Алабуга нуры

Онытмабыз, сагынырбыз сезне...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шөгыль үткәрү өчен китаптан мәкаль һәм әйтемнәр эзлим. "Ялкау кеше - ярты кеше, тырыш кеше - алтын кеше" мәкален укуга, күз алдыма Гөлүзә Рәисовна килеп басты.

Безнең 34нче "Салават күпере" татар балалар бакчасында эшләүче тырыш, белемле, акыллы, тәрбияле белгеч иде. "Иде" дим, чөнки вакытсыз үлем 2012 елның 29 декабренда аны бездән аерды. Аңа бары 48 яшь иде. Яңа ел бәйрәменә туган ягына кайту сөенеч-мәшәкатьләре белән уртаклашып, күргән һәрберебезне бәйрәм белән котлап аерылышкан кеше турында икенче көнгә кайгылы хәбәр килеп иреште. "Аяз көнне яшен сукты" гыйбарәсенең мәгънәсен коллективта күбебез шул көнне аңлагандыр. Мәңгелек йортта да яхшы кешеләр күбрәк кирәктер, дигән уй гына күңелгә җылылык бирә, ә күңел яраларыбыз әле бик тирән...

Гөлүзә Рәис кызы Халикова 1964 елның 5 гыйнварында Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында туа. Уфа педагогия училищесын тәмамлаганнан соң Салават шәһәрендә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.1988 елда гаиләләре белән Алабугага күчеп киләләр. Безнең шәһәрдә 28нче "Урман әкияте" балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. 2002 елда безнең бакчабызга өлкән тәрбияче булып эшкә килде. Гөлүзә Рәис кызы югары квалификацияле белгеч, үз һөнәренең чын остасы иде. Коллективта иҗади атмосфера тудыру өчен тырышты, тәрбиячеләргә үзләрен шәхес буларак күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудырды. Педагогик эшчәнлеккә яңа идеяләр кертү, аларны тормышка ашыру буенча оста җитәкчелек итә белде. Бакчабызда эшләүче тәрбияче һәм белгечләрнең һөнәри осталыгын үстерү өстендә аның максатчан эш алып баруы нәтиҗәсендә педагогик коллектив югары нәтиҗәләргә иреште. Бакча базасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә музей педагогикасын куллану буенча тәҗрибә-эксперименталь эшне оештыруга һәм тупланган тәҗрибәне җыеп "Дәү әбидә кунакта" дигән методик кулланманы бастырып чыгаруга да үзеннән күп өлеш кертте.

Гөлүзә Рәис кызы җитәкчелегендә педагогик коллектив балаларга мәктәптә яхшы уку өчен шартлар тудыруга һәм мөстәкыйль, иҗади шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән яңа форма һәм алымнардан файдаланды. Яңа методикалар куллану буенча да һәрвакыт аерылып торды ул. Шәһәр һәм район күләмендә үтә торган төрле бәйге, смотр конкурсларда катнашып, һәрдаим призлы урыннар яулавыбызда да аның өлеше зур. Бакчабызда алдынгы тәҗрибә уртаклашу буенча район күләмендә генә түгел, хәтта региональ семинарлар, семинар-практикумнар, методик көннәр үткәрүдә дә башлап йөрүче һәм оештыручы ул иде.

Аттестациягә баручы тәрбияче һәм белгечләрнең муниципаль эксперт комиссиясе әгъзасы булып торды. "Икетелле балалар бакчасы - мәдәният һәм телләр диалогы" программасын төзүдә актив катнашты. Һәр елны үткәрелә торган "Язгы тамчы" балалар иҗади фестиваленең алыштыргысыз жюри әгъзасы булды. Быелгы уку елыннан татар төркемендә эшләүче тәрбиячеләрнең муниципаль методик берләшмә җитәкчесе итеп билгеләнгән иде. Тырыш хезмәте өчен Россия Федерациясе Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булган өлкән тәрбиячеләрнең берсе булды.

Гөлүзә Рәисовна гаиләсе өчен дә җан атып торучы иде. Ире Тәлгать өчен тугрылыклы, булган хатын, кызлары Ирина һәм Эльвира өчен кайгыртучан, эшчән әни булды. Аларның сәламәтлекләре өчен борчылып, уңышлары өчен сөенеп яшәде. Кияүләре Илмир һәм Фәнилне үз уллары кебек якын күрде, оныклары Булат, Эмилия, Самат турында һәрвакыт мактап сөйләп бетерә алмады. Әнисен яратып, туганнарын якын күреп, биемен, кодагыйларын хөрмәт итеп яшәде. Инде үзенең урыны да оҗмахта булса ярар иде.

Рәсимә Сибәгатуллина,

"Салават күпере" балалар бакчасы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: