Алабуга нуры

Мурзихада – “Балачак елы”

Үткән ай Мурзиха авыл җирлеге өчен сөенечле булды. Балалар бакчасы яңадан эшли башлады. Авылга барып, аның белән якыннанрак танышу өчен, сәбәп түгелмени? Балалар бакчасы күптән түгел генә төзекләндерелгән күпфункцияле үзәктә урнашкан. Биредә авыл җирлегенең тормыш үзәге дияргә дә була. Бакчага рәхим итегез!

Балалар бакчасы биредә бар иде инде. Балалар аз булганга, 2012 елда аның эшен туктатып торырга булдылар. Бина да таушалган иде. Авыл җирлегенең ул вакыттагы башлыгы Наталья Шилина, халык исеменнән район башлыгына күпфункцияле үзәкне торгызуны сорап, мөрәҗәгать белән чыкты. Хәзергә бинаның яртысы яңадан корылган, һәм андагы киң бүлмә балаларга бирелде.
Геннадий Егоровичка бу матур бакча өчен олы рәхмәт белдерәсем килә. Биредә уңайлы шартлар тудырылган Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зариповка рәхмәт, төзекләндерү эшләре һәм җиһазлар кайтарту аный җитди күзәтүе астында барды,− ди балалар бакчасы мөдире Светлана Буланова.
16 ноябрьдә бакча яңадан балаларны кабул итте. Әлегә алар бишәү. Иң кечкенәсенә - бер ел да өч ай, иң зурысы − Леонид - 6 яшьлек.
− Яңа бакчада миңа, биредә бәбиләр генә булуыннан кала, барысы да ошый, − ди Лёня.
Озакламый аңа башкалар да кушылачак, тагын өч бала бакчага киллергә җыена.
Тупсаны атлап керүгә, бүлмәнең өйнеке кебек җылы мохитен тоясың. Балаларга барысы да таныш: хезмәткәрләр - күршеләр, сабыйлар арасында -хезмәткәр балалары. Мәсәлән, пешекче Анастасия Большакованың ике баласы. Аш бүлмәсе заманча җиһазланган, шуңа күрә күңел биреп эшлисе килә, ди пешекче. Төркем һәм йокы бүлмәләрендә җылы идәннәр, тәрәзә артында - яңа балалар мәйданчыгы, элек анда күптән түгел генә иске куаклар һәм агачлар үсә иде.
Әйтергә кирәк, күпфункцияле үзәкнеңу иенче яртысын да яңартырга ниятлиләр. Анда башлангыч мәктәп һәм балалар лагере булачак. Менә шулай, бакчага йөрүдән туктагач, мәктәпкә бару өчен, бер ишектән чыгып, икенчесенә керәсе.
Моның белән генә нәниләр өчен әзерләнгән бүләкләр бетми әле. Җирлек башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Анна Кондратьева сөйләвенчә, үзара салым буенча үткән референдумда җыелган акчаларның бер өлешен балалар өчен мәйдданчыгы төзүгә бирергә карар кылганнар.
− 2016 ел авылыбызда "балачак елы" булды, − дип көлә Анна Петровна.

Мурзихиха авыл җирлегенә өч авыл: Яңа Мурзиха, Иске Мурзиха һәм Токмашка керә. Авыл җирлеге башлыгы − Илдар Гаделшин.
Биредә 300гә якын кеше яши, тик аларның өчтән бере - пенсия яшендәгеләр. Җәй көне һәм бәйрәмнәрдә кунаклар күп кайта, Яңа елга да клуб тулы булыр.
Авыл яңара һәм яшәрә, диләр башкарма комитетта. Иске корылмалар урынына яңалары торгызыла.
Геройларны хөрмәтләү
Авылда Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә аеруча ихтирам белән карыйлар. Җиңү көне алдыннан күпфункцияле үзәк алдҗында обелиск ачылган иде. Аны ачу тантанасында зурлар да, кечкенәләр дә катнашты. Мурзихадан сугышка киткән 206 кешенең 53е генә туган ягына әйләнеп кайткан. Кайберәүләр өшчен, коточкыч елларда һәлак булган туганнары рухына баш ия торган бердәнбер урын бу.
Хәзер җирлектә 7 ветеран - тыл хезмәткәрләре яши. Һәммәсенә мактау һәм хөрмәт. Аларга "тимурчы"лар кебек үк, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер мәктәп укучылары беркетелгән.
Бу обелисктан башка, биредә Гражданнар сугышы ветераннарына куелган һәйкәл бар.

Өч авылга - 16 сыер
Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күпчелеге шәһәрдә эшли. Үз хуҗалыгында терлек асраучылар кими бара. Нигъмәтуллиннар гаиләсе бу яктан аерылып тора - аларның 5 сыеры, сарыклары һәм кошлары бар.
Җирлек территориясендә Гарифуллинның крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, алар 11 ел инде бодай һәм арпа үстерү белән шөгыльләнә.
Авыл үзәге
Күпфункцияле үзәктә, балалар бакчасыннан тыш, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, башкарма комитет, спорт залы, полиция вәкиленең участок бүлмәсе урнашкан. Якын арада почта бүлеге дә ачылачак.
Клубта хәзер музыка ешрак ишетелә, төрле түгәрәкләргә йөрүчеләр бирегә җыела, бәйрәмнәргә әзерлек бара. Ай ахырында гына 70 урынлы актлар залында Әниләр көне узган.
Прямая речь + фото
− Мин бу вазифага 2015 елда керештем Эшем яңа булса да, авыл тормышы таныш - бар гомерем авылда үтте. Сарман районында туганмын, анда кырык яшькә кадәр яшәгәннән соң, Алабугага күптән түгел муниципаль хезмәткә күчтем. Гади булмаса да, эш кызыклы. Бездә халык яхшы, эшләргә була. Барысы да яхшы булыр, дип уйлыйм. Авылдашлар сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Юлларны чистартудан башлап, су, ут һәм газга бәйле мәсьәләләр буенча киләләр.


Фельдшер да, психолог та
Максимовна - авыл җирлегендә фельдшер Татьяна Гаранинага үз итеп әнә шулай эндәшәләр. Һәр гаилә өчен ул чынлап та үз кеше - Татьяна 19 ел инде авылдашларының тәнен дә, җанын да дәвалый.
− Авыртуларга зарланып кына түгел, тормыш турында сөйләшергә, гаилә хәлләре белән уртаклашырга киләләр. Татуландыручы булырга да туры килгәләде, яшь ата-аналар белән дә әңгәмәләр корам, − ди ул.
Татьяна Гаранина хезмәт юлын Мурзихада башлаган һәм шунда калган. Авыруларны төрле шартларда кабул иткән чаклар була. Башта күмәк хуҗалыкның иске конторасында. Ул җылытылмаган да, суы да булмаган, кышын бүлмәдә пальто һәм итектән утырганнар. Аннан соң - иске балалар бакчасы бинасында, анысы ярый җылы булган. Хәзер эшлә генә - җылы, якты, пациентлар өчен аерым бүлмәләр, даруханә пункты ачарга уйлыйлар.
Эш көне иртәнге сигездән башлана. Төшкә хәтле авыруларны кабул итә һәм процедуралар ясый, аннары - өйләргә бара. Бер гаилә дә аның игътибарыннан читтә калмый, һәммәсендә аны көтеп алалар.
Дөнья белән элемтә
Быел Мурзихада зур эш тәмамланды - Токмашка авылына чыга торган күперне капиталь төзекләндерделәр. Бюджетка ул1,3 миллион сумга төшкән. Бу күпердән башка токмашкалылар бөтен дөньядан аерылган кебек булган. Җирлек башлыгы әйтүенчә, юллар бар, тик аларның торышы бик начар, яңгыр яуса, һәм язгы вакытларда ерып чыкмаслыкка әйләнә. Күперне үзгәртеп коруга 4 ай вакыт киткән. Сентябрьдән мәктәп автобусы балаларны яңа күпер аркылы юлдан укырга илтә башлаган. Токмашкада хәзерге вакытта 15 гаилә яши.

Тарихны саклаучылар
Авыл тарихы музее җирлекнең җаны булып тора. Аның экспонатларын ун елга якын җыйдылар. Күбесен биредә яшәүчеләр үзләре алып килгән. Многие принесли сами жители. Здесь и предметы быта, датированные Музейда XV гасырга караган әйберләр дә, милли киемнәр, Бөек Ватан сугышы белән бәйле предметлар да бар. Александр Тимофей улы Малов исеменә бирелгән "таныклык" һәм "Мактаулы фотография" игътибарны җәлеп итә: "Гвардия рядовое байрак янында төшкән шәхси фотокарточкасы белән бүләкләнә".
Музейдагы һәр предмет пыяла астында кадерләп саклана. Почмакта йон эрләү җайланмасы, янәшәдә борынгы күмер үтүкләре һәм табагач тора.
− Табагач белән гаҗәпләндереп булмый, билгеле, авыл кешеләренең күбесе әле дә аны куллана, − ди Илдар Гаделшин.
Авыл хезмәтчәннәре үз музеее белән горурлана, бирегә еш йөриләр. Музей хезмәткәрләре сүзенә караганда, мәктәп укучылары музейда истәлекләрне зур кызыксыну белән тыңлый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: