңдә: “Ничек ерып чыгарга?” дигән уйдан башка һичбер нинди фикер туа алмый (кая анда милләтеңне һәм туган телне яклап митингларга бару, социаль гаделлекне даулап урамнарга чыгу – хуҗаң шунда ук эштән куачак), чөнки алган кредитның процентлары ифрат зур (алдынгы илләрдә процент ставкасын 1 проценттан артыкка күтәрергә закон рөхсәт итми, диләр), ә хезмәт хаклары, кагыйдә буларак, бик кечкенә. Безнең татар кешесенең  (башка милләтләрнең дә инде) карусызлыгы, толерантлыгы өстенә югарыда әйтелгән сәбәп тә өстәлгәч, күп кавемдәшләребезнең хәле бөтенләй мөшкелләнә, бусы – коллык психологиясенең көчәюенә янә бер сәбәп.

Шулай да, алай ук өметсезлеккә бирелергә ярамый торгандыр, мондый “кара” заманнар гел тормас. Күренекле галимебез язмаларының әүвәлге өлешендә илнең икътисадый һәм халыкның социаль хәленә күзәтү ясаса һәм бәяләмәсен бирсә, аннан соңгы бүлектә җәмгыятьнең алга үсешен бары тик мәгърифәт һәм тәрбияләү ысуллары аша гына чынга ашыру мөмкинлеген дәлилли: “Хәзер илебез икътисадый һәм рухи кризис кичерә. Һәркемгә мәгълүм: хакимият ияләре узган гасырның 90 нчы елларыннан бирле, дәүләтне үзгәртеп корабыз дип, илне шактый нык бөлгенлеккә төшерделәр, халыкның матди хәлен авырайттылар, шуның өстенә, кешеләрнең рухи тормышында да тискәре күренешләр арта, әхлак дәрәҗәсе түбәнәя бара, – дип яза ул тирән борчылып. – Тәрбия – кешелек җәмгыятенең тоткасы. Кеше, туганнан алып, гомеренең азагына кадәр төрле дәрәҗәдә, төрле рәвештә тәрбия ала. Тәрбия төрле халыкларда төрлечәрәк, ягъни үзенчәлеклерәк  гамәлгә ашырыла. Әмма аның төп биллгеләре, нигездә, гомуми: кешеләргә бала чактан, яшь чактан башлап  тиешле аң-белем бирү, төрле һөнәрләр өйрәтү, бөтен кешелек җәмгыятенә хас әхлак сыйфатларын,  коллективта дөрес яшәү кагыйдәләрен сеңдерү һ. б. аларның барысы да югары үсешкә ия булган цивилизацияле халыкларда төп бер максатка ирешүне – җәмгыять әгъзаларын культуралы, әдәпле, камил затлар итеп тәрбияләүне күздә тота. Зур һәм кечкенә коллективларга кергән кешеләрне яхшы тәрбияле, тәртипле итеп тоту – шушы коллективларның, гомумән алганда, дәүләтнең иң әһәмиятле бурычы. Шунсыз җәмгыять уңышлы рәвештә яши һәм алга бара алмый. Бу – аксиома”.

Акыл иясенең төгәл билгеләмәсенә сокланырга гына кала. Тик Русия кебек күпчелеге “бүре законнары” хөкем сөргән илдә мондый теләк-омтылышларның чиреген дә чынга ашырып буладырмы – ай-һай, икеле. Чын зыялылыкка ия галимебез тәрбиягә багышланган теманы дәвам итүне һәм аны массалар аңына җиткерүне үзенең бурычы итеп күрә һәм аны әхлак, хезмәт, эстетик, патриотик, дини, экологик, физик тәрбия төшенчәләрен кулланып, аерым бүлекләрдә укучы хозурына ирештерә.

Рузәл Йосыповның Яңа ел теләкләре рәвешендә (бусы урыс телендә генә) ТР парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгате дә аерым игътибарга лаек. Ул монда, СССР таркалганнан соң, Русиядәге тәрбия вә белем учреждениеләрендәге тәрбия эшенең нык сүлпәнәюе сәбәпле, үсеп килүче яшь буынны югары әхлакый-мораль нормаларында җитлектерелгән шәхесләр итү өчен педагогларның һәм мәгариф органнарының җиң сызганып иҗтиһад итәргә тиешлегенә басым ясый. Моның өчен, укыту программаларына җитди үзгәрешләр кертергә кирәклеген ассызыклый. “Мәгариф өлкәсендәге проблемалар” дигән бүлек белән танышканнан соң, бу өлкәдәге җитешсезлек, хәл итәсе мәсьәләләрнең көннән-көн артуын күреп шаккатасың. Олуг мәгърифәтчебез бу хакта менә ниләр яза: “Нык таралган, соңгы елларда бигрәк тә үрчеп киткән формализм, бюрократизм, кәгазь волокитасы. Бу күренеш, бернинди дә тоткарлыкка очрамыйча, көннән-көн искиткеч күләмнәрдә җәелә бара. Кирәкле конкрет эш эшлисе урында, күпме вакыт, энергия бер дә кирәксез, мәгънәсез статистик мәгълүматлар, план-отчетлар, чиксез күп төрле информацияләр әзерләргә, җыелыш-утырышлар үткәрүгә сарыф ителә. Кирәкмәгән эш белән күпме генә сәламәт яшь белгечләр шөгыльләнеп утырмый?

Соңгы вакытларда төп көчне эшнең сыйфатын яхшыртуга, нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтәсе урында, структур үзгәрешләр кертү, форма яңарту белән мавыгу гадәткә керде. Бу бөтен илгә һәм халык хуҗалыгының барлык өлкәләренә дә хас. Шул исәптән безнең республикага да”, – ди гомеренең күпчелек өлешен югары белем бирүгә, мәгариф өлкәсенә багышлаган белгеч.

Моннан берничә ел элек, югары хакимият әмере белән, Казан дәүләт педагогика университетын әүвәл республика карамагындагы ике югары уку йорты – Татар гуманитар һәм Татарстан-Америка региональ институтлары белән кушып, бер вуз – Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетлары оештыруның да ахыр чиктә соңгысының Казан (Идел буе) федераль университетында “йотылуы” белән тәмамлануын әйтеп сызлана Рүзәл ага. “Россиядә Санкт-Петербург һәм Мәскәү педагогика институтларыннан соң өченче югары педагогика уку йорты буларак төзелгән, 140 еллык тарихлы, күренекле зур педагогика университетының язмышын шулай хәл итү чираттагы гафу ителмәслек зур ялгышларның берсе булды”, – дигән нәтиҗә чыгара ул.

Казан педагогика университетының бетерелүе (автор искәртүенчә, башка дистәләрчә өлкә һәм республикаларда педагогика уку йортларының берсенә дә кагылмаганнар – димәк, бу ниндидер максатларда махсус эшләнгән!) барыннан да бигрәк татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүгә зур зыян китергән икән, чөнки бу белгечлек буенча укый торган студентларның саны берничә мәртәбә кимегән. Хәзер КФУда беренче курска елына элекке 250 студент урынына нибары 50 студент кабул ителә, ди.

“Татарлар өчен хәзерге заманда иң әһәмиятле, иң зур максат ул – үз милләтебезне, халкыбызны, телебез һәм мәдәниятебезне, матур гореф-гадәтләребезне саклап калу. Бу изге максатка ирешә алынырмы, юкмы – кистереп әйтү кыен, чөнки хәзер рус дәүләтенең вәзгыяте шулай дәвам итә барса, милләтләрнең, шул исәптән татарларның да, милләт буларак саклану һәм прогресска бару мөмкинлекләре көннән-көн кими барачак. Әлегә узган гасырның 90нчы елларында, Дәүләт суверенитеты декларациясе, яңа Конституция кабул итеп, суверенитет турында референдум үткәреп ирешкән нәтиҗәләребез юкка чыгып килә. Тиздән, Россия җитәкчелегенең басымына түзә алмыйча, ТР Конституциясен, халык референдумы нәтиҗәләрен бозып, “Татарстан Президенты” статусыннан да баш тартсалар, татарларның дәүләтен тергезү, саклау, үстерү өмете бөтенләй сүнәргә мөмкин. Хәлбуки, парламентның да, Татарстан Президентының да мондый гамәл кылырга, “Президент” исеменнән баш тартырга хакы юк. Бу татар халкына хыянәт итү булачак”, – дигән катгый фикерен белдерә 1990-1995 елларда үзе дә республика парламентының XII чакырылыш Югары Советы депутаты булган Рүзәл Абдуллаҗан улы.

Казан педагогика университетының (элекке пединститут) 140 еллыгы уңаеннан язылган “Мөгаллим мәктәбе” дип исемләнгән бүлек тә игътибарга лаек. “Илебездәге зур һәм бай тарихлы мәгълүм югары уку йорты – Казан педагогика университеты 1876 елда, Санкт-Петербург һәм Мәскәү институтларыннан кала өченче булып, Казан укытучылар институты исеме белән оештырыла. Шул вакыттан бирле ул, шанлы юл узып, бихисап югары квалификацияле белгечләр – педагогик хезмәт осталары, мәгариф җитәкчеләре, галимнәр һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерли торган шөһрәтле уку йортына әверелә. Еллар узу белән аның исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә, асылы, эчтәлеге бертөрле булып – мәгърифәт, фән һәм мәдәният эшенә хезмәт итү булып кала”, – дип яза 1986-2002 елларда пединститутны (1994 елның 18 ноябреннән педуниверситет) җитәкләгән элекке ректор Рүзәл Йосыпов. Чынлыкта, ул педуниверситетка җитәкчелек иткән елларда уку йорты чын мәгънәсендә уңай якка зур үзгәрешләр кичерә: илдә Михаил Горбачев башлаган реформалар фонында (кая карама – җитмәүчелек, ярымҗимереклек) моның өчен, иң ким дигәндә дә, зур оештыру сәләтенә, корыч ихтыяр көченә һәм үҗәтлеккә тиң максатчанлыкка ия булырга кирәктер дип беләм. Рүзәл Абдуллаҗан улында ошбу сыйфатларның барысы тупланган, күрәсең, югыйсә, чагыштырмача кыска вакыт эчендә вуздагы кафедралар саны 30дан 60ка, факультетлар 15тән 30га җитмәс иде. Ректорның аерым кешеләр, тулаем коллектив белән уңышлы эшләвенең янә бер сере, аларны бер тән, бер җан итеп туплый алуында, кемнең кем булуына карамастан, һәр инсани затны бердәй якын күреп (кирәк икән, хәленә кереп, ярдәм кулы сузып) аралашуында дип әйтергә тулы нигез бар, чөнки аны һаман да сагынып торалар, хөрмәт итәләр.

КДПУның 140 еллык шанлы үткәнен күздән кичергән чагында, күп дәреслекләр һәм монографик хезмәтләр авторы болай дип яза: “Югары квалификацияле, эрудицияле, культуралы, әхлаклы укытучы-педагоглар әзерләү һәрвакытта да Казан педуниверситеты җитәкчеләренең һәм бөтен укытучылар коллективының игътибар үзәгендә торды”.

Казан педагогика университеты рейтинг буенча, беренче ун вуз арасында була. Димәк, бу вузда фәнни эш тә тиешле дәрәҗәдә торган. Укытучыларның 60 проценттан күбрәге гыйльми дәрәҗәле һәм исемле була. Университет аспирантурасында 25 белгечлек буенча 200 гә якын кеше укый. Аспирантураның нәтиҗәлелеге якланган диссертацияләр саны белән билгеләнә. КДПУда бу күрсәткеч, аспирантураны тәмамлап бер ел узганнан соң, гадәттә, 80-90 процент тәшкил итә.

Университет өч докторлык советында – гомуми педагогика, физиология һәм тел гыйлеме советларында  (рәисләре – профессорлар Җ. Нигъмәтов, Ф. Ситдыйков, Р. Йосыпов)  гыйльми педагогик кадрларны аттестацияләү белән нәтиҗәле шөгыльләнә. Бу советларда КДПУ, КДУ, КДМУ һәм Татарстан, Россия регионнарындагы башка вузларның галимнәре аттестация уза. 1997-2002 елларда гына да педуниверситет советларында 22 докторлык һәм 160 кандидатлык диссертациясе яклана, һәм аларның барысы да РФның Югары аттестация комиссиясендә раслана, ди Рүзәл Йосыпов. Казан дәүләт педуниверситетын, мөстәкыйль уку йорты буларак, юкка чыгаруны аеруча авыр кичерә академик. “РФның барлык республикаларында һәм өлкәләрендә, барлык зур һәм уртакул шәһәрләрдә, шул исәптән Мәскәүдә дә, әлбәттә, педагогика уку йортлары уңышлы эшләп килә, һәм беркемнең дә башына аларның берсен дә юкка чыгарырга кирәк дигән уй килми.

Казан педуниверситетын бетерү аркасында, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләү эшенә зур зыян килде. Бу белгечлекләр буенча белем алучылар саны берничә тапкыр киметелде һәм укыту сыйфаты түбәнәйде. Соңгы вакытларда югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүнең торышы хакында борчылып сөйләүчеләрнең арта баруы очраклы хәл түгел ”, – ди ул өзгәләнеп. Шулай да аек акылның өстен чыгуына өметен өзмичә, иртәме-соңмы, республиканың тиешле җитәкчеләре, әгәр дә алар татарларның туган телләренә, димәк, бай мәдәниятле татар халкының үзенең дә язмышына битараф булмасалар, педагогик белем бирү проблемасы турында җитдирәк уйланырлар һәм якын арада Казан педуниверситетының шанлы традицияләрен һәм игелекле гамәлләрен торгызу мөмкинлекләрен табарлар дип ышанасы килә, дип өстәп куя.

Китапның “Туган телебез һәм татар мәктәпләре” дигән бүлегендә, Рүзәл Йосыпов узган гасырның илленче еллары ахырында республикадагы татар мәктәпләрендә татарча укыту елдан-ел кимеп барган бер вакытта, партия өлкә комитеты секретаре Камил Фасеев һәм беренче секретарь Семен Игнатьев тырышлыгы белән белем бирү учреждениеләрендә ике ел чамасы татарча укытуның җанланып алуын сөенеп бәян итә. Әмма шовинистлар йоклап ятмый, бу акыллы шәхесләрне милләтчелектә гаепләп, эштән китәргә мәҗбүр итәләр. Милли мәгариф өлкәсендә янә өч дистә чамасы елга сузылган торгынлык чоры башлана. Бары тик 80нче еллар ахырында, ил һәм республика тормышында зур үзгәрешләр барлыкка килгәч кенә, яңа мөмкинлекләргә юл ачыла. Олуг фикер иясе ошбу уңайдан менә ниләр яза: “Бу үзгәрешләр Россиядәге милләтләрнең сәяси-икътисадый үсешенә зур мөмкинлекләр ачты. Татарстан халкы да бу форсаттан файдаланмый кала алмады. ТР парламентының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итүе, бераздан бу суверенитет статусының бөтен халык  референдумында раслануы, республиканың ирекле үсешенә булган хокукларының яңа Конституция тарафыннан беркетелеп куюы, Татарстан халыклары телләре турында закон кабул ителү республика халыкларының икътисади, мәдәни, рухи тормышларында нык алга китүләре өчен юл ачты. Татар теле дә үги хәленнән күчеп, рус теле белән тигез хокуклы телләр сафына басты. Закон нигезендә татар мәктәпләренең саны артты, рус мәктәпләрендә дә күп вакыт белән татар теле укытыла башлады, татарча мәгълүмәт чаралары ишәйде һәм башка төрле уңай яңалыклар гамәлгә ашырыла башлады”.

Кызганыч, алгарыш җилләре озак исмәде, Русиянең Кремль әһелләре  һәм  аларның бериш ялчылары, җае чыгу белән, илдә власть вертикален урнаштыру хәстәренә кереште. Шуңа бәйле рәвештә, урыстан башка милләтләргә милли-мәдәни, иҗтимагый-сәяси, рухи һәм башка ихтыяҗларын канәгатьләндерү катлауланганнан-катлаулана барды. Ошбу уңайдан да тынгы белмәс галимебез дәшми кала алмый: “Татар мәктәпләре, гимназия, лицейлары дип исәпләнгән уку йортларында соңгы елларда русча укытуга күчә баралар. Хәзер хәтта саф татар авылларындагы мәктәпләрдә дә балаларның үзара русча аралашуы гадәти күренешкә әверелеп килә, дип сөйлиләр ышанычлы кешеләр. Шәһәр мәктәпләрендәгесен әйткән дә юк инде. Аларны русча сөйләшүләреннән тыярга ярамый, әлбәттә: русча белергә һәм яхшы итеп белергә кирәк. Тик туган телләрен дә белсеннәр һәм онытмасыннар иде.

Татар мәктәпләренең азаюы һәм булганнарында да русча укытуга күчә бару  ул – татар теленең яшәешенә балта чабу. Моны берничек тә аңлап һәм аклап булмый. Татарстан җитәкчеләренә татар мәктәпләрендә укучылардан чыгарылыш имтиханнарын русча алу тәртибенә риза булырга кирәкми иде. Мәскәү тарафыннан кертелгән бу яңалыкның милли мәгарифне бетерү өчен эшләнгәнлеге һәркемгә аңлашыла булса кирәк. Татарстан Президенты, хөкүмәт, Россия Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатларының көчләрен берләштереп, үзәк властьларның демократиягә каршы килә торган бу карарын үтәүдән баш тартып, татар мәктәпләрендәге чыгарылыш имтиханнарын элеккечә татарча бирүне кире кайтарырга тырышып карарга кирәк...”

“Бераздан соң булырга мөмкин” дип аталган бүлектә татар халкының бүгенге фаҗигале чиккә якынлашкан хәл-әхвәлен төгәл чамалап, аны уңайга үзгәртү өчен, бөтен инсаниятнең (үз милләтебез күздә тотыла) бердәм тырышлык күрсәтергә тиешлегенә басым ясала. Аерым алганда, Рүзәл Йосыпов болай дип яза: “Татарстан халыклары телләре турындагы закон үтәлми һәм татар теленең кулланыш даирәсе күзгә күренеп тарая бара. Бу исә бик хәтәр күренеш: тел, кулланылыштан чыкса, бетүгә дучар була. Бу очракта бөек педагог К. Д. Ушинскийның мондый гыйбрәтле сүзләрен искә төшерү урынлы: “Халыкның теле бетсә, ул үзе дә юкка чыга, халык үзенең теле сакланганда гына яши.”

Рүзәл ага телләрен белмәгән яисә начар белгән татарларда да милли горурлык хисләрен уяту өчен нәрсәләр эшләргә тиешлеген искәртә: “Кешеләр күңелендә милли рух, милли горурлык хисләре һәм үз халкының лаеклы вәкиле булу ихтыяҗы булырга тиеш. Бу исә шушы халыкның, милләтнең асылын тәшкил иткән хасиятләрне, татар халкының күп буыннары аша килеп ирешкән тел, мәдәният, традицияләр, гореф-гадәт, белемнәрне үзләштерү һәм үстерү теләгенә ия булу дигән сүз. Кешеләрдә бу сыйфатлар, миллилекне саклау һәм әһәмиятен арттыру булмаса, административ чаралар һәм законнар ярдәмендә генә уңышка ирешү мөмкин түгел”. Фикерен дәвам итеп: “Халыкта үз милләтеңнең патриоты булу сыйфатын тәрбияләү эшендә республика, шәһәр, район, авыл, предприятие, оешма, уку йорты һ. б. җитәкчеләре үзләре үрнәк күрсәтергә тиеш, шул чакта гына бу эш югары нәтиҗәле булачак. Республиканың төрле дәрәҗәдәге татар җитәкчеләре, татар мәктәбенең ролен күтәрү өчен чаралар күргәндә, татар ата-аналарын, балаларын туган телебездә укыта торган мәктәпләргә бару ихтыяҗына өндәгәндә, үз балаларын да шул мәктәпләрдә укытырга кирәклеген онытып җибәрмәсен иде”, – ди.

Әлеге юлларны укыдым да, кылт итеп хәтеремә 23 апрель кичендә “ТНВ” каналының “Яңалыклар” программасында “Ак Барс” хоккейчыларының 8 еллык тәнәфестән соң Гагарин Кубогын хоккей тарихында өченче мәртәбә яулаулары турында сөйләүләре исемә төште. Хоккейчыларның һәм җанатарларның шатлануына чик-чача юк, һәм бу  – горурлык, әлбәттә. Кайда Данис Зарипов – шунда Гагарин Кубогы (һәрхәлдә, федераль мәгълүмәт чаралары да шаулап чыккан – Данисебез бу кубокка инде 5нче (!) мәртәбә ирешкән!). Афәрин, дияргә кирәк. Тик менә бу нәрсәне аның татар булуыннан һәм һәм бабалары ягыннан нәсел тамырлары Алабуга районы Дөм-Дөм авылына барып тоташуыннан да файдаланып,  үсеп килүче яшь буын татарларда милли патриотизм хисләре тәрбияләү өчен инструмент буларак файдаланырга кирәк. Кирәк, кирәк, һәм тагын күп мәртәбәләр кирәк! Татарстан хоккей командасының җиңүе уңаеннан республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та горурланып: “ЦСКА  – яхшы уйный торган команда, тик безнең “Ак Барс” аларны да җиңде”, – дип, фикерен белдерде. Шул чагында ирексездән башымда:  “И-их, милли мәгарифебез турында да шулай мактанып әйтерлегебез булса икән”, – дигән уй туды, югыйсә, әлегә  киресенчә – республиканың югары җитәкчелеге дә, ТР парламентындагы 100 депутатыбыз вә РФ Дәүләт Думасындагы Татарстаннан сайланган 15 депутатыбыз да авызларына әйтерсең лә су капканнар: татар телен, мәгърифәтен яклап югары мөнбәрдән ник бер сүз әйтсеннәр!  

“Милли рухыбызны югалтмыйк” дигән бүлек тә аерым игътибарга лаек. Китап авторы иң әүвәл РФ Президенты В.В. Путинның: “Конституция тарафыннан гарантияләнгән хокулары, ирекле хокуклары, кешеләргә үзләре өчен чит телләрне мәҗбүри өйрәтү булырга тиеш түгел, шулай ук рус телен укыту дәрәҗәсен һәм вакытын киметергә дә ярамый”, – дип әйткәннәрен мисалга китерә. Һәм шунда ук моның белән килешмәвен белдереп: “Президентның, бәлки, бик четрекле телләр мәсьәләсен җайга салу өчен дип әйтелгән бу сүзләре капшылыклы. Һәм алар РФда яшәүче йөзләгән халык һәм этносларның туган телләрен саклау һәм үстерүгә һич кенә дә ярдәм итмәячәк”, – дип әйтә. В. И. Ленинның милли мәсьәләләргә караган күрсәтмәләрен һәм хезмәтләрен мактап телгә ала. “В. И. Ленин, төрле милләт халыкларының аралашуы һәм дәүләт төзелеше өчен әһәмиятле чарасы буларак рус теленең зур роль уйнавын күрсәтү белән бергә, бу телгә өстенлек статусы бирергә һәм аны көчләп өйрәтергә ярамаганлыгын кисәтеп әйткән, милли мәсьәләләрне, шул исәптән тел мәсьәләсен хәл иткәндә, “бөек рус шовинизмы” күренешләре булуга кискен каршы чыккан. Рус телен мәҗбүри укытуның кирәге юк, бердәм дәүләттәге икътисадый шартлар аны барлык кешеләрнең дә белүенә ихтыяҗ барлыкка китерәчәк” дип, пролетариат юлбашчысының әйткәннәрен мисалга китерә.

“Татарстан Президентына, парламентына һәм Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутатларына тиешле үзәк органнарга татар мәктәпләрендә бердәм дәүләт имтиханнарын (чыгарылыш имтиханнарын), русча бирүне туктатып, элеккечә туган телдә тапшыруга кире кайтуны таләп итеп мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә бу мәсьәләне уңай хәл итеп булмый икән, татар мәктәпләрен саклап калу һәм тагын да арттыру максатында, безнеңчә, мондый чаралар күрү мәгъкуль”, – дип, милли мәгарифнең тупикка килеп терәлгән халәтеннән чыгу юлын күрсәтә академик.

“Нәрсә эшләргә?” дигән сорауны моннан гасыр ярым чамасы элек олуг тфикер иясе М. Чернышевский да әйткән. Ошбу сөаль Русиядә һаман булса ачык кала. Аңа җавапны сәясәтчеләр, җәмәгать вә дәүләт эшлеклеләре, галимнәр һ.б. табарга тырышкан һәм тырыша. Татарның иң мәртәбәле һәм зыялы затларыннан берсе – Рүзәл ага Йосыпов та бу риторик сорауга җавап бирергә алына һәм, миңа калса, аны таба да. Бүгенге катлаулы вәзгыятьтә, республикадагы татар мәктәпләренең күпләп ябылуы һәм урысча укытырга күчкән вә инде күптән урыс телендә белем бирә торган мәктәпләрнең эшчәнлеге фонында, ничек итеп булса да туган телдә укытуны мөмкин күләмнәрдә саклап калуга юнәлдерелгән аның киңәшләре. Күп төрле сәбәпләрне (катлаулылыклар килеп чыгу) һәм аларны чишү юлларын санапчыкканнан соң, олуг галим: “Барлык телләр дә, шул исәптән татар һәм рус телләре дә, төрле милләт, халыкларның бер-берсен күрә алмау һәм ызгышу коралы булмасын, үзара татулык һәм дуслыкны ныгыту чарасы булып хезмәт итсен.Татарлар башка халыкларга, аларның телләренә һәм мәдәниятләренә һәрвакытта да хөрмәт белән карадылар һәм карыйлар, ә рус телен милләтләр аралашу теле буларак теләп өйрәнәләр һәм, гомумән алганда, русларның үзләреннән начар белмиләр. Һәм алар хаклы рәвештә үзләренә, телләренә, культураларына да башка халыклар тарафыннан шундый ук уңай караш булырга тиеш дип саныйлар. Безнең уртак йортыбыз Татарстанда иминлек саклансын өчен, аның барлык кешеләре дә, нинди милләттән булуларына, нинди телдә сөйләшүләренә карамастан, бер-берсен тигез күреп, ихтирам итеп яшәргә тиеш”, –  дигтән татулыкка өнди торган бердәнбер дөрес, һәм гадел нәтиҗә ясый галим.

“Законнар бозылмасын” дигән бүлек алдагы өлешләрдә бәян иткәннәрнең мантыйкый дәвамы буларак, язманың фикри тукымасын тагын да ныгыта һәм үстерә. Игътибар итегез, академик: “Милли мәктәпләрдә БДИне рус телендә бирү ул милли уку йортларын һәлакәткә илтү чарасы. Хәзер татар мәктәпләрендә шуның аркасында русча укытуга күчә баралар. Шушы хәл дәвам итсә, мәдәниятебез үсеше өчен азык биреп торган татар мәктәпләре дә бетәргә мөмкин. Россия буенча чыгарылган 309нчы приказ нигезендә милли мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарын рус телендә бирү – федераль хакимиятнең законсыз һәм ялгыш гамәле. Бу мәсьәләдә дә РФ Конституциясе һәм мәгариф турындагы законыф бозыла”, – дип яза да, моның шулай икәнлеген күрсәтер өчен, РФ Конституциясенең 68нче маддәсен мисалга китерә, анда акка кара белән: “Россиянең барлык халыкларына да туган телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү хокукы гарантияләнә”, – диелгән. Сүз сөрешен Конституциянең 6нчы маддәсендә язылган: “ РФ гражданнары төп гомуми белемне туган телләрендә алу хокукына ия”, – дигән билгеләмә белән дәвам итә. Ахырда: “Аңлашыла булса кирәк: федераль хакимиятнең дә җирле хакимиятнең дә республикабыздагы мәктәпләрдә татар теле укытуга мөнәсәбәтләре уңай һәм кайгыртучан булырга тиеш.Татар мәктәплдәренең уңышлы эшләве һәм татар балаларын туган телләренә нәтиҗәле итеп өйрәтү – татар халкының цивилизацияле милләт булып яшәвенең нигезе”, – дигән нәтиҗә чыгара. Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповның зур хезмәтен (ошбу китап күздә тотыла) ахырына кадәр яктыртмадым әле мин, хөрмәтле укучым. Ялыктырмас өчен, китапта туган тел мәсьәләләренә кагылышлы “Яңача эшләргә туры киләчәк” дигән бүлек барлыгын һәм боларга өстәп “Демократик җәмгыять төзү юлында” дип исемләнгән өлешнең урын алганлыгын әйтү белән чикләнәм (мөмкинлек туса, мәҗҗүганы, һичшиксез, укырга кирәк).

 

Өстәмә: РФ Дәүләт Думасы каравына апрельдә бер төркем карагруһчыл шовинистлар тарафыннан Русиялә яшәүче урыс булмаган милләтләрне бетерү өчен тәгаенләнгән мәгариф турындагы закон проекты кертелгән. Әгәр аны кабул итсәләр, милли телләрне укытуны инде мәктәпләрдә закон буенча факультатив дәрәҗәсенә калдырачаклар. Моңа һич юл куярга ярамый! Ата-аналар, милли үзаңы булган татарлар, ошбу фашистик омтылышка каршы чыгыйк, РФ һәм ТР президентларына мөрәҗәгать итеп имзалар җыйыйк, бердәм булыйк! Бу уңайдан РФ Дәүләт Думасы рәисе В. Володинга протест белдереп, ТР парламенты хат юллады инде.

Фирдәвес ХУҖИН, җәмәгать эшлеклесе

 

 

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: