Алабуга нуры

Озак яшәү сере — хезмәт сөючәнлектә

Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Гөлсинә Боярова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Гөлсинә Зыятдин кызын Алабугада күпләр белә — бөтен гомерен балаларга багышлаган, пионерлагерьларда, балалар клубларында эшләгән.

Тумышы белән ул Арча районы Яңа Кенәр авылыннан. 1939 елда Гөлсинә беренче сыйныфка укырга бара, ә 1941 елда авырудан әнисе үлә. Шул вакытта Гөлсинәгә нибары 10 яшь була. Ул апасы белән икәү генә кала, әтисе Зыятдин Гыймадиев фронтка китә (сугышка кадәр ул колхоз рәисе булып эшли). Әмма 1946 елда сугышта алган яралардан вафат була.

Гөлсинә Боярова кечкенәдән артист булырга хыяллана. Тугыз сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казан театр училищесына укырга керә, 1952 елда аны уңышлы тәмамлый, гәрчә башта берәү дә аның хәтта керү имтиханнарын да тапшыра алачагына ышанмый. Ләкин Гөлсинә бик тырыш була, яхшылап әзерләнә һәм укырга керә. Анда дүрт ел белем ала. Аннары Әлмәт татар күчмә театрына җибәрелә, ике ел актриса булып эшли. Ике елдан кияүгә чыга. Әлмәттә Максим Горький исемендәге клубта балалар секторы мөдире булып эшли.

Тиздән гаилә Зәйгә күчеп килә (ире төзүче булып эшләү сәбәпле), Гөлсинә анда клуб мөдире булып урнаша. Ә 1961 елда ирен Алабугага күчергәч,

«Кама буе нефте» нефть-газ чыгару идарәсенең мәдәни үзәге булган «Нефтьче» клубы мөдире була.

— Без коллектив һәм аның сәнгать җитәкчесе Григорий Злобнов белән эшне башлап җибәрдек. Клуб каршында үзешчән сәнгать түгәрәкләре, спорт секцияләре эшләде, шәһәр тормышын җанландырып торган төрле чаралар үткәрелде. Балалар да, өлкәннәр дә мәдәни учакка тартылды, — дип искә ала юбиляр.

1966 елда Гөлсинә Зыятдин кызы балалар секторы мөдире вазифасына күчә, анда күп еллар эшли.

1973 елда Алабугада Техника йорты ачылгач, ул учреждение штатына урнаша. Җәйге чорда 10 ел дәвамында «Космос» пионер лагеренда эшли. Пионерлар йорты директоры Нина Сорокина аңа зур ярдәм күрсәтә. Лагерьда эшләгәндә, әйдаманнар һәм медперсоналның хезмәт сөючән коллективы барлыкка килә.

— Безгә системалы рәвештә «Кама буе нефте» нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчелеге һәм профкомы ярдәм итте. Лагерьның барлык хезмәткәрләре дә үз эшләренә намус белән карый. 1973 елда мине Шәһәр Советы депутаты итеп сайладылар. Пенсиядә мин әле тугыз ел «Космос» шифаханәсендә эшләдем. 20 ел «Красная гвоздика» хорында җырладым. Тормыш иптәшем Трофим Антонович белән дүрт ул үстердек. Өч оныгым, оныкчыгым бар. Тиздән тагын бер оныкчыгым дөньяга киләчәк. Алар — безнең горурлыгыбыз һәм шатлыгыбыз. Тормышым шулай узды. Лаеклы ялга 1983 елда киттем, — ди Гөлсинә Боярова.

Гөлсинә Зыятдин кызын юбилее белән котларга район җитәкчелеге, профсоюз комитеты һәм Ветераннар советы вәкилләре килгән иде.

— Бүгенге көндә Нефть-газ чыгару идарәсендә 680 ветеран бар. Бу оешманың кадрлар бүлегендә 30 елдан артык эшләдем һәм Гөлсинә Боярованы бик яхшы беләм. Аны Нефть-газ чыгару идарәсе тарихы дип атарга мөмкин. Ул — бик принципиаль, җаваплы, ярдәмчел. Әгәр аны бер сүз белән тасвирласаң, бу — могҗиза тудыра торган кеше. Ә бүген, 7 майда, Җиңү көне алдыннан, ул Татарстан Президенты белән очрашуга бара, — ди Нефть-газ чыгару идарәсе Ветераннар советы рәисе Надежда Мельникова.

Олы яшьтә булуына карамастан, Гөлсинә Зыятдин кызы күп укый, шул исәптән җирле «Новая Кама» газетасын да.

— Тормыштан калышмаска тырышам. Күптән түгел мине «Красная гвоздика» ансамбле җитәкчесенең 75 яшьлегенә чакырдылар, — ди Гөлсинә апа.

Озын яшәүнең сере нәрсәдә соң дигән сорауга, әңгәмәдәшем болай дип җавап бирде:

— Мин бик күп эшләдем. Пенсиягә чыккач та, өйдә эшләдем. Һәрвакыт. Үзем җыештырам, үзем ашарга әзерлим. Улым кайвакыт мине аяк өсте йөрүемә ачулана, янәсе, ял итәргә кирәк. Ә мин болай дип әйтәм: кул кушырып утырырга түгел, ә эшләргә кирәк. Күп укырга һәм тормыштан зарланмаска. 


Фотода: «Кама буе нефте» нефть-газ чыгару идарәсе профкомы Гөлсинә Боярованы юбилее белән котлады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: