Алабуга нуры

«Мин күргәннәрне башка берәүгә дә күрергә язмасын»

Үткәннәрне барлар өчен җанда хәтер яши. Бөтен авырлыкны үз иңнәрендә күтәргән өлкәннәр өчен аның кыйммәте аеруча зур. Алабугадан тыл һәм хезмәт ветераны Сәкинә апа Шәяхмәтова белән репрессия, авыр сугыш еллары хатирәләрен барлыйбыз. Ул хәтеренә уелган көннәрне әле дә онытмаган. Хәер, онытырлыкмени соң алар...

Менә мин Сәкинә апа Шәяхмәтова йортына таба атлыйм. Мине: «Әйдә, балам, түргә уз», — дип, ачык йөзле Сәкинә апа каршылый. Тавышы теләсә кемне тынычландырырлык салмак һәм нәфис. Минем көне буе эшләп арыганнарым шунда ук юкка чыга. Йомшак кәнәфиләргә утыргач, безнең әңгәмәбез әкрен генә дәвам итә. Бер сәгать сөйләшүебез эчендә, барлык сөйләгәннәрне күз алдына китереп, кеше ничек үз иңендә шундый зур авырлыкларны күтәрә ала икән дип утырдым. 

Сәкинә апаның әти-әнисе Алабуга районының Морт авылыннан булган. Авылда үз җирләре булып, хуҗалык алып барганнар. Аякларында — чабата, йорт-җирләре дә башкаларныкыннан артык аерылып тормаган. Ләкин киләчәктә адәм баласын ни көтәсен берәүдә белми шул...
Тарихыбызда җан өшетерлек вакыйгалар булып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. 1929-1930 елларны Сәкинә апаның гаиләсен дә «кулак» дигән кара тамга тагып, мал-мөлкәтләрен тартып алып, өйләреннән генә түгел, авылдан ук куып чыгаралар. Вагоннарга төяп, шундый ук язмышка дучар ителгән меңләгән гаиләләр белән, аларны Магнитогорск якларына озаталар. 

— Мин 1932 елда Магниторскида туганмын да инде. Үсә төшкәч, әти-әниемнең бу җан өшеткеч вакыйгалар турында сөйләгәнен яхшы хәтерлим. Аларга җыенырга өч сәгать вакыт биргәннәр. Шыплап тулган поездлар, ашарга юк, кеше сәгате-минуты белән кырыла... Ә үлгән кешеләрне вагон ишеген ачып, ташлап калдыралар. Магнитогорскига килеп җиткәч, аларга бер барак бирәләр. Аның ни идәне, ни түшәме булмый. Әти урман кискән, әни нәрсә кушсалар, шуны эшләгән. Мине балалар бакчасына урнаштырганнар, биредә өйгә кайтмыйча бер ай яшәп тору мөмкинлеге бирелгән. Шунысын хәтерлим: әни тәрәзә янына килеп, минем хәлләремне белә иде.

Алар менә шундый куркыныч шартларда яшәргә мәҗбүр булалар. Күпме генә авырлыклар күрсә дә, сынмый-сыгылмый яши адәм баласы. 1936 елны Сәкинә апаның әтисе яхшы эшләгәне өчен, стаханчы исеме ала. Шуның өчен аңа үз ягына кайтып китәргә рөхсәт итәләр. «Гариф абый кайтып кит, без сине эзләтмәбез», диләр. Шуннан соң гаилә Удмуртиянең Можга шәһәренә кайта, ә аннары Кокшанга күченә.

Халык хәтерендә мәңгегә уелып кала торган вакыйгалар бар, Бөек Ватан сугышы нәкъ менә шундыйлардан. Сәкинә апаның әтисен сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Шуннан башлана инде тагын авыр көннәр. Ачлык-ялангачлык, кимсетелүләр, урман кисү, урак уру... Күңелле уеннар уйнап, тырышып уку белән мавыгасы урында, Сәкинә апа башкалар белән көнне төнгә ялгап эшли.

— Әти сугышка киткәндә мин икенче сыйныфка күчкән идем. Үзебез генә Кокшанда калгач, Морттагы бабай безне үз ягына алып кайтып китте. Без кеше өстендә яшәргә мәҗбүр булдык. Әни белән бабай кешегә ялланып эшләделәр — утын әзерләделәр, тамак туйдырырга кирәк бит. Бабай үзе бик күп маллар асрады, шуның өчен миңа да аларны ашатыр өчен печән ташырга туры килде. Җәй көне әнием урак урырга йөрде, шуның өчен аңа ашлык бирделәр. Көек дигән авылдан ашлык төяп алып кайта иде, мин этеп кайтам. Өйгә кайткач ул аякларның сызлавына түзеп булмый. Шулай итеп, балачак бик авыр вакытка туры килде. Өченче сыйныфка күчәргә тиеш идем, күчермәделәр. Яңадан икенче сыйныфка кердем, «кулак» кызы янәсе. Менә шундый нахакка кимсетүләргә түзәргә туры килде. Гаепсезгә тагылган бу кара исемне һәрдаим ишетеп яшәүнең авырлыгын сүз белән генә әйтеп бетереп булмый! Алабута, кычыткан, черек бәрәңге ашап үстек. Өскә кияргә рәтле кием булмады, аякта — чабата. Әле анысы да 25 тәңкә иде, Лекареводан барып алганымны хәтерлим. Ачлык, юклык, җитмәүчәнлек — әйтерсең тормыш шушы өч әйбергә барып тоташа иде.

Әтисе Гариф абый сугыштан исән-имин кайта. Кайтып озак та тормый, эш эзләп чыгып китә. Алабугада төрле җирләрдә эшләргә туры килә аңа, соңыннан фотога төшерүче булып лаеклы ялга чыкканчы хезмәт итә. Сәкинә апа җиде сыйныфны тәмамлап, педагогия көллиятенә укырга керә. Әмма беренче курсны уңышлы тәмамлап, икенче курска күчәргә килгәч, аны тагын «кулак» кызы дип, укудан мәхрүм итәләр. Фамилиясен алыштырудан кала башка чамасы калмый аның. Шулай итеп, Миңнеголовадан Гариповага әйләнә.

Укып чыккач, элек бит башка җирләргә җибәрә торган булганнар. Шулай итеп, Үзбәкстанга китәргә тиеш була ул. Әмма башка мөмкинлек килеп туа — Мамадышның үзенә китапханәче булып урнаша.
— Шунда беренче ирем белән таныштым. Таныштым дип инде, иптәш кызым белән кино карарга барган идек. Ул яныма килеп утырып, үзе белән таныштырды. Хәмит исемле иде ул. Ике көн шулай аралашып йөрдек тә, урлады ул мине. Язмышыма шулай язылган булгандыр инде, күндем. Мин аның өченче хатыны булып чыктым. Әмма гаилә тормышым барып чыкмады, Хәмит белән өч ел торганнан соң аерылыштык.
1959 елны Сәкинә апа югары уку йортына керү хыялын тормышка ашыра. Анда да төрле сәбәпләр белән кимсетәләр аны. Эзләгән кешегә сәбәп табыла, аны институттан да чыгаралар. Ничек кенә кимсетсәләр дә, ул югалып калмый, китапханә эше буенча укырга керә.

Аннары язмыш аны булачак тормыш иптәше белән очраштыра. Ире белән бик яратышып, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр алар. Раиф Гыйльмулла улы башта Алабуга сәнгать һәм агарту училищесында, аннары инде институтта белем бирә, ә Сәкинә апа лаеклы ялга чыкканчы урта һөнәри-техник училищеда (хәзерге Алабуга политехника көллияте. — Авт. иск.) укыта һәм шунда ук китапханәче вазифасында эшли. Өч мәхәббәт җимешләре — Азат, Наилә һәм Лилиягә тормыш бүләк итәләр. Тик менә көтмәгәндә-уйламаганда алар өенә кайгы килә: ире гөрләтеп яшәр чагында йөрәк өянәгеннән 44 яшендә бакыйлыкка күчә. Ул вакытта Сәкинә апаның хәлен, нинди хисләр кичергәнен үз башыннан үткән кеше генә аңлар.

— Матур гына тормыш көткәндә, газиз иремне югалттым. Авыр булды, сүз дә юк. Түздем, иң мөһиме — балаларны аякка бастырырга, белем бирергә кирәк иде. Шуңа күрә бөтен җан җылымны аларга бирдем. Улымның гына гомере әтисенеке кебек кыска булды, 44 яшендә аның да йөрәге тибүдән туктады. Бала хәсрәте бирмәсен беркемгә дә, аннан да авыры юк, — дип күз яшьләре белән искә алды Сәкинә апа.

Бала хәсрәтен дошманыңа да күрсәтмәсен, ди безнең халык. Йөрәк парәләрен югалтканнар күңеленнән күз яшьләре белән бергә саркып чыккандыр бу гыйбарә.
Тормыш шулай үз җаена дәвам итә. Нинди генә авырлыклар, сынаулар аша үтәргә, язмыш куйган бөтен киртәләрне җиңеп чыгарга кирәк була аңа. Әмма үзендә шушы кайгыларны күтәрерлек көч таба ул, сынмый, сыгылмый. Балаларының матур киләчәгенә ышана әни кеше.

Шулай бервакыт Сәкинә апа очраклы гына рәвештә Фәйзрахман исемле ир белән таныша. Алар бергә спектакльгә әзерләнәләр, шуннан танышып китәләр...
— Фәйзрахманым белән дә бик рәхәт тордык. Гомеренең соңгы минутында да мине үзе янына чакырып китерде дә, нык итеп өч тапкыр кочаклады һәм мәңгелеккә күзләрен йомды. Күрәсең, минем белән шулай саубуллашуы булгандыр.

Менә шундый истәлекләр ята Сәкинә апа йөрәгендә. Шуңа күрәдер дә ул әңгәмә барышында һәрдаим «Мин күргәннәрне башка берәүгә дә күрергә язмасын», — дип кабатлады. Авыр елларның истәлеге булып, Сәкинә апаның түшендәге медальләр балкый, ул — фидакарь һәм намуслы эш нәтиҗәсе. Ул аларның һәрберсен кадерле истәлек итеп саклый. Әнә шулай үткәннәрен барлап, бүгенге тормышка сөенеп, шөкрана кылып яши ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: