Алабуга нуры

Олыларча мөнәсәбәт ачыклау

Шәһәр мәктәпләренең берсендә җиденче сыйныфта укучы кыз социаль челтәрләрдә башкаларны үз укытучыларына каршы тавыш бирергә чакыра. Тик менә классташлары аны хупламый.

Укучы кыз өлкәннәр хисе белән уйнау кебек уйланылмаган бу адымының, гаиләсе өчен ничек бетәсен, нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерәсен башына да кертми.

Классташлары белән каршылыкка керүен иң элек кызның әнисе белә һәм мондый хәлләрдә нәкъ менә гаилә башлыгы вакыйгаларның төбенә төшәргә, үзен күрсәтергә тиеш, дип саный.

Кыз әтисен мәктәпнең беренче катында каршы ала. Кагыйдәләр нигезендә мәгариф учреждениеләренә шәхесне раслаучы документтан башка керү рөхсәт ителми. Укучы кызның әтисе янына үзе төшеп, аны сыйныф бүлмәсенә әйдәвендә дежур администратор бернинди начарлык күрми. Шулай да алар артыннан күтәрелергә карар кыла. Баскычтан күтәрелгәндә үк, ул балалар кычкырган тавыш ишетә. Баксаң, ярсыган ата бер малайны этеп җибәргән, икенчесен якасыннан эләктереп күтәргән. Балаларга хас булмаган әлеге мөнәсәбәт ачыклау мәлендә сыйныф җитәкчесе ашханәдә балалар ашатса, фән укытучысы берничә секундка дип, лаборант кабинетына дәфтәрләргә дип кереп киткән була. Әлеге хәлләрне күреп торган администратор шунда ук чара күрергә тотына: ике малайның да әти-әнисен мәктәпкә чакырта.

Соңрак, бу хәлне тикшергәндә ата-аналар һәм балалар конфликтны тыныч юл белән хәл итәргә карар кыла. Кызның әтисе кирәкмәгәнгә кызып китүен белдерә һәм балалардан гафу үтенә. Әмма татулык озакка сузылмый. Икенче көнне мәктәпкә малайларның берсенең әнисе килеп, улының умырткалыктагы муен өлешенең зыян күрүе турында хәбәр итә. Санаулы секундларда вәзгыять тамырыннан үзгәрә. Моннан тыш, медицина заключениесе белән бергә участок инспекторына зыян күргән яктан гариза да килеп өлгерә. Икенче малайга килгәндә исә, ул да аягын каймыктырып, медицина ярдәменә мөрәҗәгать итә.

- Әлеге вакыйгада балаларның зыян күрүе кызганыч,- диләр мәктәптә. - Кызганычка каршы, барлык җәмәгатьчелек һәр нәрсәдә мәктәпне гаепле күрә. Бу проблемага дөрес якын килү түгел. Балаларның төп тәрбиячеләре ата-ана бит, аннан соң һәр баланың үз характеры, үзенчәлекләре бар. Әти-әни баланың укытучы яки яшьтәшләре белән каршылыкка керүен ишеткәч тә, эшнең асылына төшенмичә йодрык төйнәп теләсә кемгә ташланырга түгел, педагог янына килергә тиеш. Каршылыклы хәлләр туганда, укучы балалар, кагыйдә буларак, сыйныф җитәкчесенә яки психологка мөрәҗәгать итә һәм ярдәм ала, ә бу очракта ниндидер сәбәп белән андый нәрсә булмаган. (Димәк, сыйныф җитәкчесе вакыйгалар уртасында була алмаган яки игътибар күрсәтмәгән дигән нәтиҗә ясарга гына кала- ред. искәрмәсе). Безнең төп бурыч бу балаларга һәм шул исәптән конфликт сәбәпчесе булган кызга да ярдәм итү, чөнки ул үзе дә аңламастан, әтисенә дә зыян салды ич.

Р.S. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган, тикшерү бара. Әти кеше кылганнар РФ Җинаятьләр кодексының 115 нче маддәсе, 1 нче өлеше буенча бәяләнәчәк ( Аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян китерү).

Сәрия Сәрвәрова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!