Ноябрь аенда яраткан язучыбыз Гөлзадә Хаҗи кызы Әхтәмовага 75 яшь тулды.

Республика күләмендә танылган шагыйрәне республика күләмендә зурладылар да. Шушы көннәрдә аны Туган төбәге - Әгерҗе районы Исәнбай авылына чакырдылар.
Бу бәйрәмгә шагыйрәнең иҗатташ дуслары, шәһәребезнең танылган композиторы Владимир Мироваев, җырчы Гөлчәчәк Мироваева һәм Гөлфинур Гыйльфановалар чакырылган иде. Кунакларны милли гадьт буенча, ипи-тоз белән, бик җылы каршыладылар. Зал район җитәкчеләре, музей һәм китапханә мөдирләре, Исәнбай мәктәбе коллективы һәм укучылары белән тулы иде. Һәркайсы Гөлзадә Хаҗи кызын олуг юбилее белән котлады. Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләде, җырларын да матур башкарды. Алар үз якларында туып үскән язучы белән күрешүләренә бик шат һәм горур иде. Гөлзадә апа, якташларына рәхмәт хисләре белән, үзенең әле генә табадан төшкән искиткеч матур эчтәлекле шигырьләрен һәм яңа гына басылып чыккан китапларын мәктәп музеена бүләк итеп тапшырды.
Кичәне Гөлзадә Әхтәмова сүзләренә Владмир Мироваев иҗат иткән җырлар тагын да җанландырып җибәрде. Автор-башкаручы Владимир Мироваев уйнаган курай моңы һәркемнең күңелен биләп алды. Аларның Гөлчәчәк Мироваева белән бергә башкарган "Татар иле", "Син борчылма, әнкәй", "Эх, бар иде безнең дә яшь чаклар" кебек күп кенә җырларын халык яратып кабул итте. Программаны алып баручы Гөлфинур Гыйльфанова үзенең ягымлы матур сөйләме, моңлы "Әллүки"е белән тамашачылар күңеленә кереп калды. Ул аларга шагыйрәнең "Исәнбай" һәм "Тәнәфес" җырларын да бүләк итте.
Өч сәгать сизелми үтеп тә киткән.
- Сөйләшеп сүзләр бетми, - диләр авылдашлары.
Аерыла алмыйча, телефоннар алышынды, электрон почталар язылды, күңел дәфтәрендә җылы хисләр калды. Шулай итеп, авыл мәктәбе белән шәһәр арасында дуслык күпере сузылды. "Бер күрешү - үзе бер гомер!" дип, Гөлзадә апа балачак хәтирәләрен яңартты, күңеленә рухи көч һәм илһам дәрте алды.
- Әлеге тирән мәгънәгә ия булган, җылы эчтәлекле очрашуны оештырган һәм катнашкан һәркемгә чиксез рәхмәт , Гөлзадә Әхтәмовага озын-озак еллар буена иҗади уңышлар теләп калабыз, - ди Гөлчәчәк Мироваева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 11:22Алабугада балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм узачакБәйрәмгә килүчеләр өчен лазертаг, бүләкләр, җыр-биюләр һәм уеннар әзерләнә.5100
-
22 май 2022 - 16:30Алабугада быел 23 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак Бүгенгә Яшьләр урамындагы 10нчы йортта эшләр тулысынча төгәлләнгән.11800
-
22 май 2022 - 15:00Мең елдан соң да татар булып туачакбыз 2 нче татар гимназиясендә ислам диненең кабул ителүенә 1100 ел тулуга багышланган олы бәйрәм — «Тамыр булып тарал үткәнгә» исемле спектакль-тамаша булды.11600
-
23 май 2022 - 12:08Алабугада бер атнада 2 янгын килеп чыккан Сәбәбе — янгын кагыйдәләрен бозу.10300
-
22 май 2022 - 08:50Алабуга районында 7678 тонна сөт савып алынган Иң югары күрсәткеч «Мир» җәмгыятендә.9200
-
22 май 2022 - 10:00Алабугалылар үз йортларында алкоголь кибетен ачуны тыюны сорыйлар Алабугалыларны ТР юстиция министры урынбасары Айнур Галимов кабул итте.9100
-
22 май 2022 - 11:23Алабуга уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча проектларның Бөтенроссия конкурсында катнаша Гариза Шишкин буалары тирәсен төзекләндерү буенча биреләчәк.8800
-
23 май 2022 - 08:55«Алабуга нуры»на языл һәм пицца от! Һәр дүшәмбе көнне без газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнатабыз.8100
-
23 май 2022 - 10:17Татарстанда йомырка, кәбестә һәм кыяр арзанайды Бәрәңгенең бәясе 3,3 процентка арткан.7600
-
24 май 2022 - 16:39Алабугада юл фаҗигасендә үсмер егет һәлак булган Мотоцикл автобус белән бәрелешкән.7500
-
23 май 2022 - 09:07АО «Транснефть — Прикамье» провело плановое учебно-тренировочное занятие на подводном переходе нефтепровода в Республике Татарстан Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели плановое учебно-тренировочное занятие (УТЗ) на подводном переходе магистрального нефтепровода (ППМН) Холмогоры — Клин через реку Волга в Республике Татарстан.7300
-
24 май 2022 - 16:13Алабугада Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды Бүген шәһәр һәм район мәктәпләренең 9 һәм 11нче сыйныфын тәмамлаучы 1260 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.7000
-
23 май 2022 - 08:11Алабугада балаларның җәйге ялы турында сөйләштеләр Уку елы тәмамланып килә, балаларның бер өлеше шәһәрдән читтә ял итәчәк, кайберләре мәктәп яны лагерьларында булачак, кемнәрдер җәй айларына эшкә урнаша.6700
-
24 май 2022 - 13:17Олы Качка авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты булачак Төзелеш эшләре бу елның апрелендә башланды.5600
-
24 май 2022 - 09:40АО «Транснефть — Прикамье» выбрало победителей конкурса профессионального мастерства АО «Транснефть — Прикамье» подвело итоги ежегодного корпоративного конкурса профессионального мастерства «Лучший по профессии».5100
-
24 май 2022 - 11:22Алабугада балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм узачак Бәйрәмгә килүчеләр өчен лазертаг, бүләкләр, җыр-биюләр һәм уеннар әзерләнә.5100
-
24 май 2022 - 12:00Алабугада «Игътибар — балалар!» профилактика чаралары оештырыла Ул 23 майдан 5 июньгә кадәр үтә.5100
-
24 май 2022 - 14:14Синоптик: җәй соңарып киләчәк Май аенда Татарстан территориясендә озакка сузылган салкыннар күзәтелә.5100
-
24 май 2022 - 10:52Татарстанда газлаштыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак Ул 27 майда үткәрелә.4900
-
23 май 2022 - 17:02Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлы сабан культураларына янаучы корткычлар турында кисәтте Зыян күргән үсемлекләр үсүдән туктый яки бөтенләй үлә.4400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика