Алабуга нуры

Наркотиклар аркасында үз тормышыңны җимермә

Үзәк район хастаханәсе мәгълүматларына караганда, бүген наркология кабинетында «наркотик матдәләр куллануга бәйле бәйлелек синдромы» дигән диагноз белән 99 алабугалы теркәлгән.

Тагын 172 кеше наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр куллануга бәйле рәвештә табиб-наркологларда исәптә тора. Психиатр-нарколог Марина Пляшкова билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Алабуга районында наркотиклар куллану планында тотрыклылык тенденциясе күзәтелә — саннар үсеше юк. Бу «Эчке эшләр министрлыгы, медицина, мәдәният, спорт һәм мәгариф хезмәткәрләренең комплекслы эше нәтиҗәсе. Аларның үзара хезмәттәшлеге турында тиешле карар 2016 елда чыккан».
«Хәзер безнең район территориясендә, бөтен республика буенча кебек үк, «Наркотикларсыз тормыш» акциясе бара. Ул 26 июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган. Әмма быел пандемия белән бәйле рәвештә барлык чаралар да, кызганычка каршы, онлайн форматка күчерелде. Шуңа күрә без сораулары, проблемалары булган кешеләрне алдан язылып, безгә мөрәҗәгать итәргә чакырабыз. Наркология кабинетының ышаныч телефоны 7-13-58».
Шулай ук Эчке эшләр бүлегенең ышаныч телефоны буенча да мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 7-84-29 номеры буенча шалтыратырга яки шәһәрнең төрле нокталарында урнаштырылган аноним хәбәр итү тартмаларында язма мөрәҗәгать калдырырга була. «Наркотикларсыз тормыш» акциясе барышында бездә наркотик кулланучылар белән эшләү дә активлаша», − ди Марина Пляшкова.
«Сез безгә мөрәҗәгать итә аласыз. Без бушлай кабул итәбез, түләүсез реабилитациягә җибәрү мөмкинлеге бар. Сүз уңаенда, әгәр кеше безгә үзе килеп, даими рәвештә билгеләнеп бара икән, без аны ике елдан соң исәптән төшерә алабыз. Бу яңалык, чөнки элегрәк бу срок башта биш ел, аннары өч ел иде».
Алабугада наркотик кулланучының уртача яше 30-49 яшь тәшкил итә, ди табиб-наркологлар. Бүгенге көндә «кара» исемлектә — балигъ булмаган бер алабугалы да бар, ди Марина Пляшкова. Бу сан шулай ук кимегән — 2018 елда наркология кабинетында 3 яшь алабугалы теркәлгән булган.
Хәзер наркотикларның үзләре турында. Табиб-наркологлар сүзләренә караганда, вакыт узу белән, билгеле бер даирәдә булган наркотик төрләре дә үзгәрә. Мәсәлән, 10 ел элек иң зур кулланылышта героин булса, соңрак төрле тәмәке тарту катнашмалары (спайс), ә бүгенге көндә бәйлелек синдромы булган кешеләр тарафыннан синтетик психостимуляторлар, яки «ванналар өчен тозлар» кулланыла. Бу — дизайнер наркотиклары төркеменнән булган агу. Мәсәлән, пиромидиновалерон яки пиромидиновалерофенон.
«Бу баш миен җимерүче куркыныч наркотик. Ул тиз күнегү тудыра һәм баш мие эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Әлеге наркотик еш кына интоксикацион психоз китереп чыгара, кешене хәтта изоляцияләргә туры килә. Наркотик һәм психотроп матдәләр куллану аркасында исәптә торучыларга килгәндә, алар нигездә үсемлек каннабиноидлары — марихуана һәм гашиш куллана».
Чикләү чаралары аркасында бүгенге көндә яшүсмерләр берни белән дә мәшгуль түгел, шуңа күрә аларга ата-аналар аерым игътибар бирергә тиеш, дип киңәш итә табиб-наркологлар. Әгәр нәрсә дә булса сагайта икән (аппетит, кәеф, өлгереш үзгәрсә), иң яхшысы — белгечләр белән киңәшләшү. Практика шуны күрсәтә: проблема никадәр тизрәк табылса, ул шулкадәр җиңелрәк хәл ителә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: