Нәни йолдызлар шәһәребез сәхнәсендә



Әниләр көне алдыннан шәһәребездә ел саен “Мисс Дюймовочка” төбәк бәйгесе үтә, аны Алабугада яшәүчеләрнең күбесе ярата.
Бу көнне әлеге титул өчен иң матур һәм сөйкемле нәни алабугалылар көрәшә, алар шигырьләр укый, җырлыйлар һәм бииләр. Шул рәвешле шәһәр һәм районның барлык әниләрен котлыйлар.
Жюри әгъзаларына җиңел түгел иде, чөнки барлык катнашучылар да чын “йолдызлар” булып чыкты.
– Әни булган кеше генә яшәешнең бөтен мәгънәсен аңлый ала. Бүген безне котларга килгән балаларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Без инде аларның булачак җырчылар, биючеләр икәнен күрәбез. Алар сәхнәдән шундый мәхәббәт белән чыгыш ясадылар, кичебез җылы, тату гаилә бәйрәменә әйләнде. Бүген шундый сәләтле Алабуга кызларын күрүебезгә мин бик шат,–диде жюри әгъзаларының берсе – Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфирә Әкбәрова.
Нәтиҗәдә, озак вакыт киңәшкәннән соң, “Мисс Ягымлылык” исемен Язгөл Гаффаровага (24нче балалар бакчасы), “Мисс Елмаю” – Камилә Кәлимуллинага (39нчы балалар бакчасы), “Мисс Нәзакәт” – Полина Максаровага (31нче балалар бакчасы), “Мисс Мөлаемлек” исемен – Камилә Хәбибуллинага (1нче гимназия – Милли мәгариф үзәге) бирергә карар кабул ителде. Ә бәйгенең җиңүчесе булып Агнесса Баязитова танылды. Ул 29нчы балалар бакчасында тәрбияләнә. Агнесса биергә һәм җырларга ярата, инглиз һәм кытай телләрен өйрәнә. Җиңүче кызның әти-әниләре билгеләп үткәнчә, аларның бөтен балалары да сәләтле һәм Агнесса да абыйсы һәм апасына охшарга тырыша.
– Бәйгегә әзерләнү җиңел генә булмады, чөнки чыгышта үз фикереңне һәм музыкаль җитәкченең киңәшләрен берләштерергә кирәк, – дип сөйләде “Мисс Дюймовочка”ның әнисе Кристина Баязитова.
Әйтеп китик, барлык катнашучыларга да дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм спектакльгә чакыру билетлары тапшырылды.
Бу көнне котлау сүзләре белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшин да чыгыш ясады.
– Без әниләрнең чиксез мәхәббәте һәм сабырлыгы алдында баш иябез. Тормышыбызны сезнең йөрәк җылысыннан, зирәклегегездән һәм юмартлыгыгыздан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Шушы бәйрәм көнендә, кадерле әниләр, тормыш бүләк иткәнегез өчен һәм балаларыгызны Алабуганың, республиканың һәм илнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләвегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең өчен бары тик изге теләкләр һәм җылы сүзләр яңгырасын, – диде ул.
Сүз уңаеннан, әлеге чара Алабуганың 5 гаиләсе өчен аеруча истәлекле булды. Яшь әниләргә ана капиталын алуга сертификатлар тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 09:00Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйКадерле әниләребез, әбиләребез, хатын-кызларыбыз!2700
-
6 март 2021 - 12:43Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган Алабугада кичә COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.8500
-
5 март 2021 - 18:00Татарстан фермерлары терлекләрен 50 процент дәүләт ярдәме белән иминиятләштерә ала Узган елда иминият компанияләре дәүләт ярдәме шартларында авыл хуҗалыгы хайваннарын иминләштерү буенча 6 килешү төзеде.8000
-
5 март 2021 - 11:03Алабуга Covid-госпиталендә 30 кеше дәвалана Пандемия башланганнан бирле Алабуга районында коронавирус инфекциясенең 157 очрагы теркәлгән.6900
-
5 март 2021 - 16:00Яз көне татарстанлыларны кыскартылган өч эш атнасы көтә Беренче кыска эш атнасы инде тиздән килеп җитә.6800
-
5 март 2021 - 08:15Алабуга районы сөт җитештерү буенча республикада бишенче урында Ел башыннан 3 мең 134 тонна сөт савып алынган — узган елның ике аена караганда 44 процентка күбрәк.6600
-
5 март 2021 - 12:20Авыл халкының 52 нче Спартакиадасының финалы һәм бүләкләү 6 мартта булачак Программага спортның 13 төре буенча ярышлар керә.6600
-
6 март 2021 - 10:00Алабугада район башлыгының чираттагы кабул итүе узды Үзләренең сораулары һәм проблемалары белән Рөстәм Нуриевка 11 алабугалы килде6500
-
6 март 2021 - 10:32Табиб-онколог Татарстанда күкрәк яман шешен дәвалау перспективалары турында сөйләде Яман шешне дәвалауда кыенлык шунда ки, яман шеш күзәнәкләре — организмның үз күзәнәкләре6500
-
6 март 2021 - 14:00Алабугада территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре эш тәҗрибәсе белән уртаклашты Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре үзара эш тәҗрибәсе белән уртаклашып эшли башлады. Бу атнада алар идарәче компания вәкилләре белән очрашу үткәрде.6500
-
7 март 2021 - 12:25Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган Районыбызда COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.6500
-
7 март 2021 - 18:24Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирус корбаны булган Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 364кә җиткән.6500
-
5 март 2021 - 12:05Татарстанда тагын 51 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән авыручы 1 кеше теркәлгән.5500
-
5 март 2021 - 13:30Алабугада дәүләт автоинспекторлары машина йөртүче хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март белән котлады Акция инде күп еллар уза һәм матур традициягә әверелде.5500
-
7 март 2021 - 08:30Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше вафат булган Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 360ка җиткән.5400
-
7 март 2021 - 10:00Алабугада япон мәдәнияте турында күргәзмә ачылды Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Заманча этносәнгать музеенда Япония фонды белән берлектә оештырылган «Кокэси япон курчаклары дөньясы» күргәзмәсен һәм Мария Голомидованың «Япон балачагы дөньясы» дип аталган фотокүргәзмәсен ачу тантанасы булды5100
-
5 март 2021 - 09:10Алабугалы санаулы минутлар эчендә 47 мең сумнан колак каккан Хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.5000
-
7 март 2021 - 14:001 марттан россиялеләрне нинди үзгәрешләр көтә Алар арасында шәхси мәгълүматларга кагылышлы төзәтмәләр дә бар.4400
-
6 март 2021 - 15:00Алабугада 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды Кичә шәһәр Мәдәният сараенда гүзәл затларны котладылар.3600
-
8 март 2021 - 12:45Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган Алабугада COVID-19 инфекциясе белән авыруның ике яңа очрагы теркәлгән.3300
-
8 март 2021 - 10:00Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.3100
-
8 март 2021 - 09:00Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый Кадерле әниләребез, әбиләребез, хатын-кызларыбыз!2700
-
8 март 2021 - 15:00Фатир подъезддан башлана Кайбер подъездларга килеп кергәч, аннан тиз арада кире чыгып китәсе килә: пычрак, ис, караңгылык. Ә кайчагында, киресенчә, үзеңне әкияткә эләккән кебек хис итәсең.2600
-
8 март 2021 - 14:00Гомер бәйрәме дә, Халыкара хатын-кызлар көне дә! Халыкара хатын-кызлар көнендә гүзәл затлар, традиция буенча, җылы сүзләр, чәчәкләр, бүләкләр кабул итәләр. Ә бит шушы яз бәйрәме белән беррәттән туган көннәрен дә билгеләп үтүчеләр бар.1700
-
7 март 2021 - 08:30Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше вафат булган Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 360ка җиткән.5400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика