Нәтиҗәле эш таләп ителә

Алабуга шәһәренең Галиәскәр Камал урамында яшәүчеләр үзләрен борчыган сорау белән редакциябезгә мөрәҗәгать итте.
“Яңгырлы җәй узып бара. Сентябрь аенда балалар мәктәпләргә йөри башлый. Шәһәрнең иске өлешеннән, Галиәскәр Камал исемендәге тукталыштан балалар мәктәпкә, бакча-яслеләргә йөри. Ата-аналар бик иртә балалар белән чыгып автобус көтәләр. Без көзне борчылып каршылыйбыз, чөнки ышыкланыр урын юк, тукталыш ташландык хәлдә. Инде ничә ел павильонның түбәсе юк, читләре ачык. Җил, яңгыр, бураннарда сыеныр урын юк. Ә тирә-ягына күз салсак, чүп-үләнне чабучы да юк. Әле дә яңгыр астында, җилдә басып торабыз. Камал урамында “Кооператив” тукталышын яңарттылар. Анда әле зарланырлык та түгел, читләре, түбәсе бар иде. Ә монысын искә дә алмыйлар”.
Әлеге урамда яшәүче Ольга Козырева белән дә сөйләшеп алырга туры килде:
– Галиәскәр Камал урамында күптән яшим инде. Ел дәвамында шундый хәл. Поликарбонат кына карны күтәрә алмый. Моның уңай күренеш түгел икәнен беләбез, әлбәттә. Әмма бүгенгә кадәр беркая да мөрәҗәгать итмәдек.
Без бу мәсьәлә буенча Алабуга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Игорь улы Жуковка сорау бирдек һәм түбәндәгечә җавап алдык:
– Бу мәсьәлә контрольгә алынды. Әлеге эш “ТР Алабуга муниципаль районының төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе” МУП директоры Әмир Закировка йөкләнде. Тукталыш павильоны август дәвамында төзекләндереләчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.10900
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.35800
-
1 июль 2022 - 11:00Алабугада аттестатлар һәм алтын медальләр тапшыру тантанасы үтте Ул шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.12800
-
1 июль 2022 - 18:30Алабугада җәядән ату буенча турнир булачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.12700
-
1 июль 2022 - 10:00Она мечтала с детства стать врачом Ещё в школе знала, что будет лечить детей! И речь о враче-педиатре Елабужской ЦРБ.11900
-
1 июль 2022 - 09:20АО «Транснефть — Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть — Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.11500
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк 1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.10900
-
1 июль 2022 - 16:55Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршы алырга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» исемле сәламәтләндерү комплексы кунакларны каршы алды.10700
-
1 июль 2022 - 15:15Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак.10500
-
2 июль 2022 - 15:00«Алабугада җәйге кичләр» фестивале 14-17 июльдә узачак Проект 2018 елда ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.10500
-
2 июль 2022 - 12:00Алабуганың 8нче мәктәбендә капиталь ремонт бара Шәһәр һәм районның берьюлы берничә мәктәбендә ремонт бара.10200
-
1 июль 2022 - 14:05Җәй көне зелпене ашап калырга кирәк Аның яфрагы, җимеше һәм кайрысы да файдалы икән.8400
-
2 июль 2022 - 10:30Алабугада — ябык футбол мәйданы булачак Тугаров урамында 1408 квадрат метрлы мәйданда каркас-тентлы өслек белән футбол манежын төзү эшләре бара.8100
-
2 июль 2022 - 08:30Алабугалылар өчен Спас ярминкәсе август аенда узачак 5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.8000
-
3 июль 2022 - 09:00Алабуга районында сөт җитештерү артты Бер тәүлектә савып алынган сөт күләме 73 тонна тәшкил итте.5000
-
1 июль 2022 - 12:00Алабугалылар Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте 25 июньдә Ленинград өлкәсендәге Всеволожск районының Энколово авылында кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык күңел ачты.4800
-
3 июль 2022 - 12:00Әбисеннән калган истәлекне саклый «Алабуга нуры» нда «Гаилә истәлекләре» акциясе дәвам итә.4800
-
3 июль 2022 - 14:00Алабугада җәядән ату буенча турнир узачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.4800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика