Алабуга нуры

Мәктәп буллингы: баланы җәберләүдән саклап буламы?

Буллинг — хәзерге заман кешесе тормышында шактый яңа төшенчә. Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә ул «җәберләү» дигәнне аңлата.

Мәктәп буллингы нәрсәсе белән куркыныч һәм үз балаңны җәберләүдән ничек якларга икәнен без «Шанс» психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәге" муниципаль бюджет учреждениесенең педагог-психологы Ирина Ивановадан сорадык.

— Ирина Валентиновна, буллинг нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә?
— Бу — балаларның бер-берсенә каршы агрессиясе. Көч тигезсезлеге булганда, зыян күрүче бала үзенең ни кадәр кыерсытылуын күрсәтә.

— Буллинг һәрчак физик көч рәвешендә чагыламы?
— Еш кына нәкъ менә сүз эзәрлекләве формасында (мыскыл итү, усал һәм әдәпсез шаяртулар) психологик көч куллану, имеш-мимешләр һәм гайбәт тарату, ә кайчак байкот та — буллингның иң куркыныч төре, ул күп очракта балаларның үз-үзләренә кул салуга китерә.

— Буллингта кем катнаша?
— Кагыйдә буларак, буллинг башлангыч һәм урта мәктәптә аеруча киң таралган. 10-11 сыйныфларга баш мие структураларының өлгерүе һәм яшүсмерләрнең үзрегуляциягә сәләте фонында ул акрынлап юкка чыга. Әгәр төркемдә җәберләү башланса, читтә калып булмый. Буллингта рольләр күп, ләкин анда өч төп роль бар: буллерлар (мыскыллауларны уйлап таба һәм җитәклиләр), күзәтүчеләр (бер яктан караганда, алар конфликттан читтә кебек, ләкин барыбер агрессорларны хуплыйлар яки гаеплиләр) һәм «корбан». Кызганыч, буллинг вәзгыятендә читләштерелгән позицияне биләү файдасыз. Һөҗүмнәргә сыйныфтагы башка бала дучар булып, сезнең балага «кагылмаса» да, күзәтүчеләрнең психик сәламәтлегенә кайчак күбрәк тә зыян салына. Психологиядә "күзәтүче травмасы«дигән термин да бар.

— Баланың җәберләү корбаны булуын ничек белергә?
— Әгәр бала бу хакта турыдан-туры сөйләми икән, җәберләү турында түбәндәге физик һәм психологик билгеләр буенча аңлап була:
- эч һәм күкрәктә сәбәпсез авыртулар;
- мәктәпкә барырга теләмәү һәм начар өлгереш;
- тән тартышуы, энурез;
- кайгылы кыяфәт, борчылу, шомлану;
- йокының бозылуы, бастырылу;
- озакка сузылган төшенке халәт;
- еш салкын тию һәм башка авырулар;
- ялгызлыкка һәвәслек, аралашырга теләмәү;
- аппетит белән проблемалар;
- артык килешүчәнлек һәм саклык.

— Ата-аналарга нишләргә?
— Андый баланың ата-аналары гаеп, оят, ачу, авырту һәм көчсезлек хисе кичерә. Шуңа күрә дә кайчак балага ярдәм итү һәм хәленә керер урында, аңа «Ник җавап бирмәдең?!», «Чүпрәк булма!», «Үзең гаепле» дип киңәш һәм гаепләүләр белән ташланалар. Бу хәлнең теләсә кайсы гаилә белән була алуын аңлау мөһим. Монда беркем дә гаепле түгел, бигрәк тә бала үзе. Әгәр дә сез, ата-ана буларак, бу мәсьәләне хәл итә алмавыгызны сизсәгез (бу гадәти күренеш), барыннан да элек, якыннарыгызга яки психологка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәктәптә көч куллану очрагында бала ярдәм сорый алсын өчен, аның белән һәрвакыт ышанычлы мөнәсәбәтләр сакларга тырышыгыз.

— Бала мондый хәлдә нишләргә тиеш?
— Бала яше аркасында буллингтан үзен-үзе яклый алмый. Бу — өлкәннәр эше. Ләкин өлкәннәр балага аңлатырга тиешле әйберләр бар. Беренче чиратта өлкән яшьтәгеләргә буллинг очраклары турында сөйләргә кирәк. Тагын да катгыйрак ярдәм белән үч алырга өметләнергә ярамый. Бу яңа проблемаларга китерәчәк. Яшьтәшләр арасында дуслар эзләү һәм агрессиягә каршы иң көчле коралны куллану яхшырак, мәсәлән, юмор. Җәберләү булырга мөмкин ситуацияләрдән качарга һәм анда катнашу тәкъдимнәрен кире кагарга кирәк. Әгәр бала көч куллану шаһиты булса, кичекмәстән өлкәннәрнең берәрсен чакырып китерергә яки буллинг корбанына ата-анасы яки укытучысы янына ярдәмгә барырга киңәш итәргә кирәк.

— Буллер кем ул?
— Бу — агрессор булган балалар. Хәер, буллинг барышында алар көч позициясендә булса да, чынлыкта аларга да җиңел түгел. Мондый тәртипнең сәбәбе булып, барыннан да элек, гаиләдәге проблемалар тора.

— Әгәр бала буллер булса, нишләргә?
— Гаиләдә көч куллануга дучар булган, шулай ук элек психотравма кичергән балалар буллерлар була. Әгәр дә әти кеше малайны өйдә кыйнаса һәм түбәнсетсә, икенче көнне ул күпкә көчсезрәк сыйныфташларынннан үч алырга тырышачак. Мондый балага белгечләр ярдәме кирәк, ләкин иң мөһиме — сезнең йортта нәрсә булуын анализлау. Кайвакыт буллер үз гамәлләрен тулысынча аңлый торган очраклар да була. Мондый балага гамәлләренең катгый чикләре һәм аңлаешлы нәтиҗәләре кирәк. Баланың әйләнә-тирәсенә игътибар итегез: өлкәнрәк иптәшләре тарафыннан (кайвакыт даими саркастик кисәтүләр дә җитәрлек) көч кулланылмыймы.

Соңгы сүз
Яшүсмерләр буллингы — комплекслы якын килү таләп ителә торган проблема. Мәктәптәге җәберләүгә каршы бала ялгызы гына көрәшергә тиеш түгел. Ата-аналарны, укытучыларны, укучының үзен дә җәлеп итәргә кирәк. Җәберләү белән очрашканнарга төп киңәш — мөмкин кадәр тизрәк белгеч консультациясен алу. Моның өчен 8(800)-2000-122 балалар ышаныч телефонына шалтыратырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: