Алабуга нуры

Мәрхәмәтлелек эшләргә ашык!

Мәрхәмәтлелек ярминкәләрен бездә даими оештыралар. Инвалидлар декадасы да мөмкинлекләре чикләнгән балалар тарафыннан ясалган эшләнмәләрне сату-күргәзмәдән башланып китте. Райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Людмила Рыбакова сүзләренә караганда, "Мәрхәмәтле эшләр марафоны" киләсе адым булачак. Марафон бүген шәһәр мәдәният йортында уза һәм ЕСН телеканалыннан туры эфирда 9-14 сәгатьләрдә күрсәтелеп барылачак.

- Марафон инвалидларның проблемаларына җәмәгать игътибарын җәлеп итүне күздә тотып оештырыла. Безнең ярдәмгә мохтаҗлар исемлеге төзелгән. Бу исемлеккә тулы булмаган гаилә һәм баласының дәвалануын түләрлек кереме булмаган гаиләләрдән инвалид балалар керде, - дип сөйләде ул.
Быел оештыручылар "Мәрхәмәтлелек агачы" - мөмкинлекләре чикләнгән балалар кулы белән эшләнгән уенчыклар эленәчәк чыршы куярга планлаштыра, һәм теләге булган һәр кеше чыршы төбенә бүләк-уенчыкны куеп, алмашка чыршыга "Мәрхәмәтлелек агачы"ннан яңа ел уенчыгын ала алачак. Моннан тыш, теләге булганнар матди ярдәм белән булышачак - мәдәният йортында акча җыяр өчен куб куела. Барлык җыелган акчалар шул көнне үк "Мәрхәмәтле эшләр марафоны"н төгәлләүче гала-концерт вакытында авыру балаларга тапшырылачак, - дип, Людмила Николаевна планнары белән уртаклашты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • 12 января 2018 в 08:15
    2018 елда ничек яшәрбез
    Өметләр тулы яңа ел яңалыкларга да бай. Шул исәптән хокук өлкәсендә дә. Салым һәм пенсиягә кагылышлы законнар, ЮХИДИ норматив актлары үзгәреш кичерде, Хезмәт Кодексының, табигатьне саклау документларының кайбер маддәләре яңадан каралды.
    34
    0
    0