Алабуга нуры

Нургалиевләр

Габделхәй агай, өенең бусагасын соңгы тапкыр атлап чыгасын сизенгән кебек, яшь ярымлык кызчыгын актык мәртәбә кулларына алган һәм үчтекиләп, балакаен өскә чөя, янында Бәдәре басып тора.

Миннур апа

"Узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да..." - дип җырлана мәгълүм халык җырында. Әлбәттә инде, "сулар үргә акса да" дигән сүзләр узган гомернең берничек тә кире кайтмавын тагын да үтемлерәк аңлату өчен әйтелгән. Суларның үргә акмавын болай да беләбез. Миннур Габделхәй кызы Нургалиеваның (кыз чагындагы фамилиясе Шакирова) да узган гомере авылдашлары күз алдында - кайчак, юлын табып, җае белән аккан су кебек тыныч кына, ә кайчагында гомер агышының кырыс сынаулары аша татар хатын-кызларына хас түземлек вә сабырлык белән дәвам итә. 1939 елның 4 сентябрендә Бәдәр һәм Габделхәй Шакировларны шатландырып дөньяга беренче авазын салган ул. Тиешле вакыты җиткәч, тәпи атлап киткән. Билгеле инде, һәр сабыйга хас булганча, теле ачылганда беренче иҗек-сүзләре итеп, "ән-нә, әт-тә" авазларын әйткән. Тик ирле-хатынлы Шакировларга нарасыйларының кыланмышларына куанып озак кинәнергә генә язмаган - герман белән сугыш чыккан. Йорт башы Казанда ниндидер курсларда укып йөргән җиреннән, ашыгыч рәвештә туган авылына кайтырга мәҗбүр булган. Күп тә үтми, аңа повестка килгән. Һәр таза-сау ир-атның бурычы - Ватанны саклау, чакыру килгән икән, буйсынмый чараң юк. Габделхәй агай өенең бусагасын соңгы тапкыр атлап чыгасын сизенгән кебек, яшь ярымлык кызчыгын актык мәртәбә кулларына алган һәм үчтекиләп, балакаен чөйгән дә соң. Янында Бәдәре басып тора, үзе сөйләнә инде:

- Чү, әтисе, баланы өзлектерерсең, идәнгә төшереп җибәрә күрмә! - дип үрсәләнә. Урам яктан:

- Габделхәй, баттыңмы әллә? Әйдә, соңга калабыз бит, - дип чакырган авазлар ишетелә. Кемнәрдер җыр суза:

- Герман җире кара үлән,

Әллә кайтам, әллә үләм...

- Ләйләне берүк исән-сау үстер, тамак ягын ач тотмаска тырыш. Бик кыенга килсә, минем кешелеккә кия торган кара костюм-чалбарымны, яңа пәлтәмне дә сат! - дип кычкыра ир заты баласын күтәреп үзен озата чыккан хатынына соңгы сүзләре итеп. Игътибарлырак укучы, бәлки "Миннур" диясе урында нигә "Ләйлә" дип әйтте икән дип гаҗәпләнгәндер. Юк, ялгыш җибәрелмәде, Габделхәй агай кызчыгының исемен дөрес атый, чөнки ул аны чынлыкта туу турындагы таныклыкка нәкъ шулай дип яздыра. Безгә (һәм гомумән авыл халкы, аны күргән-белгәннәр өчен) ул һәрвакыт Миннур исеме илә билгеле булса да, әүвәл туу турындагы таныклыгы, аннары паспорты буенча да Миннур апабыз 76 елдан артык якты дөньяларда гомер кичерүе дәверендә һәрчак Ләйлә дип язылган булган икән бит. Ә инде Миннур исеменә күчүнең үзенә күрә гаять җитди, мистикага тиң сәбәбе бар. Ләйләгә 3 яшьлек чагында тома сукыр калу куркынычы яный: әйбәт кенә атлап барган җиреннән кызчык кая да булса килеп бәрелә, ара-тирә ориентирын югалтып, кай тарафка барганын белешми башлый. Аның күз күрүе көннән-көн начарая, райондагы күз табибына күрсәтүнең дә файдасы тими, табиб ошбу очракта көчсезлеген белгертеп кулларын гына җәя. Күршеләрдән кемдер им-томчы әбигә күрсәтеп карарга киңәш итә, "тисә, аның файдасы тияр", - ди нык итеп. Бәдәр түтинең башка чарасы юк шул, бара имче карчыкка. Әбекәй ниндидер догалар укый, үзенә генә билгеле булган ысулларын кулланып (авыр сугыш еллары һәм илкүләм атеизм рухы хөкем сөргәнен исәпкә алсаң, искиткеч тәвәккәл адым), баланы өшкерә. Аннары сүз арасында гына искә алган кебек: - Сабыеңның савыгуын теләсәң, башка исем куштыр һәм исеме алдына "миңле" дигән өстәмәне куйдырырга онытма! - дип күрсәтмәсен бирә. Әбинең әйтүенә ышансаң, бер як күзнең эчке ягына миң үсә башлаган һәм шул кимчелек нерв җепселләренә комачаулык тудырып, котылгысыз сукыраюга китерә икән. Бәхетсез ана ышанырга да, ышанмаска да белми. Шулай да имче карчык кушканча эшли - кызчыгына Миңленур дигән исем куштыра (Миңленур соңыннан кыскартылып Миннур дип атала башлый). Ни гаҗәп, шуннан соң баланың күзләре яхшы күрә башлый.

Балалар

Миннур туган авылы Илмәттә башлангыч сыйныфларда белем алганнан соң Иске Юраш мәктәбенә йөреп җидееллыкны тәмамлый. Тагын да укуын дәвам итәргә теләп, Морт урта мәктәбенә документларын илтә. Тик әнисенә ялгыз тормыш алып барулары һай ла җиңел түгел - ике ай гына сигезенчедә белем эстәп кала Миннур Шакирова, Бәдәр җиңги чакыруы буенча, укуын ташлап кайта. Әүвәл колхозда төрле эшләрдә йөрсә, 1960 елдан башлап, товарлыклы сөтчелек фермасына савымчы булып урнаша (җөмләдән, Миннур апа лаеклы ялга киткәнче үзен ошбу һөнәргә багышлады). Габделбәр Әкбәр улының да терлекчелектә эшләп йөргән чагы икән. Яшьләр, әлбәттә инде, берсен-берсе күреп ала, романнарда язылганча бер күрүдә үк араларанда гыйшык уты кабынмаса да, кайбер кичләрдә гөнаһсыз очрашулар, бергәләп таң аттырулар ахыр чиктә кавышуга китерә. 1964 елда, кыз, Әкбәр агай белән Бибиҗамал җиңги йортына килен булып төшә. Биредә ирле-хатынлы Нургалиевләрнең беренче балалары - Габделнур туа (аңа да инде шушы елның 15 ноябрендә 50 яшь тулды; зилзиләле сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган бабасы Габделхәйгә көдрә куе чәчләре, йөз төзелеше белән бик тә охшаган диләр аны), шушында ук кызлары Мәрьям дөньяга килә. Ә менә өченчеләре - уллары Илфат - Тау Башы урамындагы сатып алынган йортларына башка чыккач, "яңа урында яңача тормыш" дигән шикелле, Нургалиевләр гаиләсендә бишенче җан буларак фанилыкка аяк басып, көр тавыш белән сөрән сала (тик, ни кызганыч, гомере генә дәвамлы булмады бахырның, нибары 27 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат булды). Габделбәр агайның да сәламәтлеккә туймавын әйтеп китү тиештер, аның да язгы-көзге пычракларда, җәйге челлә вә кышкы зәмһәрир суыкларда аягыннан резина итеген салмыйча терлекчелек тармагында чиләнүләре эзсез үтмәде - тазалыгы тәмам какшаган хәлгә килеп, 49 яшен тутырыр-тутырмас, мәңгелеккә күзләрен йомды. Аннан ике ел алданрак Миннур апаны һәм аның ире берлә балаларны кайгыга салып, Бәдәр җиңгинең бакыйлыкка күчүен әйтергә кирәк. Әллә иң якын ике кешесен югалту ачысыннан, әллә башка сәбәпләр дә өстәлү тәэсирендә Миннур апа ары таба Тау Башы урамында яшәп калырга теләми һәм 1988 елның декабрендә 3 баласы белән (бу чагында инде Габделнур хәрби хезмәт срогын да тутырып кайткан) Зиңгәр урамындагы берәүләрдән бушаган йортны сатып ала. Күченүләренә бер ел үтәр-үтмәс, ошбу нигездән кызы Мәрьямне үзбаш тормыш сукмагына озата (кыз бала, ни әйтсәң дә, кеше кешесе шул, вакыты җиткәч, кошлар кебек очырмый чараң юк), кулын сорап килгән Морт авылы егете Азатка кияүгә бирә. Аларның тигез-тату гомер кичерүләренә куанып бетә алмый Миннур апа, яшьләр бәхетле анага әүвәл Айрат исемле, янә 10 елдан соң Нияз атлы угъланнар-оныклар бүләк итте. Төгәлрәк булса, бүгенге көндә Азат кияүнең Морттагы терлекчелек фермасында хезмәт куеып, һәрчак макталып вә хөрмәткә лаек булып яшәгән мәле, ә кызы Мәрьямнең халык телендә "подстанция" дип йөртелгән оешмада чисталык-тәртипне тәэмин итеп торуы. Айрат угълан армия хезмәтендә булып кайтырга да өлгергән, төпчекләре - Нияз - әлегә мәктәп укучысы. Мәрьям үзе замана шаукымыннан калышмаска тырыша, хәзерге кыз-хатын халкының байтагына хас булганча, шоферлар курсында укып, машина йөртү хокукына ия булган. Алай гына да түгел, моннан шактый еллар элек (ире белән бергәләптер инде) "тимер арба"ның ярыйсы ук кәттәсен сатып алган һәм бу аңа әнисе йортына сукмакны суытмаска ярдәм итә, исенә төште исә, 10 чакрым араны "ә" дигәнче кайта да җитә. Чәйләр эчеп, әнисе-карчык белән күңелләре хушланганчы гәп корганнан соң, янә икенче туган йортына әйләнгән Мортына кайтып китә.

Миннур апаның өлкән улы - Габделнуры - җәһәтеннән бераз шик-шөбһәсе (мөгаен, сызланулары да) бар, чөнки угълан шәхси тормышын тиешенчә көйләп җибәрә алмады. Бер татар кызына өйләнеп, яхшы гына яшәп тә киткәннәр иде югыйсә, ни сәбәптер, бербөтен гаилә сыйфатында оеша алмадылар, аеры-чаеры килеп, тарау хәлгә төштеләр. Әллә шуның тәэсирендә, әллә башка сәбәпләр дә өстәлеп, балакай кайчак "шайтан суы"н да капкалый башлады. И-их, язмышлар диген, үтә итәгатьле вә миһербанлы, сәбәпсез чебенне дә үтерми торган Аллаһ бәндәсе мәкерле адәмнәр тозагына эләкте... нәрсә инде сүз озайтып торырга, бер гаепсез килеш бахыркайга берничә ел хөкүмәт баландасын мәгълүм урыннарда чөмерергә туры килде. Ул чакларда җәмгыятьтә бигрәк зур буталчыклар хөкем сөргән вакытлар иде шул, акча дигән зәхмәткә бөтен нәрсә диярлек сатып алына һәм сатыла торган заманнар иде. Хәер, белгән-күргән, күрше-күлән дигәндәй, һәммә кеше Габделнурны нахакка гаепләүләрен белеп торды, тик берничек ярдәм итә генә алмады. Табигате белән әйләнә тирәдәгеләргә мәрхәмәтле булып туган, кешеләргә яхшылыктан башка нәрсә белмәгән Габделнур Габделбәр улы һаман да шулай юаш вә ягымлы. Сугым вакытлары җитте исә, авылдашлары аны узыша-узыша үзләренә мал чалышырга чакыра, "Яңа Юраш" агрофирмасы җитәкчелеге язгы чәчү, җәйге-көзге урып-җыю кампанияләрендә "урының синең ындыр табагы - амбарда", дигән булып, салпы ягына салам кыстыра-кыстыра, машинистлыкка әйди. "Классташның сүзен тыңламыйча булмый инде", - дип елмая Габделнур, хуҗалык директоры Хәлил Сабирҗановны күздә тотып, һәм карусыз гына эшкә әйдәүче бригадирга иярә.

Миннур апа (Ләйлә) Нургалиева белән чәйләп, ашыкмыйча әңгәмә корабыз. Колакка саграк булса да, апабызның хәтере әле күпләр сокланырлык. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки ул, элек-электән әдәби китаплар уку өстенә, өенә берничә гәзит-журнал да алдыра. Алар арасында район басмасы "Алабуга Нуры" беренче урында. "Ничек инде иң әүвәл район җирлегендә нинди яңалыклар, хәл-әхвәлләр булып ятканын белешмисең ди", - дип әйтә ул үзе. "Ирек мәйданы", "Безнең гәҗит" кебек бәйсез басмаларны да атна саен зарыгып көтеп ала. Заман белән атлау, һәрдаим аның сулышын тоеп яшәү аңа көч һәм дәрман өсти, киләчәккә оптимистларча карарга рухландыра. "Дөньялар имин, күңелләрегез һәрчак шулай киң булсын, Миннур апа", - дип әйтәсе килә.

Фирдәвес ХУҖИН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: