Алабуга нуры

Наркоманлык – заман афәте

Татарстанда 26 майдан 27 июньгә кадәр “Наркотикларга – юк” дип исемләнгән наркотикларга каршы айлык дәвам итә. Алабуга шәһәренең табиб-наркологы – Пляшкова Марина белән очрашу булып үтте. Табиб очрашу барышында наркотикларның организмга тәэсирен мисаллар ярдәмендә сөйләп аңлатты, наркотик куллану – үз теләгең белән тормышны астын-өскә китерү икәнлеген искәртте.

Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралуы һәркемгә мәгълүм. Кызганыч, соңгы елларда наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Кайда наркоманлык – шунда ачы хәсрәт, күз яшьләре. Наркотиклар аркасында, күпме язмышлар җимерелә, вакытсыз яшь гомерләр өзелә.

Бу акция барышында полиция бүлеге, табиблар, мәгариф идарәсе, спорт мәктәпләре, авыл һәм шәһәр җирлекләре бердәм рәвештә җитди эш алып бара. Республикада һәм Татарстанның барлык шәһәрләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен таратуга һәм наркотиклар куллануны кисәтү юнәлешенә зур әһәмият бирелә. Балалар һәм яшүсмерләр арасында кисәтү чаралары алып барганда, бу тозактан ничектер чыгу юлларын табарга була әле.

– Әлеге эш шушы айлык дәвамында гына үткәрелми, ул һәрдаим башкарыла. Шуңа күрә, соңгы елларда алга китеш күзәтелә дә инде, наркотиклар куллану буенча үсеш күзәтелми. Шунысы бераз тынычландыра, хәзерге вакытта Алабуга шәһәрендә кыек юлга басучылар арасында мәктәп укучылары юк. Ни кызганыч, наркотик кулланучылар – урта яшьләрдәге кешеләр, 30-48 яшьлекләр. Балигъ булганнар арасында ике кеше исәптә тора, – ди табиб-нарколог Марина Владимир кызы.

Наркоманнарның күпчелеге наркотикларга бик яшьли тартыла башлый. Бу күренеш бигрәк тә эчкече, наркоман ата-аналар булган гаиләләрдә күзәтелә. Балалар әти-әниләрнең наркотик кулланганын күреп үсә. Нинди генә чаралар үткәрелсә дә, андый гаиләдә үскән балалар арасында көннәрдән бер көнне наркоманга әверелү очраклары юк түгел. Гаиләдә күргән әйбер, алар өчен бит ул “нормаль күренеш”. Андый әти-әниләр балаларына тиешенчә тәрбия дә бирә алмый, баланы “урам” үстерә. Ата-ана баласының кайда һәм ни эшләп йөргәнен белми дә, күрми дә. Төрле группировкаларга килеп керәләр, танышлары тәкъдим иткәч, кабул итәргәме-юкмы дигән уй башларына да килми. Ә ата-ананың наркотик тәэсирендә аңы томалана, алар үзләренең нәрсә эшләгәннәрен дә аңламый. Бала өйдә нәрсә күрә, шуны татып карарга омтыла.

– Балалар алкоголь, наркотик кебек төшенчәләр белән бик яхшы таныш була, бигрәк тә алкоголь белән. Димәк, алар көнкүрештә аның белән очраша. Шуңа күрә, балалар белән һәрдаим эш алып барырга, ә ата-аналарга балаларны һәрьяклап үстерү өчен күп көч куярга, игътибар үзәгеннән читкә җибәрмәскә кирәк. Бала белән сөйләшергә, барлыкка килгән проблеманы бергәләп чишәргә, буш вакытларын файдалы гамәлләргә юнәлтү мөһим. Тату гаиләдә үскән, актив тормыш рәвеше алып барган, яраткан шөгыльләре булган яшьләрнең мондый куркыныч адымга барырга вакыты калмый, – дип сөйләде шәһәребезнең наркологы.

Наркотикларны бер мәртәбә татып карау да гомерлек бәйлелеккә китерә. Наркотик кулланучылар бервакытта да үзләрен наркоманнар дип санамый. Кайбер яшьләр, наркотикларның аерым төрләрен куллану әллә ни зыян китерми дип, бик нык ялгышалар. Ә синтетик наркотик куллану – аеруча куркыныч, наркоманлыкка беренче адым. Алар – кешенең психикасына бик нык тәэсир итә, нерв системасын какшата, ишетү, күрү сәләтләре бозыла, психоз кебек башка авыруларга сәбәп булып тора.

– Алабуга шәһәрендә психоз кебек авыру белән 2 кеше теркәлгән: 18 һәм 27 яшьлекләр, – диде табиб.

Белгеч фикеренчә, наркотикка этәргеч булып ялгызлык, ят әйбер белән кызыксыну, стресс, наркотик кулланучылар белән аралашу, балаларга ата-ананың игьтибары җитмәү, гаиләдәге конфликт һәм башкалар тора. Димәк, баланы бер мизгелгә генә игътибарсыз калдыру да коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

– Әлеге айлыкның төп максаты: авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү. Наркоман беркайчан да үзе теләп наркологка яки башка белгечләргә бармый. Кем булуына карамастан, аны кулыннан җитәкләп алып барырга кирәк. Иң мөһиме: вакытында яхшы белгечләргә мөрәҗәгать итәргә, тернәкләнү үтәргә кирәк. Авыруга бары тик югары квалификацияле белгечләрнең генә ярдәм итә алуын истә тотарга кирәк. Болар барысы да бушлай эшләнелә. Реабилитация чорында наркотик кулланучылар белән психолог, психотерапевт һәм башка шундый белгечләр эшли. Бердәнбер юл – унике адымлы программа. Аны узмыйча, наркоманиядән котылу мөмкин түгел. Әмма кайбер кешеләрнең әлеге программага йөриселәре килми, алар әйтүенчә, ул аларны авыр хатирәләр белән яңадан очраштыра, күңел төшенкелегенә китерә, – дип ассызыклады Марина Владимировна.

Дәвалану процессы озак, зур сабырлык һәм кырыс дисциплина булдыруны сорый. Ничек тә булса, пациентны уйланырга мәҗбүр итү мөһим, ул үз тормышы өчен җаваплылык алырга тиеш. Шулай ук дәвалану уңышлы булсын өчен, авыруның үзенең көчле теләге булырга тиеш. Кеше наркотик куллануның зыяны булуын аңламыйча, үзендә көрәшергә көч тапмыйча, уңай нәтиҗәләргә ирешү бик авыр. Әйтик, наркоманның гаиләсе, яраткан шөгыле, көндәлек эше булса – аңа терелү җиңелрәк булачак, чөнки ул яшәү мәгънәсен күреп, якты хыяллар, өмет белән яши башлаячак. Кызганыч, наркотик кешенең организмына да, психикасына да зур зыян сала. Ләкин кешенең авырудан котылу теләге зур икән, сәламәтлекне кайтарып булмаса да, наркотик кулланудан туктатырга мөмкин.

“Элеккеге наркоманнар булмый” дигән гыйбарә юктан гына барлыкка килмәгән. Дәваланганнан соң да, наркотикларга кире кайткан кешеләр бар. Кеше дәвалану алгач, кире җәмгыятькә кайта һәм авырлыклар белән очраша. Мәсәлән: җәмгыятьнең кире кагуы, эш табу кыенлыгы, акча юклык һәм башка шундый проблемалар. Ә кешеләр бертөсле түгел, кайберәүләр авырлыклар алдында югалып та кала. Әлбәттә, бу яман чирдән котылучылар да бар. Алар – сабыр, максатчан, тормышларын үз кулларына алып, хәзерге көнгә аек караучылар.

Табиб-нарколог фикеренчә, наркоманнар арасында ВИЧ инфекциясен йоктыручылар шактый. Ул йогышлы авыру түгел. ВИЧ инфекциясе бары өч юл – наркотик кулланганда гомуми энәләр белән эш иткәндә, җенси юл һәм авыру ана күкрәк сөтен имезеп баласына йоктырырга мөмкин. Әлеге диагнозлы кешеләрдә җаваплылык булырга тиеш. ВИЧ йөрткән ана алдан дәваланмаса, чир ана карынындагы балага да йогарга мөмкин. Дәвалану өчен махсус препаратлар барлыгын бар әлбәттә, ләкин организмда инфекцияне юкка чыгарган очракта да, кешенең иммунитеты көчсезләнә һәм төрле вируслар эләгү кешенең үлеменә дә китерергә мөмкин.

– Алабуга шәһәрендә, шулай ук башка шәһәрләрдә дә, нарколог, психолог кебек белгечләр һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, – ди табиб-нарколог Мария Владимир кызы.

Дәвалау өчен күп төрле юллар каралган. Белгечләр, аларга мөрәҗәгать итеп килгән авыруларга тәүлек дәвамында ярдәм күрсәтергә әзер. Дәвалау программаларының максаты – авыруга физик һәм психик яктан ярдәм күрсәтү, наркотиклар кулланмас өчен бөтен шартларны да тудыру.

Наркотик матдәләрне тарату яки куллану турында, аларны саклану урынын белгәндә полициягә, ышаныч телефонына хәбәр итәргә кирәк. Бу аноним рәвештә башкарыла.

Кеше үз тормышына үзе хуҗа. Һәр кеше үз гамәлләре, тормышы өчен җаваплылыкны онытмаска, тормышына куркыныч яный торган хаталар ясаудан сакланырга тиеш. Бер минутлык ләззәт өчен, гомерлек газап алу кирәкме икән!?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: