Мәйдан урынында «Макдональдс»?
Шәһәр мәйданын башка урынга күчерү мәсьәләсе тулысынча хәл ителде.
Элек Сабантуй, Яңа ел бәйрәме, концертлар уза торган мәйдан урынында парк булачак.
Бүгенге көндә мәйданда иске трибуналарны сүтү эшләре баруга карамастан, кичләрен анда утыручы яшьләр саны кимеми. Шулай да, реконструкциядән соң анда ни булачак?
Дүшәмбе көнне шәһәр хакимиятендә узган эшлекле киңәшмәдә Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов соңгы арада халык арасында зур шау-шу куптарган мәсьәләгә ачыклык кертте. Шәһәр җитәкчелеге әлеге мәсьәлә буенча карар халык фикерен исәпкә алып кабул ителәчәк һәм мәйдан территориясендә йортлар төзелмәячәк дип ышандырды. Ә инде төзелә торганнары, беренчедән, мәйдан зонасына керми, икенчедән, алар элеккеге бакча участоклары урынында төзелә дип кабатлады башлык. Туры эфирда үткән киңәшмәдә Геннадий Емельянов әлеге территориянең киләчәген ничек күзаллавын зур экранда күрсәтте. Аның фикеренчә, мәйданда урам тренажерлары һәм фонтан куелырга тиеш. Металл конструкцияләр (аларны башлык Төркиядә күреп кайткан) бала-чагага, яшьләргә һәм өлкәннәргә үз яшенә һәм авырлыгына туры килүче тренажерда шөгыльләнү мөмкинлеге бирәчәк. Моннан тыш, әлеге тренажерлар вандалларга каршы ныгытылган булачак. Ә парк территориясе чиста булсын һәм тренажерлар ике көн эчендә ватылып бетмәсен өчен парк төнгә ябылып, иртән ачылырга тиеш, дип тәкъдим итте башлык.
www.elabuga-rt.ru сайты да халык фикерен белергә теләү максатыннан кулланучылар арасында сорау алу үткәрде. Тавыш бирү нәтиҗәләре көтелмәгән булып чыкты. «Мәйдан урынында нәрсә күрергә теләр идегез?» дигән сорауга сайтка керүчеләрнең 35 проценты «Макдональдс» дип җаваплаган. Матур фонтанлы яшел парк өчен кулланучыларның 25 проценты, аттракционнар һәм күңел ачу паркы өчен (велосипед һәм роликларны прокатка алу да каралган) 15 процент, экстрим-парк өчен 13,6 процент, зур сәүдә үзәге өчен 9,7 процент, коттедж поселогы өчен нибары 0,7 процент (2 кеше) тавыш биргән. Әлеге саннар сайтка кереп тавыш бирүчеләрнең я бик ач, я бик яшь булуларын күрсәтә (ике фактор берьюлы туры килеп, тамагы ачкан яшьләр тавыш биргән дип тә уйларга мөмкин). Тик матур табигать, фонтан һәм саф һавада спорт белән шөгыльләнү өчен тавыш бирүчеләр санын кушсаң, ул фаст-фуд яратучылар саныннан күпкә артып китә. Димәк, башлык тәкъдим иткән фикер җәмәгатьчелек теләгенә күбрәк туры килә булып чыга.
Ф.Әскәрова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 10:42Үткәннәргә карап, үрнәк алыйк, киләчәкне уйлап, алга барыйкБүген - Татарстан матбугаты көне.5400
-
18 май 2022 - 16:42«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган Пермь — Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.14900
-
17 май 2022 - 13:27Алабуга укытучыларына ноутбуклар тапшырдылар Яңа техниканы шәһәр һәм районның төрле мәктәпләреннән ун укытучы алды.14400
-
17 май 2022 - 12:06«Алабугада җәйге кичләр»нең кайчан узачагы билгеле Быел ул дүртенче мәртәбә үткәреләчәк.11300
-
17 май 2022 - 08:30Алабуга спортчысы авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты Шәһәр һәм республика данын «Яшьлек» спорт мәктәбе спортчысы яклады.11100
-
17 май 2022 - 14:19Рөстәм Нуриев муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде Алабуга районы башлыгы «Җиңүне каршылап» һәм «Тыл фронтка» конкурсларында җиңүчеләргә бүләк тапшырды.11100
-
17 май 2022 - 16:35Алабугалыларны иртәнге рейд турында кисәтәләр Иртәгә Алабуга-Гари-Абалач юлында дәүләт инспекторлары тикшерү үткәрәчәк.11000
-
18 май 2022 - 09:35Алабугада музейлар көне уза Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.10600
-
17 май 2022 - 10:43Алабугада атна эчендә 16 гаилә низагы чыккан Бу турыда полиция бүлегендә хәбәр итәләр.10400
-
18 май 2022 - 10:28Представители АО «Транснефть — Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.9700
-
17 май 2022 - 15:40Соңгы кыңгырау бәйрәмен һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү көннәре билгеләнде Быел аларны элеккечә үткәрергә тәкъдим ителә.9300
-
18 май 2022 - 15:35Каты кортны ничек бетерергә Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов җавап бирә.9200
-
17 май 2022 - 09:14Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне.9000
-
18 май 2022 - 07:15Сирень чәчәге белән дәваланабыз Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.8900
-
18 май 2022 - 12:14КФУның иң яхшы «Автомен» һәм «Автоледи» лары КФУның Алабуга институты студентлары арасында иң яхшы машина йөртүчеләрнең исемнәре билгеле булды.8900
-
17 май 2022 - 07:22Бавырның сәламәтлеген кайгыртыйк Моның өчен ниләр ашарга кирәклеген сөйлибез.8700
-
18 май 2022 - 16:22Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты Тантанада Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да катнашты.8400
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә» Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.8200
-
18 май 2022 - 16:05Алабуганың 2нче мәктәбенә янгын сүндерүчеләр килде Бинадан 2 кешене коткардылар.8000
-
18 май 2022 - 13:34Алабугада иртәнге рейд вакытында 9 хокук бозучы ачыкланды Аларга административ беркетмәләр төзелде.7700
-
19 май 2022 - 10:36Алабуга районы башлыгы Татарстан матбугаты көне белән котлады «Бу үзенчәлекле өлкә ветераннарына, шулай ук яңа гына эш башлаучыларга, шушы катлаулы чорда иҗади илһам, дөреслекне һәм уңай фикерләүне саклый белү телим», — диелә котлауда.5800
-
19 май 2022 - 10:42Үткәннәргә карап, үрнәк алыйк, киләчәкне уйлап, алга барыйк Бүген - Татарстан матбугаты көне.5400
-
19 май 2022 - 07:29Яман шештән саклый торган ризыклар Белгечләр парда пешкән ризыкларга өстенлек бирергә куша.5100
-
19 май 2022 - 13:36Татарстанда электрон рецептлар бирә башлаячаклар Сервис тиздән эшли башларга тиеш.5000
-
19 май 2022 - 14:33Ни өчен суганга тозлы су сибәләр? Тозлы су кешеләр өчен куркыныч түгел, аллергияле кешеләргә дә зыян китерми.5000
-
19 май 2022 - 11:59Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады «Сезнең кулыгызда куәтле идеологик корал, аның ярдәмендә юнәлешләр билгеләнә, дөньяга караш булдырыла, үсеп килүче буыныбызга идеаллар һәм кыйммәтләр тапшырыла», — диелә аның котлавында.4900
-
19 май 2022 - 10:03АО «Транснефть — Прикамье» подготовило флот к навигации АО «Транснефть — Прикамье» завершило подготовку флота к навигационному периоду.4800
-
19 май 2022 - 11:04Алабугалының банк картасыннан акча урлаганнар Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.4700
-
19 май 2022 - 16:46Даруларга бәяләр ни сәбәпле арта? Даруларга бәяләр азык-төлекнеке кебек үк, көн саен үсә. Аеруча да соңгы арада.4500
-
18 май 2022 - 08:28Алабугада яңа тротуарлар төзелә Төзелеш эшләрен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.4400
-
19 май 2022 - 15:21Алабуга районы авылларына чәчәк үсентеләрен тапшырачаклар Барлыгы 15-20 мең тирәсе үсенте утыртылачак.4400
-
19 май 2022 - 08:26Татарстанда «Изге Болгар җыены» бәйрәме узачак Татарстанлыларны зур бәйрәм программасы көтә.4300
-
19 май 2022 - 09:03Алабугада район газеталарына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.4100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика