Алабуга нуры

Олы Шүрнәк мәктәбе: көн дә киләчәкне кайгыртып

Мәктәп җәмгыятьтә мөһим роль уйный, шуңа күрә ул тормышның һәр баскычында төрле сынауларга, үзгәрешләргә әзер торырга тиеш.

Олы Шүрнәк мәктәбе укытучылары төрле милләттән булган кечкенә генә укучылар коллективына белем бирүнең яңа юлларын эзли, укыту төрләрен һәм ысулларын камилләштерү өстендә эшли.

Белем учагы

Биредә беренче мәктәп бинасы 1929 елның ахырында авылның Дөм-Дөмгә бара торган юлның уң ягында салына башлый һәм бер елда төзелеп бетә. 1931 елда яңа мәктәпкә эшкә ирле-хатынлы Хәйретдиновлар килә. 1932 елда бишенчедән җиденчегә кадәр сыйныфлар ачыла. Бу вакытта Шүрнәктәге белем учреждениесен "Колхоз яшьләре мәктәбе" дип йөрткәннәр. 1956 елдан башлап, Олы Шүрнәк җидееллык мәктәбе 8 еллыкка әйләнә.

1977-2008 елларда мәктәп директоры булып Борис Захаров, ә 2008 елдан Валерий Абакаев эшли.

1993 елда авылда ике катлы яңа мәктәп ачыла. Олы Шүрнәк урта мәктәбендә бүгенге көндә 54 бала белем һәм тәрбия ала, шуларның кырыктан артыгы татар һәм керәшен, калганнары рус, үзбәк, таҗик милләтеннән.

- Мәктәптә балалар үзара дус яши. "Һәр чәчәкнең үз исе, һәр халыкның үз төсе", - ди халык. Барлык укучылар, дәүләт теле буларак, татар теле һәм әдәбиятын, рус теле һәм әдәбиятын тигез күләмдә өйрәнә, - ди татар теле укытучысы Ландыш Галеева.

Моннан тыш, мәктәптә җирле халыкларның тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә, димәк, милләтләр арасындагы дуслык элемтәләре даими ныгытыла.

Хөрмәткә лаек хезмәт

Балаларга 16 укытучы белем бирә. Шуларның икесе - югары, ун укытучы беренче квалификация категориясенә ия, өчесе - яшь белгеч.

Тәҗрибәле мөгаллимнәр коллективы укучыларда тәрбиялелек, җаваплылык кебек җәмгыятьтә таләп ителгән сыйфатларны формалаштыруны, балаларның иҗади сәләтен ачу һәм үстерүне максат итеп куя.

Мәктәпнең "алтын фонд"ын тәшкил иткән укытучылар исемлегендә -Татьяна Каишева, Рокия Закирова, Алевтина Кузьмина. Төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашып, мөгаллимнәр педагогик осталыкларын чарлый. Мәсәлән, 2006 елда - Валерий Абакаев "Тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча ел укытучысы" призеры була; 2013, 2014 елларда - Р.Һадиуллин - "Ел укытучысы" муниципаль конкурсы лауреаты, "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" Республика конкурсының зона туры катнашучысы; Л.Абакаева - 2014 елда IV Бөтенрәсәй конкурсының "Иң яхшы дәрес" номинациясендә җиңүче, 2015 елда - "Ел укытучысы" муниципаль конкурсы лауреаты; 2014, 2015 елларда - Р.Һадиуллин һәм М.Чумакова - "II, III ачык Республика күләмендәге укытучылар, студентлар, аспирантларның математика, физика буенча олимпиада"сы призерлары; Л.Галеева һәм В.Миросанова быел үткән "Ел укытучысы" муниципаль конкурсында лауреат исеменә лаек.

Укучылар казанышы

Олы Шүрнәк урта мәктәбе укучылары белән горурланып яши, яңа үрләргә омтыла.

Мәктәп IT- чемпион конкурсында өченче мәртәбә беренчелекне яулый. Приз алучы укучылар: А.Һадиуллин, А.Һадиуллина, Р.Галеев, Т.Чумакова, И.Галеев, С.Чумаков, Ф.Һадиуллин. 2014-2015 елларда бу Республика конкурсында "Иң актив мәктәп" номинациясе нәтиҗәләре буенча уңышка ирешеп, компьютер классы җиһазландырыла, заманча телевизор сатып алына.

- 2014-2015 уку елында Татьяна Чумакова IV Халыкара татар теле олимпиадасында II урын яулый.

- 10 нчы сыйныф укучысы Ромина Рябова татар теле буенча республика күләмендә үткәрелгән олимпиадада II урынга лаек була.

- "Сәләт" бәйгесендә икенче ел рәттән Риназ Галеев эше "Балалар әдәбияты", "Тукайга хат" (эссе) номинациясе буенча II урында.

- Мәктәпнең йөзек кашы булган "Асыл бизәкләр" ансамбле, төрле чара һәм конкурсларда катнашып, республикада үз урынын билгели.

- Спорт чаралары вакытында мәктәп укучылары волейбол, чаңгы, теннис, хоккей буенча беренче урыннарны яулый.

Укучылар фәнни-эзләнү эшләре буенча да сынатмый:

"Безнең мирас" региональ фәнни-практик конференцияләрдә укучылар: Д.Рәхмәтуллина - II урын); Т.Епанешникова - III урын, Д.Роев - II урынга лаек була.

Балаларны ярату, иҗади хезмәт, бертуктаусыз эзләнү - болар һәммәсе мәктәп тоткасы. Олы Шүрнәк мәктәбен тәмамлап чыккан һәрбер кеше, кайда эшләүләренә карамастан, үзләренең яңалыкка омтылучы, иҗади фикерләүче шәхес булулары белән аерылып тора.

Мәктәп музее

Бүгенге көндә тәрбия өлкәсендә төп юнәлешләрнең берсе - туган якка мәхәббәт, патриотизм хисләре тәрбияләү, туган телне хөрмәтләү, халкың белән горурлану кебек сыйфатларны үстерү. Бу бурычны үтәү өчен, мәктәптә "Туган якны өйрәнү" түгәрәге оештырылган. Анда шөгыльләнүчеләр туган якның үткәне, бүгенгесе турында белем туплап, аның киләчәген дә кайгыртып, җәмгыятькә файдалы эш күнекмәләре ала. Шул ук вакытта балалар башкалар белән аралашырга, кирәкле материалны җыеп һәм аны тиешле дәрәҗәдә туплап куярга өйрәнә. Мәктәптә, 2015 елның ноябрендә, җыелган материалларга нигезләнеп, Туган як музее ачылган.

Мәктәп музейларының махсус бер үзенчәлеге бар. Беренчедән, алар укыту-тәрбия учагына әверелә, чөнки барлык җыелган материал укучыларның һәм укытучыларның үз куллары белән эшләнгән, тәртипкә китерелгән һәм алар дәресләрдә бик кадерле, кызыклы күрсәтмәлелелек чарасын үти һәм кайбер дәресләрне музейда үткәрәләр. Икенчедән, музей эшчәнлеге укучылар үзидарәсенең бер рәвешенә әверелә, укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарта. Өченчедән, мәктәп музее - ул тарихи яктан кыйммәтле булган әйберләр җыю урыны гына түгел, ә фәнни-педагогик эшчәнлек алып бару урыны да. Җыелган материалны эшкәртү вакытында, дәресләр өчен әһәмиятле дидактик ярдәмлек эшләнә. Өлкән яшьтәге апалар күз нурларын түгеп, йөрәк җылысын биреп чиккән сөлгеләрен, ашъяулыкларын алып килеп, шушы музейга бирә. Хәзерге яшьләрнең күбесендә милли зәвыкка мөнәсәбәт башка, аларны чиккән сөлге, паннолар кызыксындырмый. Тик халкыбызның милли бизәкләрен, иҗат үрнәкләрен киләсе буыннарга тапшыру максатыннан, туган як музейлары бик кирәкле ядкарьләрне саклаучы урын булып тора.

Тирән белемле, энергияле Валерий Абакаев җитәкчелегендә, мәктәп коллективы яулаган казанышларын тагын да арттыру һәм алда торган биеклекләргә ирешү өчен, зур көч һәм хезмәт куя.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: