Алабуга нуры

Нәрсә ярый, нәрсә ярамаганын өйрәтегез

Җәй - балаларның яраткан ел фасылы, әмма ул ата-аналарга күп борчу да китерә, чөнки мәктәп укучыларының җәйге яллары вакытында травмалар арта.

Ел саен статистика кайгылы очракларны теркәп бара: балалар тәрәзәдән егылып төшә, автомобиль тәгәрмәче астында кала, таганнардан егыла. Алабугада да андый хәлләр аз түгел.

"2016 елның 28 май төнендә Алабуга йортларының берсендә бишенче каттан дүрт яшьлек кыз егылып төшктн. Сабый күп санлы бавыр җәрәхәтләре алган, ми һәм баш сөяге зарарланган, авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән..."

"Өстенә атынчык ауган 9 яшьлек бала нык бәрелгән, күп санда гематомалары, шулай ук маңгаенда ярасы бар. Бу хәл быел 15 июньдә булган. Бала Пролетар урамы 6а йорты ишегалдында атынган вакытта, атынчык ватылып, аның өстенә төшкән..."

"16 майда Бакый Урманче урамындагы 17нче йорт янындагы мәйданчыкта, төзелеш коймасы белән янәшә уйнаган. Тимер коймага терәлгәч, аны ток суккан... "

"6 июльдә Төзүчеләр урамындагы 7нче йорт янында ВАЗ 217230 автомобиле юл аркылы чыгып барган 7 яшьлек малайны таптаткан. Баланың баш мие селкенгән, йөзендәге йомшак тукымалар һәм сул боты бәрелгән..."

Алабуга медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, сабыйлар барыннан да күбрәк балалар мәйданчыкларында яра ала - кул-аякларын сындыра.

Гари авылыннан алты яшьлек Олеся Матвеева травматология бүлегендә инде 5 көн ята. Кызның аягы ике яктан сынган. Үзеннән бу турыда сорасалар, ул елый башлый, шуңа күрә без аның әнисе белән сөйләштек.

− Без ирем белән бакчада эшли идек, ә ул күрше балалары белән мәйданчыкка уйнарга китте. Бер сәгать-сәгать ярымлап үткәч, күрше хатын шалтыратып, кызыбызның егылганын, аягы белән нидер булганын хәбәр итте. Аягына салкын компресс куеп, без аны Алабуга үзәк район хастаханәсенә алып киттек, анды аның аягы сынганлыгы ачыкланды, гипс салдылар. Беренче өч көн Олеся бөтенләй йокламады - аягы авыртты, чәршәмбедә беренче тапкыр 15 минут йоклап алды. Хәзер менә дәваланабыз, гипста өч атна диярлек булырга туры киләчәк, шуңа күрә култык таяклары белән йөрергә өйрәнәбез, − ди ул.

Еш кына бу бәлаләрнең сәбәбе булып өлкәннәрнең дә, балаларның да игътибарсызлыгы, шулай ук балаларның үзләрен генә калдыру тора. Ничә яшьтән балаларны ялгыз калдырырга яисә мөстәкыйль рәвештә уйнарга чыгарып җибәрергә була соң?

− Кемдер 3 яшьлек сабыйны да беразга берүзен генә калдыра, берәүләрнең 7-8 яшьлек баласын бер минутка да ялгызын калдырыр мөмкинлеге юк. Моннан тыш, кайбер илләрдә, күзәтчесез калдырылган баланы опека органнары гаиләдән ала. Европаның күпчелек илләрендә бала 12 яшькә җиткәнче өйдә ялгыз каларга тиеш түгел, Американың кайсыбер штатларында 14 яшькә кадәр. Россиядә балаларны закон нигезендә 14 яшьтән соң ялгыз өйдә калдыру рөхсәт ителә (14 яшьтән бала паспорт ала), икенче яктан - бала иминлеге күздә тотыла. Билгеле, бала бик еш өйдә үзе генә дип, туганнары яисә күршеләре хәбәр бирсә, кыенлыклар булырга мөмкин, − ди балалар психологы Фәния Фәршатова.

Балаларны зурлар күзәтүеннән башка калдырырга буламы-юкмы икәнен белү өчен, түбәндәгеләрне ачыкларга кирәк:

- бала, игътибарын башка нәрсәләргә җәлеп итмичә, 2 сәгатьтән артык мөстәкыйль уйнарга мөмкинме;

- караңгы бүлмә һәм ябык тирәлектән курыкмыймы;

- "ярамый" сүзен һәм, әгәр куркыныч турында кисәтүләрне тыңламаса, ни буласын аңлыймы;

- телефоннан ышанычлы файдаланамы;

- намус белән үти торган йөкләмәләре бармы;

- бала билгеле бер көн тәртибен тотамы;

- кайчан һәм ни рәвешле ашыгыч ярдәм, янгын хезмәтен һәм полицияне чакыру тиешлеген беләме;

- кирәк була калса, бала күршеләрдән ярдәм сорый аламы;

- ни өчен кайвакытта өйдә үзенә генә калырга туры килүенә бала төшенәме;

- берүзе өйдә булуга баланың үз теләге бармы, һич югы, моңа каршы килмиме.

Балалар мәйданчыклары турында аерым тукталасы килә. Алар җавап бирергә тиешле дәүләт стандарт таләпләренең быелга 14е гамәлдә. Аларның кайберсе киңәш рәвешендә, кайсыларын үтәү мәҗбүри. Һәр мәйданчыкның куркынычсызлык паспорты (ГОСТ 2.601) булырга тиеш. Андый паспорт кертелгәнгә кадәр төзелгән мәйданчыклар хәзерге куркынычсызлык таләпләре буенча үзгәртеп корылырга тиеш.

Уен мәйданчыкларында: беркетелмәгән таганнар, ватык култыксалы таучыклар, үткен почмаклар, беион бордюрлар булырга тиеш түгел.

Уен корылмаларының баскычлары резиналы материал белән капланган булырга тиеш.

Балалар мәйданчыгының торышы өчен аның "иясе", ягъни кем җирендә урнашкан булса, шул җавап бирә. Территория муниципалитетныкы икән, мәйданчык өчен шәһәр хакимияте, күпфатирлы йортның гомуми милеге булганда, идарәче компания яисә торак милекчеләре ширкәте (ТСЖ) җаваплы.

Әйтергә кирәк, баланың ничә яшьтә булуына һәм кайда җәрәхәтләнүенә карамастан, беренче чиратта, аның өчен ата-ана җавап бирә, алар гади куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтергә тиеш.

Баланы ничек куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтергә

Әкиятләр

Кайсы әкиятне алсаң да, аның нигезендә иминлек кагыйдәләре ята. Эчтәлекнең шундый мизгелләренә баланың игътибарын юнәлтергә генә кирәк.

Рәсем

Куркынычсызлык кагыйдәләрен истә калдырырлык итеп әйтү бергәләп рәсем ясаганда уңайлы. Мәсәлән, өйдән мәктәпкә кадәр юлны кәгазьгә төшереп, ни өчен нәкъ шул юлдан йөрергә кирәклекне аңлатырга җайлы; баладан әгәр юлны үзгәртергә нәрсә эшләрсең, дип сорарга була.

Уен

Уен төрләре күп: уен-эстафета, уен-ярыш, уен-очрак, уен-квест. Өйрәнә торган кагыйдәгә туры килердәен сайлыйбыз.

Мәсәлән, "үземнеке-чит-таныш" ("ашарга яраклы-яраксыз"га охшаган) уены бу төркемнәргә кемнәр кем керүен аңына беркетә.

Рәсемнәр һәм сурәтләр

Әзерлек таләп итми торган иң гади ысул. Мәгънәсенә туры китереп, теләсә кайсы рәсемне алырга була. Мисалга, бер иллюстрациягә 5 секунд карап торганнан соң, кем нәрсә истә калдыруын әйтә. Күбрәк элементны истә калдыручы җиңә.

Викторина

Бәйрәм яисә гаиләләр белән очрашканда отышлы. Сорауларга җавап вариантлары бирелсә, тагын да яхшырак. Бала хаталы җавап биргәндә, дөресен әйтеп күрсәтергә кирәк.

Күзәтеп йөрү

Кая да булса барганда да кагыйдә өйрәнеп була. Урамда юл аркылы ничек чыгасын аңлату өчен, бала белән светофорлы чатка кадәр йөреп килегез.

Мини-спектакль

Уенчыкларга роль бирергә, яки кичтән укылган әкият геройлары итеп өлкәннәрне билгеләргә. Мәсәлән Кызыл Башлыкка урманда Бүре очрап, сорау бирә: "Кая барасың?", ә ул: "Бу сер!" дип җавап бирә.

Эксперимент

6-7 яшьләрдәге балага күрсәтергә мөмкин: комлы тәлинкә уртасына куелган янып торган шәмгә стаканны әйләндереп капласаң, ул сүнә. Шуның белән яну өчен һава кирәге аңлатыла, стаканда кислород бетүгә, ут сүнә. Зур булмаган ялкынна җәймә белән каплап сүндереп була.

Шигырь

Балалар өчен язылган шигырьләр арасында иминлек темасын чагылдырганнары да җитәрлек. Сабыегыз тыңлый белә һәм шигырь ятларга ярата икән, бу ысул сезнең өчен.

Мультфильм

Балалар куркынычсызлыгына кагылышлы мультфильмнар күп хәзер. Аркадий Паровозов турындагыларын балалар бигрәк тә ошата. "Ябалак түтинең саклык дәресләре", "Спасик һәм аның дуслары" дип атала торганнары да бар.

Экспертлар фикере

Фәния Фәршатова, балалар психологы:

− Баланың берүзен ничә яшьтән өйдә калдырырга мөмкин булуы турында сорау күпләрне борчый. Моны тәгаен генә әйтеп булмый. Күп нәрсә бааның үзенчәлекләреннән тора, аларның һәрберсенең үз холкы, күнекмәләре, темпераменты.

Бала мөстәкыйльлеккә ияләшсенгә, моңа җитди игътибар бирелсен. Өйрәтүне әкренләп башларга кирәк, башта 10 минутка гына калдырырга, тора-бара бу вакытны бер-ике сәгатькә җиткерергә.

Кешелек борчулы заманнар кичерә. Өлкәннәр балалар белән кечкенәдән "Куркынычсызлык" темасына сөйләшергә тиеш. Шунысы мөһим: йоклаган баланы ялгыз калдырырга ярамый, аеруча беренче тапкыр, аның куркуы бар. Аянычлы булмасын дисәгез, әзер булмаган баланы 5 кенә минутка да берүзен калдырмагыз. Бәлки берни дә булмас, дип уйларга ярамый. Сабыйны өлкәнрәк балага яки картларга калдыру да яхшы түгел. Нарасый белән чагыштырганда, аның 6-8 яшьтәге туганнары зур булып күренсә дә, алар үзләре дә бала гына, берәр хәл булганда, югалып калырга мөмкин.

Өлкән яшьтәге туганнарга килгәндә, картлык белән, алар йоклап китсә, онытса, яисә нәрсә булганын күреп өлгермәсә яки ишетмәсә? Икенче төрле әйтсәк, баланы кем белән булса да калдырыр алдыннан, аек акыл белән уйлау әһәмиятле.

Гөлшат Каюмова, Алабуга районы буенча ЮХИДИ инспекторы:

− Быел 16 яшькә кадәр балалар катнашында 8 юл-транспорт вакыйгасы булды, 2016 елда - 4. Алар арасында һәлак булучылар юк, әмма төрле дәрәҗәдә зыян күргәннәр. Юлда балаларны йөртүгә аеруча игътибар бирергә кирәк. 12 июльдән яңа закон кзченә керде, хәзер 7 яшьтән олы балаларны автомобильнең арткы утыргычында баланы куркынычсызлык каешы белән эләктереп йөртергә була, әмма бу очракта юлда һәлакәт була калса, баланың җәрәхәт алу куркынычы арта, чөнки куркынычсызлык каешы аның муенын һәм йөзен кысарга мөмкин. Шул сәбәпле, ЮХИДИ хезмәткәрләре баланы бераз күтәртү өчен, бустер кулланырга киңәш итә. 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта йөрткәндә, баланы тотып тора торган җайланмадан файдаланырга тиешле. Аларны сайлаганда һәм урнаштырганда, түбәндәгеләргә игътибар итү мәҗбүри:

- баланы тотып тора торган җайланманың ECER44/04 сертификаты булсын;

- ул җайланманың сыйфатына игътибар итегез. Андагы каешлар йомшак саклагычлы булырга тиеш;

- әлеге җайланманы автомобильдә урнаштыру инструіциясен өйрәнегез. Аның ике ысулы бар - автокреслоны иминлек каешы белән беркетү һәм махсус ныгыткыч (Isofix, Latch) ярдәмендә;

- автомобилегез Isofix яисә Latch системалары белән җиһазланган булса, автокресло да шундый системалы булсын - алар куркынычсызлык каешларына караганда ышанычлырак;

- автомобилегездә куркынычсызлык мендәре бар икән, алгы утыргычка автокреслоны куркынычсызлык мендәрен өзгәч кенә куярга мөмкин. Автокресло өчен иң куркынычсыз урын - арткы утыргычның уртасында.

Ел башыннан алып, Алабуга районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар йөртү белән бәйле 217 тәртип бозу очрагын ачыклады.

Галимҗан Әхмәтшин, Алабуга үзәк район хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире:

− Безнең бүлеккә гадәттә 7 яшьтән 15 яшькәчә балалар керә. Ел башыннан биредә 149 бала дәваланды. Күпчелегенең куллары сынган була (нигездә беләкләре) һәм 59 кечкенә бала баш җәрәхәте белән.

Гамәлдә, балалар барысы да диярлек урамда уйнаганда җәрәхәтләнә. Мәсәлән, егылганда алар кулларына җайсыз таяна, нәтиҗәдә, кул сына һәм янәшәдә әти-әниләренең берәрсе бик сирәк була.

Балалар травмаларын ничек булдырмаска? Бу бик гади - ата-анага баласын карап торырга (бу һәрвакыт мөмкин эш түгел), яисә балага нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамаганлыгын өйрәтергә кирәк. Әти-әнисе янда булмаганда, балалар теләсә кая үрмәли, аларны туктатучы булмый, шулай алар безгә эләгә. Мисалга, хәзер бездә велосипедтан егылган берничә бала дәвалана. Бер кыз барганда, чылбыр өзелеп киткән, ә бер малай рульне тотып кала алмаган. Нык бәрелгәннәр һәм баш миләре селкенгән.

Зыян күрүчеләргә травмпунктта да ярдәм күрсәтелә. Быел анда 72 бала мөрәҗәгать иткән инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: