Алабуга нуры

Өлкәннәрне тәрбияләү – игътибар үзәгендә

9 августта “Демография” милли проектын һәм “Өлкән буын” федераль программасын тормышка ашыру кысаларында, Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәткәрләрне өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны Озак вакытлы карау системасы белән таныштыруның икенче өлеше – гамәли дәрес үткәрелде.

Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр һәрвакыт тәрбиягә мохтаҗ. Шунысын да онытмаска кирәк: өлкән кешеләргә тәрбиядән кала, җылы сүз, якты караш та кирәк. Алабуганың Картлар һәм инвалидлар йортында  яшәүчеләргә һәрдаим бөтен яклап та ярдәм күрсәтелә. Тәрбияләнүчеләр санына килгәндә, алар 130 кеше, шуларның 21е – ятып кына торучылар. Соңгы вакытта өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен Озак вакытлы карау системасы эшләп килә. Әлеге интернат-йортның директоры Галина Калашникова әйтүенчә, системаның теоретик өлеше өйрәнелгән инде. Аның  максатлары, мохтаҗларны карауны оештыруның формаль һәм формаль булмаган төрләре,  системаны гамәлгә ашыруның төп этаплары, функциональ диагностика бланклары белән таныштырылган. Ә хәзер исә барлык персоналны практик яктан өйрәтү бара.

Озак вакытлы карау системасының максаты түбәндәгеләрдән гыйбарәт:  хезмәт алучыларга үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кытлыгын компенсацияләү; бәйсезлекне, мөстәкыйльлекне, хезмәт алучының автономлыгын саклап калу; лаеклы тормыш сыйфатын тәэмин итү; туганнарның һәм әйләнә-тирә мохитнең ярдәме.

Гамәли дәресне медицина училищесыннан килгән Татьяна Мазняк алып барды. Авыруны ничек дөрес карарга, тәндә озак ятудан тишелгән урыннарны ничек булдырмаска, пациентларны ничек транспортларга, ничек кече реабилитация чараларын файдаланырга икәнен манекенда күрсәтте. Әлеге интернат-йортта хезмәт куючылар ничек дөрес эшләргә кирәген күрү генә түгел, үзләре дә бу эшкә катнашып карадылар. Шулай ук видеороликлар күрсәтелде.

– Бүген бездә укуларның икенче өлеше дәвам итә. Озак вакытлы карау системасы 3 этапта уза: ачыклау, типлаштыру һәм карау. Типлаштыру  үткәрелде инде. Интернатта яшәүче барлык кешеләр дә билгеле бер шкала  буенча тикшерелде, төркемнәргә билгеләнде һәм шуның нигезендә һәркайсына аерым тәрбияләү программасы эшләнә. Шулай ук укуларның теоретик өлешендә бу шкаланы ничек кулланырга икәнен өйрәндек. Бүген барлык персонал укытыла. Безнең бурыч – үз-үзеңә хезмәт күрсәтү өчен шартлар булдырудан тыш, үзләрен тулы кыйммәтле шәхес итеп тоя алган психологик мохит булдыру да. Шулай ук төп бурыч – максимум рәвештә үзеңә үзең хезмәт күрсәтергә өйрәнү, – дип сөйләде Галина Калашникова.

Интернат-йорт директоры әйтүенчә, әлеге системада 6 шкала бар. Мәсәлән, Бартель шкаласы кешенең активлыгын бәяли (ашау, киенү), ә Лоутон шкаласы функциональ активлык өчен җавап бирә (кеше ни дәрәҗәдә телефон, транспорттан файдалана ала).

– Мин үзем медицина училищесын тәмамладым. Бүген сөйләгән әйберләрнең  барысы да миңа таныш, әмма барыбер белемнәрне яңарту кыйммәт тора. Безнең хезмәткәрләр дә белемнәрен яңарткандыр дип уйлыйм, чөнки бу проект кысаларында болар барысы да безгә кирәк. Әлбәттә, караучылар  җитми. Нянялар, җыештыручылар, волонтерлар кирәк. Иң кыены – авыруларны тәрбияләү генә түгел, ә транспортта йөртү дә. Ниндидер чаралар булганда, медицина тикшерүләре үткәндә, шулкадәр кешене алып баруы бик авыр, шуңа да иреклеләрнең булуы бик мөһим. Хезмәткәрләрнең күбесе – хатын-кызлар, әмма күп очракта ир-атларны җәлеп итәргә тырышабыз, – дип сөйләде өлкән шәфкать туташы Валентина Егорова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: