Алабуга нуры

Моңаймагыз, кыңгыраулар чыңлый

5 июнь көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында Россия көненә багышланган берьюлы ике күргәзмә ачылды.

Кунакларны Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының генераль директоры урынбасары Александр Деготьков һәм Россия Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең югары финанс һәм менеджмент мәктәбе профессоры, РАНХиГС корпоратив стратегияләр үзәге генераль директоры Андрей Глушецкий сәламләде.

Александр Деготьков тантанада катнашучыларны Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко исеменнән сәламләде һәм:

– Ике күргәзмә дә безнең эшчәнлек белән бәйле. “Россия халыклары” 14 ел дәвамында музей-тыюлыгын гамәлгә ашыручы уникаль проект белән аваздаш. Бу – этник үзенчәлекләргә, гореф-гадәтләргә, мәдәнияткә багышланган халыкара сәнгать арт-проектлары. Ә кыңгыраулар – күп гасырлар дәвамында Алабуга горурланган һөнәр мирасы, сәнгатьнең бер өлеше. Безнең шәһәрдә кою эшенә нигез салган Шишкин-Серебряковлар династиясе дәвам итә. Һәр күргәзмә Алабугага бик гармонияле бәйләнгән, һәм, мөгаен, шулай булырга тиеш тә, чөнки бу музей-тыюлыкның музей мәдәниятен барлыкка китерүен горурлык белән әйтә алабыз, – диде.

Беренче күргәзмә “Россия халыклары” исемен йөртә һәм Александр Пушкин дәүләт музее фондларында сакланучы “Россия халыклары, яисә 1812-1813 елларда Парижда француз телендә бавар илчесе Карл Рехберг тарафыннан бастырып чыгарылган” Россия халыклары, Россия империясенең төрле халыклары гореф-гадәтләре, холыклары һәм костюмнары тасвирлана” дигән иллюстрацияле альбомнан гыйбарәт. Бу – 1802 елда Россия буйлап сәяхәте вакытында рәссам Емельян Корнеев тарафыннан башкарылган рәсемнәр сериясе һәм Россия империясендә яшәүче төрле халыкларның тормышын сурәтли торган көндәлек сабаклар, уеннар, йолалар, бәйрәмнәр.

“Россия халыклары...” басмасы 96 төсле гравюраны һәм тарихчы Ж.-Б. Деппинг катнашында Карл Рехберг тарафыннан язылган соңгы текстны үз эченә алган зур форматтагы ике затлы томнан гыйбарәт. Альбом рус граверлары катнашында рус рәссамы рәсемнәре буенча башкарылган беренче зур Европа басмасына әйләнде. Күп кенә рәссамнар, нигездә, чит ил кешеләре, Корнеев эшләрен кабатлап башкарган.

Икенче күргәзмә “Кыңгырау чыңлый – күңел җырлый” дип атала. Анда профессор Андрей Глушецкийның шәхси тупланмасыннан 281 Россия һәм чит ил экспонаты тәкъдим ителгән. Алар арасында XIX гасырда рус осталары ясаган 236 ат дугасына эленә торган кыңгыраулар бар. Алар күптән илебезнең үзенчәлекле билгесенә әверелгән.

Сувенир экспонатлар белән бер рәттә, миниатюралы валдай бизәкле, шулай ук декор белән бизәлгән Россия һәм Европа декоратив кыңгыраулары тәкъдим ителгән иде.

Ачылу тантанасы кысаларында Андрей Глушецкий кыңгырау төрләре турында лекция укыды һәм тәкъдим ителгән экспозиция буенча беренче экскурсияне үткәрде.

Россия халыклары күргәзмәсе 2019 елның 14 июленә кадәр, ә “Кыңгырау чыңлый – күңел җырлый” күргәзмәсе – 31 октябрьгә кадәр эшләячәк.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: