Алабуга нуры

Музейга сәяхәт

9 нчы майны без дә көтеп алдык.

Җиңү бәйрәме алдыннан балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү; Ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү максатыннан, 34 нче "Салават күпере" бакчасының 13нче логопед төркеме балалары белән Хәтер музеена бардык. Анда безне солдат киеме кигән экскурсовод каршы алды. Музейдагы экспонатлар белән таныштырды. Алабуга җирлегеннән булган солдатларның исемнәрен бәйләп төшерелгән фильм да балаларда зур тәэсир калдырды. Экскурсиябезне Хәтер мәйданында дәвам итеп, Мәңгелек ут янында чәчәк кую белән төгәлләдек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • 12 января 2018 в 08:15
    2018 елда ничек яшәрбез
    Өметләр тулы яңа ел яңалыкларга да бай. Шул исәптән хокук өлкәсендә дә. Салым һәм пенсиягә кагылышлы законнар, ЮХИДИ норматив актлары үзгәреш кичерде, Хезмәт Кодексының, табигатьне саклау документларының кайбер маддәләре яңадан каралды.
    34
    0
    0