Алабуга нуры

Милләтнең яшәү символы

1990 елның 23 августында (Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителүгә төгәл бер атна калып барганда) Сөембикә манарасына ай куелуны төрки-татар дөньясының ХХ гасырдагы иң күренкеле вакыйгаларыннан берсе дип әйтсәк, дөреслеккә хилафлык кылмабыз шәт.

Бөтендөнья Татар Лигасы президенты Гали Акыш бу гамәлне юкка гына суверенитет турында Декларация игълан ителү белән янәшә куймагандыр. Чыннан да, республика халкы, бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез өчен, Казанның нәкъ үзәгендә, тарихи гаделлекне торгызып, Сөембикә-ханбикә исемен йөрткән манара очына алтын ай урнаштыру күпләр өчен яңадан туу, яшәү символына әверелде кебек. Югары Совет бинасында 30 август көнне башланып киткән сессиядә депутатларның бердәнбер дөрес карар кабул итүләренә Ирек мәйданына күпмеңләгән халык җыелуы, ә бу халыкка рухи терәк ролен мәгълүм дәрәҗәдә янәшәдә балкучы ай үтәвен дә беркем инкарь итмәс.

Әлеге эштә 1989-1997 елларда Татарстан мәдәният министрының төзелеш-архитектура һәм мәдәни мирас ядкарьләрен төзекләндерү буенча урынбасары Габбас Нурулла улы Мөхәммәтшин башлап йөри, һәм аның ярымяшерен дип әйтерлек ясаткан билгене 23 августта манара башына куйдыртып, моңа ТАССР Министрлар Советы рәисе Мөхәммәт Галләм улы имзалаган Министрлар Советының 317 нче карарын 24 августта алуы ошбу шәхеснең тиңе булмаган тәвәккәл адымга баруын (премьер-министр кул куймаска да мөмкин ич) күрсәтә: "Мөхәммәт Галләмовичның 24 августта салган имзасы барлык ыгы-зыгы чыгу мөмкинлекләренә нокта куйды", - дип искә ала Габбас ага үзе бу турыда. Шулай да Сөембикә манарасына ай куюның рәсми датасы (алтын йөгертелгән ахыргы варианты) булып 1990 елның 26 сентябре санала. Габбас Мөхәммәтшин менә ниләр сөйли:

- 26 сентябрьдә, айны алтынлап, бөтенләйгә беркетү тантанасы булды. Ай өчен киләчәккә бүгенгедән бүләк-әманәт итеп Корьәни Кәрим китабы, манарага ай куюны үтенеп язылган иллеләп хат, бу изге эшне башкаруда тырышып йөргән, ярдәм күрсәткән берничә кешенең исеме һәм шул көннәрдә генә чыга башлаган "Шәһри Казан" гәзитенең беренче саны куеп калдырылды. "Хәерле сәгатьтә" дип язып куйдым мин гарәп хәрефләре белән төргәкнең тышына. Бу теләкне Габдулла хәзрәт дога кылып раслады. Ул көз болытлы, җилле-яңгырлы көннәре белән истә калды. Әмма озак көтелгән кояшлы көннең һаман булмавы сәбәпле, эшне озакка сузарга теләмичә, айны 26 сентябрь көнне урынына беркетергә ниятләдек. Изге ният буш булмас, ди безнең халык. Чыннан да, эш башларга килгәндә, ни гаҗәп, яңгыр туктаган, балкып кояш чыккан, күктә бернинди болыт әсәре дә күренми, йомшак кына җылы җил исә иде.

Манара янында, ай кую хәбәрен ишетеп, 60-70 кеше җыелган. Сәгать 12ләрдә бу, өйлә вакытында эш инде азагына якынлашып килә иде. Җыелган халык, бик кызыксынып күзәтеп торганнан соң, таралыша башлады. Менә шунда бер гаҗәеп, серле вакыйга булып алды. Айны урынына беркеткәч һәм аны чорнавыннан азат итә башлагач, зәңгәр күктә кыйбла ягыннан килгән зур гына ак болыт күренде. Нәкъ безнең өстә кинәт кенә бер-бер артлы чатнатып өч мәртәбә яшен яшьнәде һәм кояшлы яңгыр сибәли башлады.

Манарабызга айны кайтару, беренче карашка, кечкенә генә вакыйга кебек, әмма ул күңелләрдә яңа өмет, шатлык-куанычлар тудырды. Күпләр моңа сөенде. Ләкин бу изге эшне юкка чыгарырга тырышучылар да булмады түгел. Ә без уяу, сизгер булып, саф акыл белән эш итеп, үз кыйблабыздан тайпылмыйча гына алга атласак иде.

Габбас ага Мөхәммәтшинның бу сүзләре манарага ай куелуга 25 ел тулып килгән көннәрдә аеруча актуаль яңгырый. Федераль үзәк басымы астында, ирешелгәннәрнең күбесеннән мәхрүм ителгән бер вакытта, ул безгә, егылып, халык буларак бөтенләй юкка чыкмас өчен (ТР Конституциясенең Русиянеке белән тәңгәлләштерелүе, татар мәктәпләренең чынлыкта хәтта республиканың үзендә бармак белән генә санарлык калып баруы һ.б. һ.б.) үз тирәсенә туплаучы маяк ролен үтәячәк. Һәрхәлдә милләтебез моңа омтылырга һәм барлык рухи егәрен җыеп яңадан тураерга, аягына торып басарга тиеш.

Фирдәвес ХУҖИН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: