Алабуга нуры

Алабуга районы

ҖӘМГЫЯТЬ

Мин дөньяны күңел белән күрәм

Әйләнә-тирә дөньяны күрү – ул нинди зур бәхет! Ләкин арабызда аннан мәхрүм булган кешеләр дә бар.

13 ноябрьдә Халыкара сукырлар көне билгеләп үтелә — күрү сәләтен мәңгегә югалткан һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә карата җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән дөньякүләм дата.
Сукырлыкны кисәтү буенча халыкара агентлыгы мәгълүматларына караганда, дөньяда күз күремендә төрле кимчелекләре булган өч йөз миллионга якын кеше яши, һәм алар барысы да гади кебек тоелган көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә кыенлыклар кичерә. Галимнәр сукыр һәм начар күрүче кешеләр саны артуын, барыннан да элек, төрле гаджетлар һәм яңа төрле техник җиһазлар куллану белән бәйли.
Күрү сәләте начар булган һәм күз буенча инвалидларның проблемалары белән Россия Федерациясендә 1925 елда нигез салынган Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте (ВОС) шөгыльләнә. Ул 200 меңнән артык әгъзаны һәм 75 төбәк оешмасын берләштерә.
Бүгенге көндә дөньяда 39 миллион сукыр һәм күрү сәләте начар булган 124 миллион кеше исәпләнә. Һәр биш секунд саен дөньяда бер олы кеше, һәр минут саен бер бала сукырая.
Якынча ун елдан соң җир йөзендә күрмәүче кешеләр саны 75 миллионга җитәчәк. Бу мәгълүматларны БМОның Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы китерә.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабугадагы җирле оешмасы Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск һәм Мамадыш районнарында яшәүче күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне берләштерә. Бүгенге көндә оешмада 400гә якын күрү буенча I, II, III төркем инвалидлары исәптә тора. Әлеге оешма рәисе — Мөнип Исмәгыйль улы Гасыймов, тырыш, алдынгы карашлы, заман белән бергә атлый торган кеше. Аның көр күңеллелегенә һәм осталыгына көнләшерлек.
Алабуга җирле оешмасы эшенең иң мөһим юнәлешләренең берсе — күрү буенча инвалидларны мәдәнияткә һәм спортка җәлеп итү. Бюро әгъзалары һәм активистлар аларны үзешчән сәнгать түгәрәкләренә һәм спорт чараларына җәлеп итәргә һәм катнаштырырга тырыша. Безнең оешманың төп горурлыгы — үзешчән коллективлар. Предприятие клубында 50дән артык кешене үз эченә алган җиде түгәрәк эшли. Аларның һәрберсендә күрмәүче кешеләр үз сәләтләрен тулысынча күрсәтә ала. Оешманың күп кенә әгъзалары тренажер залына һәм теннис бүлмәсенә йөри. Бюро үтенече буенча Спорт корылмалары җитәкчелеге җирле оешма әгъзаларына ел дәвамында йөзү бассейннарына һәм Боз сараена бушлай йөрү мөмкинлеге бирде.
Күрү бәхетеннән мәхрүм булу — фаҗига, ләкин бу әле тормыш бетте дигән сүз түгел. Әлеге кешеләрнең тормышларына битараф булмыйча, җәмгыять өчен кирәкле, ялгыз булмауларын тойдырып яшәргә ярдәм итү — безнең төп бурычыбыз. Кайда гына булмасын — урамдамы, транспорттамы, җәмәгать урынындамы, без аларга ярдәм итәргә һәм игътибарлы булырга тиешбез.

Тарихтан
Халыкара сукырлар көне 1984 елдан бирле билгеләп үтелә һәм 1745 елның 13 ноябрендә Франциядә дөньяга килгән Валентин Гаюинең туган көненә багышлана. 1784 елда ул үз акчаларына Парижда сукырлар өчен беренче мәктәп оештыра, предприятие ача һәм тыгыз кәгазьдә рельеф белән төшерелгән эре хәрефләрне хәтерләтүче «Унциал» махсус шрифтны уйлап таба. 1829 елга кадәр, 15 яшьлек Луи Брайль үзенең нокталы шрифтын тәкъдим иткәнче, күз күреме буенча инвалидлар Гаюи китаплары буенча белем ала. 1807 елда император Александр I үтенече буенча Россиядә сукырлар өчен беренче институт — интернат тибындагы уку йорты ачыла. Шулай итеп, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Валентин Гаюинең үзе һәм бөек эше истәлегенә аның туган көнен Бөтендөнья сукырлар көне итеп билгеләп үтәргә карар кыла. 
Венера ВАЛЕЕВА, жирле оешма сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев