Алабуга нуры

Олы машиналарның зур кыенлыклары

Алабугада яшәүчеләр зур машиналарның кая теләсәләр, шунда куелуларыннан зарлана – күпфатирлы торак йортмы, кибет яисә предприятие янәшәсендәме – фуралар тора. Нәтиҗә буларак, шуның аркасында җәяүлеләрнең һәм җиңел автомашина йөртүчеләрнең проблемалары килеп чыга.

Беренчедән, юл кырында ук торган фуралар аркасында, җәяүлеләргә юл аркылы чыгу куркыныч. Арттан килә торган машина, алда зур йөк машинасы торганга, җәяүлене күрмәскә дә мөмкин. Икенчедән, җиңел машина хуҗалары, юлның бер өлешен фура алып торгач, машинасын боргалый, һәм юл-транспорт вакыйгасы килеп чыгарга мөмкин. Өченчедән, шәһәрдәге эреле-ваклы машиналар тулы ишегаллары матур күренми. Бу проблемаларны ачыклау өчен, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә, без дә рейдка чыктык.

 

Ярты сәгать эчендә өч зур йөк машинасы

Рейд барышында Юл-патруль хезмәте инспекторлары Илнар Әбсәләмов һәм Дмитрий Штенников безнең консультантлар булды. Чыгуыбызга биш-ун минут үтүгә, беренче машина комиссия күзенә чалынды. Ул 11нче микрорайонда төзелә торган мунча комплексы белән янәшә куелган. Икенчесен дә озак эзлисе булмады, анысы Интернациональ урам һәм Әйләнеч шоссе кисешкән урында тора иде. Нәтиҗәдә, бер сәгатьтә – алты, яки ярты сәгать эчендә 3 зур йөк машинасы. Бу күп, ди инспекторлар.

 

Барысы да алай гына түгел

Хәзер шунысын ачыклыйбыз, әлеге машина йөртүчеләр законнарны бозамы, һәм гомумән, олы машиналарны кая куеп торырга була? Илнар Әбсәләмов әйтүенчә, барысы да алай гына түгел.  

– Без машина кую кагыйдәләрен бозган кешегә шулай гади генә штраф салып куя алмыйбыз. Хокук бозылганмы-юкмы икәнен белү өчен, хәлне җентекләп тикшерү кирәк. Әгәр машина йөртүче эш буенча килгән икән, ул бернинди дә тәртип бозмый. Мәсәлән, мунча комплексы янында торганын алыйк. Бәлки, ул берәр төзү чималы китергәндер яисә ул эшли торган оешманың офисы янәшәдә генә урнашкандыр. Моны белү өчен, машина йөртүченең документларын тикшерү кирәклеге аңлашыла, әмма ул урынында түгел. Еш кына шулай була да. Илнар Әбсәләмов әйтүенчә, “эш буенча” машина калдыру вакыты чикләнмәгән.

 

Административ кодекс каршылыклары

Хәзер шундый куеп торулар турында Административ Кодекста язылганнар хакында. Машина кую кагыйдәләрен бозган өчен, зур йөк машинасын йөртүчеләрне җавапка тарту шактый катлаулы, ди инспекторлар. Инде язып үткәнебезчә, һәр очракны җентекләп, аерым карарга кирәк. Алабугада андый очракларның булганы бар, һәрберсендә дә машина ияләренең әлеге урында торырга хаклары бар булып чыга. Мәсәлән, бүген майонез заводы тирәсендә торганнары сыман, “җитештерү ихтыяҗы белән бәйле рәвештә” урнашканнары бар. Нәкъ менә шуңа күрә 2019 елда зур йөк машиналарының дөрес куелмавы белән бәйле административ хокук бозулар теркәлмәде. Аның каравы, йөк автомобильләр хәрәкәтенең тыелуын күрсәтә торган юл билгесе була торып, хәрәкәт иткән автомашиналарга беркетмәләр төзелгән. Андый юл билгесе спорт шәһәрчеге белән янәшә, Таҗи Гыйззәт урамында бар.

– Әгәр шушында йөк машинасы торганын күрсәк, машина йөртүчегә штраф салабыз, әмма машинасын куеп торган өчен түгел, ә биредә хәрәкәт тыелганга. Анда тора икән, ул монда килеп җиткән бит, чөнки очып килә алмый, – ди Дмитрий Штенников.

Бу очрак РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.16. 6 маддәсенә туры килә (“Йөк чаралары хәрәкәтен тыя торган юл билгеләре күрсәткән таләпләрне үтәмәү”). Әйтергә кирәк, бу очракта авария машиналары һәм коммуналь техника гына искәрмә булып тора.

 

Саннарга күз салсак

“Йөк автомобильләре хәрәкәте тыелган” билгесен күрмәгән өчен, 2019 елда 11 машина йөртүче штрафка тартылган. Аларның барысы да диярлек үзләренең олы йөк машиналарын күпфатирлы йортлар янында калдырган. Инспекторлар әйтүенчә, төшке ашка яисә төн кунып чыгарга тукталганнар. Фура йөртүчеләр транспорт чараларын кайда куеп тора ала дигән сорауга, ЮХИДИ хезмәткәрләре Әйләнеч шосседа дип җавап бирде, анда йөк машиналары хәрәкәте рөхсәт ителгән. Шуңа өстәп – дистанция саклау кирәк – зур транспорт чарасы җәяүлеләр күчешеннән 10 метрдан да якын арада тормаска тиеш.

 

“Медаль”нең икенче ягы

Йөк машиналарын йөртүчеләрнең транспорт чарасын кайда туры килсә шунда калдырудан башка чарасы юк, дип саный Радик Хәбибуллин. Аның 30 еллык хезмәт стажы бар.

– Алабугада безнең фураларны куеп торырлык җир, махсус урыннар юк. Өйгә ярты сәгатькә, мисалга, юынып чыгарга гына керү өчен, нишләргә? Урамда калдырырга туры килә. Әмма мин озакка керәсе булмаганда гына шулай эшлим. Машинаны тәүлеккә калдырырга кирәк булганда, аны шәһәрнең аскы өлешендә, элекке РАЙПО бинасы янында калдырам. Анда урын бар, һәм минем машинам беркемгә дә комачауламый. Дөрес, бу очракта таксига акчаңны тотасың.

Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта Алабугада йөк машиналары өчен эвакуатор юк, шуңа күрә олы йөк машиналарын йөртүчеләрнең тәртип бозуына каршы көрәштә аларны акчалата җәзага тарту – бердәнбер ысул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: