Алабуга нуры

Олы көн җитә

Пасха – христиан бәйрәмнәренең иң борынгысы һәм зурысы.

Сүз башы итеп керәшеннәрнең бер җырын искә төшереп китәм. Минем хәтердә ничек калгандыр инде, белмим, татар авылында ярты гасыр яшим бит.

Туганнарым сезгә ни бирием,

Мәкәрҗәдән килгән дә малым җук,

Җаннарымны җарыплар бирер идем,

Җаннан башка җөрер лә хәлем юк.

Керәшеннәрнең халык авыз иҗаты искиткеч бай, әмма ничек кенә аяныч булмасын, бу үзенчәлекле халык җәүһәрләре акрынлап югалып бара. Күп авыллар юкка чыкты: Иске Үтәгән, Урта Үтәгән, Яңа Үтәгән... Әби- бабайларыбызның рухи мирасын мөмкин кадәр саклап каласы иде. Монда инде өлкән яшьтәгеләрнең ярдәме кирәк.

Бу уңайдан, үземнең хәтердә сакланып калган Олы көн (Пасха) бәйрәменә әзерләнү һәм аны бәйрәм итү традицияләрен тәкъдим итәсе килә. Иске Үтәгән авылы иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсенә –  Олы көнгә әзерләнә башлый иде.

Бу вакыйга тавыкларның күпчелеге күкәй сала башлый, сыерлар бозаулый, сөт-май күп, табигать үзгәрә, өметләр яңара, тормыш җиңеләя башлаган чакта була. Пасха һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә бәйрәм ителә. Чиркәү тарихы профессоры В. В. Болотов яза: “Иисус Христос үлеп терелде: а) март яки апрельнең билгесез төнендә, б) беренче язгы тулы айның артыннан килүче якшәмбедә. Христос терелеп тору көнен, исәпләп чыгару өчен ай (яһүд) һәм кояш (юлиан) календарен чагыштырып, Никейский соборы безнең эраның 325 елында билгели. Пасханы беренче язгы тулы айдан соң килүче якшәмбедә, ягъни тулы ай көн белән төн тигезләшкән көндә, яки шул көннән соңгысына туры килгән көндә бәйрәм итәргә”.

Шулай итеп, православие традициясендә көн һәм төн тигезләшкән һәм тулы ай астрономик күренеш түгел, ә исәп-хисап һәм шартлы төшенчәләр.

Христиан Пасхасы Христос терелеп торган көнгә, ягъни яңа стиль буенча 4 апрельдән 8 майга кадәр төрле көнгә туры килә. (Быел ул 28 апрель.) Тарихчылар исәпләвенә караганда, Христосның газап чигү, үлү һәм үлеп терелү елы Римга нигез салынган көннән 783 елга, заманча исәпләүләр буенча, безнең эраның 30 елларына туры килә.

Изге терелеп торуны күрергә аралар, үткән гасырлар гына түгел, ә җаныбыздагы тынгысызлык, йөрәгебездәге таш кебек яткан горурлык та комачаулый.

Терелеп торган Христос җаныбызны чистартырга чакыра. Ул күңелләребезне яктыртыр өчен терелгән.

Олы көнгә кадәр өйне юып чыгарга кирәк, бу җиңел эш түгел. Күршеләр, туганнар ярдәмгә килә. Идәннәрне, стеналарны түшәмнәрне пычаклар белән ышкып юалар, яңа кием-салымнар тегәләр. Исемдә калган әле, мин бәләкәй чагында, авылда чабата кияләр иде. Олы көнгә яңа чабаталар ясала, чабатага су кермәсен өчен, шакмаклардан күтәртмәләр тагалар. Күтәртмәләр Олы көн өчен генә түгел, су үтмәсен өчен.

Өйләр бизәлә. Олы көнгә хәтле Бәрмәнчек бәйрәме үткәрелә. Пасхага бер атна калган якшәмбене керәшеннәр Бәрмәнчек бәйрәме, ә ике якшәмбе арасын бәрмәнчек атнасы диләр. Кайлардан килеп чыкты икән бу бәйрәм керәшеннәрдә?

Апрель аенда, табигать уянгач, инешләр буенда үсә торган тал-тирәкләр бөре кабартып чәчәк ата. Бигрәк тә кызыл тал көмештәй песиләрен күп итеп чыгара. Менә шуны бәрмәнчек диләр инде керәшеннәр. Шул песиле нәзек ботакларны алып кайтып, тәрәзә, кашагаларга, изгеләр сурәте каршына куялар. Бәрмәнчеккә бәйле йолалар бик күптәннән килә. Борынгы яһүдләрдә ул Чатыр кору бәйрәме буларак билгеләп үтелгән. Бу көнне барлык гаиләләр өйләреннән чыгып, тал ботакларыннан чатыр корып, җиде көн – бер атна дәвамында шунда яшәгәннәр. Бу исә яһүдләрнең хәзерге урыннарына күчеп яши башлауларына кадәр 40 ел буе Мисыр чүлләрендә сәяхәт итеп йөрү, иза чигү вакытларын искә алу өчен кануни кертелгән йола була. Мондый бәйрәм җиргә Гайсә коткаручы (Иисус Христос) килгәнчегә кадәр үк зурлап үткәрелә торган булган. чөнки Яхъя тәгъбир иткән “Изге Инҗил”нең җиденче бүлеге тулысы белән аның Чатыр кору бәйрәмендә катнашып, халыкка Алланың бөеклеге турында сөйләвенә багышланган. Соңыннан халыкның иза чигү елларын искә алу ниятеннән үткәрелә торган бу бәйрәм чиркәү кануннары тарафыннан изге бәйрәмнәр рәтенә кертелә һәм ул Олы көнгә бер атна калганда билгеләп үтелә. Төрле ырымнар Бәрмәнчек белән бәйле. Аның песиләре им-дәва көченә ия исәпләнә. Аны ипи эченә салып пешергәннән соң, малларга ашаталар. Әгәр кеше 9 песи-бөре ашаса, бизгәк белән авырмаган. Балага узмаган хатыннарга изгеләтелгән бәрмәнчек бөресе ашарга киңәш иткәннәр. Язын малларны беренче тапкыр көтүгә чыгарганда песиле тал чыбыгы белән куганнар. Аны юлда ташлап калдырырга ярамаган, ә өйгә алып кайтырга һәм абзар кыегына кадап куярга киңәш ителгән. Шулай эшләгәндә, маллар исән-сау тора, барысы да өйгә кайта. Мондый мәҗүсилек ырымнары (ул вакытта Иван Грозный да, христиан дине дә Рәсәйдә булмаган бит!!!) соңгы елларда кулланыштан чыгып бара. Ләкин бу бәйрәмнең килеп чыгышы керәшеннәрне бик нык уйландырырга тиеш дип уйлыйм. Бу мәҗүсилек ырымнары урысларга керәшеннәрдән күчмәдеме икән дигән уйлар да туа, чөнки татарларның тарихы бик-бик ераклардан башлана бит.

Христосның терелеп тору бәйрәме христиан традициясендә Пасха дип тә атала. Пасха сүзе русчадан үлемнең узып китүе яки үлемнән котылу дип күчерелә ала. Пасха христиан бәйрәмнәренең иң борынгысы һәм зурысы. Ул Христосның терелеп торуыннан башлана. Аны изге апостоллар данлаган һәм барлык ышанучыларга бәйрәм итәргә боерганнар.

Православие чиркәвендә йомырка бүләк итү уртак гореф гадәт ул. Россиядә генә түгел, Грециядә, Азиядә, Мисырда, Америкада – Православие чиркәве булган бөтен дөньяда яшәп килә. Риваятьләрдә язылганча, бу Изге Мария Магдалинадан килә (безнең эраның I гасыры). Ул Римга барып, император Тиверий каршына килеп (безнең эраның 14-37 еллары): “Христос терелеп торды”, – дигән сүзләр белән кызыл йомырка бирә. Ни өчен бүләккә йомырка бирелә? “Кабык эчендәге йомыркадан тормыш туган кебек, үлем йорты булган табуттан Христос терелеп торды; барлык мәрхүмнәр дә мәңгелек томышта яшәячәк. Пасха йомыркасы үлеләрнең терелүе турында күз алдындагы билге булып тора, моның дәлиле үлемне җиңгән Иисус Христосның үлеп терелүе”, – ди борынгы изге атакайларның берсе.

... Менә көтеп алган Олы көн дә килеп җитә. Минемчә, Олы көн – язгы балалар бәйрәме. Бары-югы, ярлы-ябагасы балаларын чуктай итеп киендергән, иске ыштаннар юылган, күлмәкләр үтүкләнгән, әти-абыйлардан калган пинжәкләрнең җиңен кыскартып, үсмерләргә кидертәләр иде мин кечкенә вакытта. Урам тутырып бала-чага уйнап йөри, иртәдән кичкә кадәр өлкәннәр бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Олы көндә авыл гөрләп тора иде. Авылда күкәй җыючылар, бала-чагалар шактый була торган иде ул вакытта, ләкин мәктәптә безнең белән атеистик тәрбия эше алып барыла, ә бәйрәм үткәннән соң, күкәй җыярга чыккан балаларны линейкада адәм көлкесе ясыйлар иде. Ачлы-туклы балаларның туйганчы йомырка ашап рәхәтләнүендә нинди зыян күрделәр икән ул вакытларда? Хәзер аңладым инде: монда мәктәпнең гаебе юк: алар приказ гына үтәгән.

Ир-атлар тау башында чирәм типкән җирдә күкәй тәгәрәтәләр, кичкә таба гармуннар белән бөтен Иске Үтәгән авылы кичке уенга җыела, кемнәргә нинди кунаклар кайтканны берәмтекләп белешәләр, дуслашалар. Олырак кызлар чәчүргечләре, тасмалары, чиккән кулъяулыклары, яңа күлмәкләре белән мактаналар. Бөтен кеше урамда, күзләрдә рәхәт елмаю, туганлык. Иске Үтәгән, Урта Үтәгән, Яңа Үтәгән, Бөрешле, Черкас, Шүрнәк кешеләре олысы-кечесе бүген бертуган булып беткәннәр, урам бүген урам түгел, ул – өй. Бу дуслык бәйрәменә әйләнә. Дуслык, мәхәббәт бәйрәме.

Хәзерге көннәрдә бәйрәмнәр ни өчен кирәк?

Моны өзеп кенә әйтеп булмыйдыр…

Һәр бәйрәмнең үз төсе, үз йолалары, үз тәртибе бар. “Олы көннәр керәшеннәр өчен яз, балачак, балалар бәйрәме, дуслык бәйрәме ул”, – дип яза татар язучысы Аяз Гыйләҗев. Шулай булсын иде.

Сүземне керәшеннәрнең тагын бер җыры белән тәмамлыйм. Олы көн белән, карендәшләр!

“Кара урманнарны өч әйләндем,

Бер чыбыркы саплыгы тапмадым.

Күпләр эзләдем мин, күп сораштым,

Сездән әйбәт кешеләр тапмадым...”

Бәрмәнчеккәй – чеккәй – чеккәй,

Олы көндә бер күкәй.

Изге бәйрәм белән, карендәшләр!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: