Алабуга нуры

Моң иясе иде

Тумышы белән Алабуга районының Ядегәр авылыннан булган һәм гомеренең соңгы көненә кадәр шунда яшәгән Әлфәт улы Кәримуллинның вафатына да ошбу елның 16 ноябрендә бер ел тула.

Ә шулай да күңел аның арабызда юклыгына һаман ышанмый. Ул каядыр озак сроклы командировкага яисә йомышы чыгып берәр яры гына киткәндер, менә-менә килеп чыгар да, гадәттәгечә, киң елмаеп: "нихәл, егетләр, ару гына яшәп ятасызмы?" - дигән соравын бирер һәм кемнең кем булуына карамастан, олысын-кечесен бердәй күреп, һәркем белән ихластан кул биреп исәнләшер сыман. Олы җанлы, пакъ күңелле бу зат пәйда булган җирдә ничектер шунда ук уңай аура барлыкка килә һәм аның янәшәсендәгеләр үзләре дә сизмәстән аңа тартыла башлый, ачу-ярсулар онытыла (әгәр алар булса), йөзләргә елмаю кундырып, күңелләргә рәхәтлек бөркелә иде. Ядегәр, Илмәт авыл клубы сәхнәләрендә аның 30 еллап күз карасыдай саклап тоткан үзе чыңлы, үзе моңлы гармунын уйнатуы, ә хәләле Нәсимә апаның өздереп җырлавы әле һаман колакта яңгырый кебек. Алар профессиональ югарылыкта башкарылган көй-моңнары белән район мәдәният сарае сәхнәләрен генә түгел, мәркәзебез Казан сәхнәләрен дә яуладылар, төрле конкурс-фестивальләрдә дипломант вә лауреат исемнәренә лаек булдылар.

Салалардагы Сабантуе мәйданнарында кем җырлый дисәң, ялындырып торуын белмичә, аларның көй белән җыруны виртуоз дәрәҗәдә үрелдереп, үзәкләрне өздерүен ишетергә мөмкин иде. Алабуга Сабантуйларының да сирәге генә алар катнашыннан башка узгандыр.

Тирә-юнь авылларда яшәүчеләр генә түгел, ерактагыраклар һәм хәтта башка районныкылар вә шәһәрнекеләр еш кына ошбу парны ялынып-ялварып диярлек туй мәҗлесләренә, төрле юбилей-кичәләргә (ә кайчагында болай гына) чакыруны үзләре өчен мәртәбәгә саныйлар иде. Чөнки алар һәр чараның йөзек кашы булып балкып утырырлар, бер генә кичәдән дә моң сипмичә, кешеләрнең күңелен күтәрмичә китмәсләр иде. Үзем шушы юлларны язучы буларак менә хәзер кайта-кайта уйлап куям: ни өчен халык аларны шулкадәр якын итте икән? Һәм җавабын да беләм кебек: бер-берсе өчен яратылган, берсе икенчесенең ни әйтергә теләвен бер ым, күз карашыннан аңлаган ошбу ике зат беркайчан акча-байлык артыннан кумады (хәзерге банкет-кичәләрне алып баруны керем чыганагына әйләндергән бик күп тамадалардан аермалы буларак), чыгышлары өчен хак сорау түгел, ә үзләре еш кына һәдия-бүләк белән килде, кунакка дәшүчеләргә ихлас теләкләрен теләп, матур итеп кайтып китә белде. Шуның өчен халыкның ихтирамын, зур хөрмәтен казанды алар. Бу урында аларның ихласлыгын, гаять кунакчыллыгын дәлилләүче тагын бер нәрсәне әйтеп китү артык булмастыр. Классташларның биш елга бер очрашуны уздыру күптән инде күркәм традициягә әверелде һәм ирле-хатынлы Кәримуллиннар һәрчак бу мәшәкатьнең эчендә кайныйлар иде. Белүемчә, алар урта мәктәпне тәмамлауларының 40 еллыгын төрле яктан кайткан сабакташларын үз өйләренә дәшеп билгеләп үткәннәр һәм киләчәктә дә андый даталарга җыелуны башка җирдә түгел, нәкъ менә Ядегәрдә күрергә теләүләрен белдергәннәр. Үлем дигәннәре мәкерле шул, аның кайчан һәм кайда сагалап торуын беркем алдан әйтә алмый.

Һич көтмәгәндә, кинәт кенә китеп барды шул Әлфәт ага. Нәсимә апа гына түгел, аны белгән бик күп татар авыллары ятим калды. Гармуны да аның җитез бармакларына буйсынып инде моң сипми, моң иясе - хатыны да кыңгыраулы көмеш тавышы белән тамашачыларны хушландырмый. Шулай да яхшы кешеләр онытылмый бит алар, якты йолдыз төпсез аяз күк йөзендә җемелдәгән кебек әледән-әле искә төшеп җаннарны җылыта.

Фирдәвес Хуҗин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!