Алабуга нуры

Наилә Низамова: "Мин һәр эшкә җанымның җылысын бирәм"

Низамова Наилә Биҗан кызы инде байтак еллар лаеклы ялда булса да, Алабуга мәдәният-сәнгать көллиятендә студентларга "Сәхнә теле", "Грим" буенча дәресләр бирүен дәвам итә әле. Аның инде биредә эшли башлавына кырык елдан артып киткән, ә аңарчы... Хәер, әйдәгез, барысын да тәртибе белән.

Наилә Биҗановна - гаиләдәге бердәнбер бала - гомерендә бер генә тапкыр да әтисен күрмәгән һәм гомеренә "әти", дип әйтергә тилмереп яшәгән. Чөнки чыгышы белән элекке Яр Чаллы (хәзер Тукай) районыннан булган Биҗан агай, Кызыл Армия сафларында хезмәт срогын тутырып кайтканнан соң, Әҗмәкәй авылында яңа йорт өлгертеп керә һәм күршедәге Калмыштан Гыйльмибаян исемле чибәргә өйләнеп, нибары берничә ай гына хәләле белән яшәргә өлгерә - шул елны сугыш чыга. Кадровый хәрби буларак, аны июль аенда ук мобилизацияләп, ут эченә озаталар. Бер-ике хаты гына килеп кала фронтовикның, 1941 елның ноябрь аенда авыр сугышларда һәлак булуы турында "кара пичәтле" кәгазен алалар. Ни-нәрсә сәбәп булгандыр, кызы тугач, Гыйльмибаян апа яшәргә әнисе янына, туган авылы Калмышка кайтып төпләнә.

Балачагы михнәтле сугыш һәм аннан соңгы җитмәүчелек елларына туры килә Наиләнең. Шулай да ул, вакыты җиткәч мәктәпкә укырга керә һәм Калмыш җидееллык мәктәбен бары тик "яхшы" һәм "бик яхшы" билгеләренә генә тәмамлый. Җыр җырларга, шигырь сөйләргә "үлеп" яраткан "ут борчасы" Наиләнең алга таба да белем алуын дәвам иттерәсе килә. Җае да чыгып тора: әнисенең ике апасы Бондюг каласында (хәзер Менделеев) торалар һәм яшәргә үз яннарына чакыралар. Ана белән кыз озак кыстатмыйлар, әлбәттә - шунда күченәләр. Унъеллык мәктәптә дә яхшы укый Наилә, шигырь-поэмаларны яттан сөйләүдә аңа тиңнәр табылмый. Фатих Кәрим, соңрак Муса Җәлил әсәрләрен һәртөрле кичәләрдә, ата-аналар җыелышларында искитәрлек итеп башкара.

Аңа сыйныфларында Равил исемле бер егет гашыйк, Наилә дә битараф түгел үзенә: тик ул заманнарда хис-тойгыларны ачыктан-ачык белдерүләр юк диярлек, аннары кызның мәхәббәт турында уйларга вакыты да кысынкы, аның Алабуга мәдәният училищесына кереп, сәнгати белем аласы бар.

Кыңгыраулы мәктәп еллары да инде артта. Мәдәният уку йортында ул елларда үз эшенең танылган остасы Гәрәй Галимхан улы Әгъләмовтан дәресләр алу үзе бер ләззәт. Атаклы педагог кызның нәрсәгә сәләтле булуын тиз күреп ала һәм аңа шәһәрдә эшләп килгән халык театры труппасы эшендә катнашырга тәкъдим ясый. Бирегә килгәч Наиләнең актерлык осталыгы тагын да чарлана. Шулай булмыйча ни: аларның режиссер-җитәкчеләре Мәскәү ГИТИСын тәмамлаган Лариса Сәфиуллина үзе ич! Лариса ханым кызга Таҗи Гыйззәтнең "Чаткылар", Каюм Насыйриның "Яшел эшләпә", Җәүдәт Фәйзинең "Галиябану" спектакльләрендәге төп рольләрне ышанып тапшыра. Йөзгә кызыллык китерми Наилә, бөтен образларны тиешле югарылыкта башкара.

Мәдәният училищесын уңышлы тәмамлаганнан соң, профессиональ театрда уйнау теләге аны Казандагы Күчмә дәүләт (хәзер - Кәрим Тинчурин) театрына эшкә алып килә. Тумыштан артистлык сәләтенә ия кыз биш елдан артык гомерен шушы театр белән бәйли. Гастрольләргә кайларга гына барып чыгарга туры килми аларга: туган Татарстаныбыз районнары гына түгел, күрше-тирә республика һәм өлкәләр, Урта Азия вә Себер яклары һ.б.ларны да гизәләр күчмә театрныкылар (Наилә апа, соңыннан зур танылу алган, Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар белән бер төркемдә эшләп йөрүләрен сагынып искә алды). Шулай да адәм баласы, шөгылен никадәр генә яратмасын, ялгызы гына яшәргә тиеш түгел, ул үзеннән соң Җир йөзендә дәвамын да калдырырга бурычлы. Бигрәк тә хатын-кызның Ана бәхетен татыйсы килә - Наиләнең дә инде. Әнә, мәктәптә укыганда күз атып йөргән, соңыннан аңа хат артыннан хат яудырган һәм әллә ничә мәртәбәләр янына да килгән егете Равил соңгы хатында: "Көтәр чамам калмады, тормышыбызны бәйләргә күптән вакыт, югыйсә, урлап алып китәм", - дип язган. Чыннан да, яшь бара шул: инде икесе дә егерме бишләрен тутырып егерме алтыга чыкканнар. Равил шул арада Себер якларына китеп, эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштергән; армия чыныгуын үтеп, анда "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнгән һәм, кайткач, читтән торып Орехово-Зуево индустриаль институтында укып йөри. Шул ук вакытта Алабуга авыл хуҗалыгы һөнәри белем бирү училищесында мастер вазифасын башкара. Наилә театр җитәкчелегенә үзенең хәлен аңлата, аны биредә яратсалар һәм киләчәктә эшләвен теләсәләр дә, ничек инде җиткән кыз баланың һаман эшләвен таләп итәсең ди, чыксын әйдә тормышка, гаилә бәхетен таба күрсен!

Бу вакытта Равил әти-әнисе белән Алабугада үз йортларында яши. 1968 ел башланырга санаулы гына көннәр калып барганда яшьләр гөрләтеп туй ясыйлар. Яшь хатын өйдә озак утырмый, шәһәр мәдәният йортына методист булып эшкә урнаша, ә инде янә ике елдан, мәдәният-агарту училищесыннан Гәрәй Әгъләмов китеп баргач, шунда дәшеп алалар үзен. Наилә Низамова урта уку йортында дәресләр бирү белән генә чикләнмичә, Алабугага күченеп кайтканыннан башлап, шәһәрдә уздырылучы 1 нче Май, Бөек Октябрь түнтәрелеше бәйрәмнәрендә сафларга тезелеп үтүчеләрне микрофон аша татарча сәламләүләргә чакырыла. Чөнки аның дикциясе профессиональ дикторларныкыннан ким түгел һәм сөйләме дә чын татарча - саф. Һәртөрле кичә-очрашулар, мәдәни чаралар һәм конкурс-фестивальләргә (уку йорты кысаларында һәм шәһәр буенча) сценарийлар язу һәм аларны оештыру да һәрвакыт диярлек аның өстенә йөкләнә. Халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туйлар турында инде әйткән дә юк, аларда һәрчак үзенең студентлары белән Наилә Биҗан кызы башлап йөри.

Ил буенча үзгәртеп корулар башлангач барлыкка килгән яңарышлар фонында, элегрәк гамәлдән чыгарылган "Рамазан", "Нәүрүз" бәйрәмнәрен торгызырга насыйп булды һәм, билгеле инде, язма героебыз шулар эчендә кайный. Шәһәрнең мәдәният сарае каршында менә чирек гасыр чамасы инде өлкәннәрдән генә торган "Сөембикә" фольклор-халык ансамбле эшләп килә, тынгысыз мөгаллимәбез беренче көннәреннән алып аның составында.

Лаеклы ялдагы үзешчәннәр арасында уздырылучы республикакүләм "Балкыш" конкурс-фестивалендә өч ел рәттән катнашып, ул - икесендә - Чаллыдагы зональ ярышлардан Казанга үткән һәм призлы урыннар яулаган. Беренчесе - югары кимәлдә башкарылган нәфис сүз өчен (Наилә апа бөек Тукаебыз иҗатына үлепләр гашыйк), ә икенчесендә "Сөембикә" ансамбле белән берлектә халыкчан җыр башкарганнарына күрә биргәннәр мактаулы урынны.

Наилә Низамова менә ун ел инде ялгызы гына яши. Аның хөрмәт иткән һәм яраткан гомер юлдашы - ир канаты - Равиле озак кына авырып ятканнан соң дөнья куя. "Соңгы сигез аен яшь баланы баккандай тәрбияләргә тырыштым үзен", - дип искә ала ул бу турыда сөйләгәндә күзләре дымланып. Актык сулышларын алыр алдыннан Равил агай рәхмәт сүзләре белән хатынның кулларын кыса һәм, инде башка ачмаска дип, мәңгелеккә күзләрен йома. Ярый әле авыр минутларында юатырга (һәм гомумән дә) янына хатыны белән улы Раил һәм оныклары килеп йөри. Хәер, Наилә апа үзе дә кечкенәдән физик һәм рухи яктан көчле булып үсә. Аңа инде Калмыш мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыганда ук, ачлыктан интекмәс өчен, урманнан чикләвекләр җыярга туры килә. "Җыйган чикләвекләрем, әле кәшәнкәләгәч тә, бөтен сезонына бер дәү капчыкка җыела иде. Үзем кайтып киләм, шул ук вакытта урман нигъмәтен кәшәнкәсеннән арындырам, ашарга да өлгерәм хәтта", - дип искә ала ул. Кечкенәдән үз икмәген үзе табарга тырышу аның көчле характерын формалаштыргандыр, мөгаен. Наилә Биҗан кызы үз гомерендә бер генә тапкыр да авырып өендә ятканын хәтерләми, аның хәтта сыңар мәртәбә бюллетень (больничный) алганы да юк икән. Авырмавының төп сәбәпләре дөрес туклану һәм яшәү режимы алып баруда, үсмер вакыттан башлап спорт белән шөгыльләнүдә ятадыр, мөгаен. Өлкән яшьтә булуына карамастан, кыш җитсә, һаман да чаңгыга баса; җәен йөгерә; атнасына бер-ике мәртәбә бассейнга барып йөзәргә тырыша. Шәһәр буенча уздырылучы җиңел атлетика ярышларында йөгерү буенча күп еллар алдынгы урыннарны яулаган (үзе әйтүенчә: җитмеш яшькә җиткәнче катнашкан) ул. Шуңа да аның гәүдәсе һаман сыгылмалылыгын җуймаган һәм күңеле һәрчак көр. "Мин эшкә, сценарийлар язуга һәм һәртөрле чараларны җиренә җиткереп башкарып чыгуга җанымның җылысын салырга тырышам һәм бу күп чагында уңышка алып килә", - ди ул эчкерсез елмаеп. Андый кешеләрнең арабызда булуы һәм тормышыбызны ямьләндерүе үзе бер сөенеч.

Фирдәвес ХУҖИН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: