Алабуга нуры

Мөһим сорауларга җавап табылды

10 октябрьдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирә торган конкурста җиңгән “Минем гаиләм, минем терәгем” проектын чынга ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы яшьләр һәм инвалид балалар “Игелек планетасы” төбәк иҗтимагый оешмасы Президент грантлары фонды ярдәмендә инвалид балаларның ата аналары һәм законлы вәкилләренең юридик белем дәрәҗәсен күтәрү максаты белән “Үз хокукларыңны бел” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды.

Чара ике сәгатьтән артык дәвам итте. Чараның модераторы Татарстан Республикасының “Игелек планетасы” Роомиды рәисе Таңсылу Хөснуллина иде. Чараны ТР Яшьләр һәм инвалид балалар төбәк оешмасы “Игелек планетасы вәкиле Ирина Демичева оештырды. Анда инвалид балаларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре катнашты. Спикерлар сыйфатында юристлар, социаль хезмәт,  медицина иминияте  вәкилләре бар иде.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге законнарны һәм норматив актларны белмәү инвалид балалар тәрбияли тоорган гаиләләрнең тормышын катлауландыра. Мәгълүмат алу, аннан файдалана белү кешегә даими үзгәреп торган шартларда тиз ориентлашырга, дөрес карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Нәкъ менә шуңа күрә инвалид балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә кагылышлы иң актуаль темаларга докладлар буенча фикер алышынды.

Беренче булып Алабуга шәһәрендә “АК БАРС – Мед” СК ҖЧҖ филиалының иминиятләштерелгәннәр хокукларын яклау буенча баш белгеч Эльвира Краснова чыгыш ясады. Ул чарада булганнарга медицина иминиятенә кагылышлы медицина ярдәм күрсәтү турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында һәм Алабуга шәһәрендә Пенсия Фонды Идарәсе дәүләт учреждениесе башлыгы Елена Глинская Пенсия фондыннан инвалид балалары булган гаиләләргә тиешле түләүләр турында тулы мәгълүмат бирде.

Алабуга муниципаль районы республика матди ярдәм үзәгенең 19нчы бүлеге мөдире Лилия Саркарова гаиләдә инвалид бала тәрбияләнгән очракта нинди коммуналь хезмәтләргә ташламалар барлыгын һәм аларны ничек алу мөмкинлеге турында сөйләде.

РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге 13нче дәүләт учреждениесе баш белгече Вероника Федотова инвалид балалар өчен тернәкләндерүнең техник чаралары (тәэмин итү, куллану сроклары, мөстәкыйль сатып алу өчен түләү) турында аңлатма бирде.

Күп сандагы кешеле чаралар – сәламәтлекләре чикләнгән кешеләре булган  гаиләләр өчен сирәк күренеш. Шунысы мөһим: балаларның ата-аналары шәһәрнең төрле хезмәт белгечләре белән аларны кызыксындырган темаларга сөйләште, шулай ук бер-берсе белән аралаштылар. Төп темалардан тыш, гаиләне кызыксындырган башка сорауларга да җавап бирелде. 20 дән артык кеше бушлай юридик ярдәм ала алды. Чара аны оештырган партнерларга рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды. Мондый эшне киләчәктә дә дәвам итәргә булдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: