Алабуга нуры

Паник һөҗүмнән ничек котылырга?

Бу сорауга психолог Рузилә Казанцева-Әхмәтшина җавап бирә.

Соңгы вакытта паник һөҗүмнән (панические атаки) җәфа чигүчеләр саны арта. COVID-19 белән авыручылар да, авыру билгеләре белән беррәттән, көчле курку хисе барлыкка килүе турында сөйли. Мәскәү хастаханәләрендә ятучыларга психолог ярдәме дә күрсәтелә башлаган.
Нәрсә соң ул паник һөҗүм? Кешене иң башта курку биләп ала. Ул артканнан-артып, һөҗүмгә әйләнә. Кешегә бу халәттә тагын да куркынычрак була башлый. Күп итеп адреналин бүленә. Адреналин бүленү куркуның тагын да артуына китерә. Шунлыктан, бу «ябык түгәрәк» дип атала.
Бу түгәрәк эчендә кешенең йөрәк тибеше көчәя, тыны кысыла, куллары һәм тәне калтырый, салкын яки кайнар тиргә бата, башы әйләнә, косасы килә башларга мөмкин. Үзен һөҗүм эчендә калган мескен кол итеп хис иткән кеше чынбарлык белән бәйләнешен югалта. Аны үлем турындагы куркулы уйлар били. Чынлыкта, бу бик авыр халәт. Кешенең коты алына, буыла башлый, ул куркудан чыгу юлын таба алмый, тагын да көчлерәк курка. Хәзерге заманда психик халәткә аеруча зур игътибар кирәк. Вегетатив кан тамырлары дистониясе, йөрәк клапаннары зәгыйфьлеге булган, нечкә күңелле, тормышта психик җәрәхәтләр алган кешеләргә психологлар белән эшләё зарур (Күңеле җәрәхәтсез кеше бар микән соң ул дөньяда?). Чөнки һәр ярадан соң күңелдә эз кала. Мондый хәлләрне дөрес итеп кичерә белү бик мөһим.
Күп вакытта «калын тиреле» кешеләр күңел төшенкелегенә бирелүчеләргә:
«Тынычлан инде», — дип җиңел генә әйтеп куярга ярата. Ләкин андый сүзләр генә булыша алмый. Киресенчә, кеше үзен тагын да кимсетелгән итеп сизә башларга мөмкин. 
Һәр өлкәдә дә үзенә хас үзенчәлекләр булган кебек, әлбәттә, безнең психиканың да үзенә хас үзенчәлекләре бар. Шуңа күрә психикага, тәнеңә, җаныңа игътибар бирми яшәргә ярамый. Үзегезне яратырга өйрәнегез дигән сүзләр шушы хакта. Психологлар, психотерапевтлар үзеңне өйрәнеп, белеп, үз тәнеңнән килгән сигналларны ишетергә, эчке дөньяң белән дуслашып, хуҗа ролендә яшәргә өйрәтә. 
Әгәр кешенең психик халәте бик нык зыян күргән булса, дарулар белән дәвалый торган белгечләргә — психотерапевт, психиатрга барырга туры килә. Хәзерге көндә психиатрия авырулары буенча Татарстан өченче урында тора. Ләкин кешеләр дөрес аңласын иде. Кызганычка каршы, күбесе психик халәтне яшереп калып була дип уйлый, белгечкә барырга куркып, үзенә һәм башкаларга да зыян китерә. Качып яткан психик яра стресс вакытында ачылып китеп, кешене тулысынча биләп ала. Кешеләрне профилактика, гигиена белән шөгыльләнергә чакырасым килә. Кешенең күңеле нечкә, битлек киеп, уйнап кына яшәп булмый, үз организмың белән дуслышырга кирәклеген искәртәм.
Паник һөҗүм вакытында нәрсә эшләргә? Иң беренче үзеңне хуҗа-хуҗабикә ролендә тотарга. Курку хисе биләп алганда, аңа бирелмәскә кирәк. Аңлатып китәм.
«Доминант» дигән төшенчә бар. Профессор, атаклы галим, физиолог, психолог, дин белгече — Алексей Ухтомский тәҗрибә уздырган. Ул этләрнең тәненә токның килү тизлеген, ничек тәэсир итүен тикшергән. Бер мәлдә этләрнең электр тогына битараф калуларын күргән. Башта эш ут чыбыкларында түгелме дип тикшереп тә караган, ләкин ток килүен дәвам иткән, ә этләрнең аңа игътибар итмәгәнлеге ачыкланган. Алексей Ухтомский этләргә токның йогынтысы бетүен, аларның бу вакытта үз шөгыльләре белән мәш килүдән икәнен аңлап алган. Һәм шулай ул зур ачыш ясаган — аны доминант көче дип атаган.
Димәк, кешеләр дә, хайваннар да нерв эшчәнлеге буенча бары иң көчле, организм өчен иң кирәкле булган доминантка бөтен игътибарын юнәлтәләр. Икенчесе инде алай көчле тоелмый, сизелми. Шунлыктан, паник һөҗүм вакытында кеше бу турыда белеп, һөҗүмгә мескен булып барып кермәскә тиеш. Паник һөҗүмне беренче урынга куйса, ул доминант ролен алып, кешене басып ала, кеше бу халәткә кереп «бата». Тын кысыла башлау, йөрәк тибеше көчәю, кул калтырый башлау белән кеше икенче доминантка күчәргә тиеш. Мәсәлән, бирелеп дога укый башларга, шул вакытта үзеңне кочакларга, сыпырырга. Кулларны язып массаж ясый башларга. Бармакларны кысарга, ачарга. Суларга. Җырларга. Гимнастика ясарга. Үз транспортыңда булсаң, саф һавага чыгарга яки телефоннан берәр яхшы хәбәр укый башларга. Фотография карарга. 
Шулай ук башка авырулар вакытында да паник һөҗүм килеп кушылырга мөмкин. Ул вакытта да дога укырга, медитацияләр үткәрергә, үзеңне кулда тотып организм белән бәйләнешне югалтмыйча, аның белән сөйләшү кирәк. Мәсәлән, курыккан, авырткан өлеш — ул эчтәге бала. Балага курыкканда кем кирәк? Әни кирәк. Паник һөҗүм вакытында куркып калган балагызга зур Әни булып, аны тынычландыра башларга, аңа җитмәгән назны биреп, аның белән сөйләшергә кирәк: «Мин синең белән», «Сула, ела, көл, мин сине кабул итәм», «Мин сине яратам, мин иң беренче мәхәббәтемне сиңа бирәм» дип тынычландырырга кирәк. Әлбәттә, монысы тиз ярдәм. Үзеңнең психик халәтеңне белгәч, психологка, психотерапевтка барырга кирәк.
Бу һөҗүмнәрнең башы була. Шул ачкычны табарга белгечләр белән уздырылган сеанслар ярдәм итә. Кемдер кечкенә вакытта куркып калган була, кемдер әти-әнисен югалткан, кемдер кыерсытылган, кемдер мендәр астында капланган хәлдә тынсыз калган, кемдер туганда авыр туган, кемнедер көчләгән булганнар... Кешеләр үзләренең күңел яралары онытылыр дип яши. Чынлыкта, яраларны чистартырга кирәк. Уйлап карагыз әле, әгәр дә тәндәге эренле яраларны чистартмасак, алар нишли? Тешне чистартып тормасак, чәчләрне юып тормасак, нәрсә була? Нишләп соң әле без, кешеләр, җанны чистарту кирәклеген онытып җибәрдек? Бәлки 2020 ел безнең нинди сулыш белән яратылганыбызны искә төшерә торгандыр... Сораулар күп: Кем мин? Нәрсә мин? Нәрсә өчен мин? Болар фәлсәфи сораулар гына түгел. Бу дөньяның ничек яратылуы, кешеләрнең биологик һәм рухи яклары барлыгын күрсәтүче сораулар. Җаваплар сездән, дуслар.
Сау сәламәт булып, үзебез белән чын мөнәсәбәттә булып, игелекле яшик. Аллаһы Тәгалә барлыгын йөрәктән тоеп сулыш алыйк.
Рузилә КАЗАНЦЕВА-ӘХМӘТШИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: