Һәр чүплеккә – камера
Алабугадагы чүп-чар өемнәре белән көрәшкә заман технологияләре җәлеп ителә башлаячак.
Шәһәр-район җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә вакытында бушатылмаган чүп контейнерлары, "Идел буе экологик компаниясе"нең эшчәнлеге темасы күтәрелде. Әлеге проблема яңа түгел, ул кызыл җеп булып сузылып, бу турыда һәр киңәшмәдә сөйләшү гадәткә кереп бара, ахрысы. Шәһәрнең кайбер урамнарында чүп савытлары вакытында бушатыла башлады, тик менә тулаем алганда әле хәл начар.
Тулып ташыган, өсләрендә эте-мәчесе-каргасы казынган чүп өемнәре шәһәрнең визит карточкасына әверелгәнче нидер эшләргә, ниндидер чаралар күрергә кирәк. Чүп чыгару өчен җаваплы "Идел буе экологик компаниясе"н үз эшләренә салкын карашта гаепләү - иң җиңеле. Һичшиксез, чүп контейнерларын чиста тоту өчен алар җавап бирә. Тик менә без еш кына теге яки бу оешманы эшсезлектә гаепләп, үз хаталарыбызны күрмибез.
"Идел буе экологик компаниясе" бу юлы эшлекле киңәшмәгә видеокүзәтү камерасы төшереп алган кадрлар белән килгән. Күрсәтелгән кадрларда - буш яки ярым буш контейнерлар, ә алар тирәсендә - чүп өеме. Димәк, контейнерлар тирәсендәге территориянең чүпле булуына без - алабугалылар гаепле. Мәсәлән, әнә Горький урамындагы көнкүреш калдыкларын ташлый торган урынга чит ил машинасы килеп туктады. Машинадан төшкән кеше чүп тутырылган капчыкларын контейнерга берничә метр кала ташлап китеп барды. Аның артыннан йөк машинасында килүче дә нәкъ шулай эшләде. Залда утыручылар тәртип бозучылар арасында хәтта Алабуганың билгеле эшмәкәрен танып алырга да җитеште.
Әлеге кадрларны караганнан соң шәһәр башлыгы Геннадий Емельянов гаеплеләргә тиешле җәза бирмәгән башкарма комитет һәм административ комиссия эшчәнлегенә ризасызлыгын белдерде.
Прокуратура вәкиле хәбәр иткәнчә, әлеге төр тәртип бозу урында ук тотылган очракта участковыйлар беркетмә төзергә хокуклы. Ә инде шәһәрне аңлы рәвештә чүпкә батыручыларны, ямьсезләүчеләрне моннан соң видеокамералар төшерәчәк, дип ассызыклады башлык.
Шәһәрдәге чүп проблемасы моннан соң да контрольдә калачак. Димәк, теләсә кайда чүп ташлаучы алабугалыларның һәм тәртип өчен җавап бирүче җитәкчеләрнең начар исле бу мәсьәлә белән бәйле видеокадрларда мәңгеләштерелү ихтималы бар.
Фәридә ӘСКӘРОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.1600
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.44300
-
28 июнь 2022 - 11:45Волонтеры АО «Транснефть — Прикамье» помогли в организации всероссийского праздника, посвящённого Дню молодежи в Казани Центральным местом проведения мероприятия стал парк «Урам».16000
-
28 июнь 2022 - 10:3326 июньдә Алабугада Яшьләр көнен билгеләп үттеләр Бәйрәм Яшьләр стадионында — Шишкин буаларында үтте.15000
-
28 июнь 2022 - 09:01АО «Транснефть — Прикамье» обеспечивает надежность функционирования производственных объектов АО «Транснефть — Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, Республиках Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Свердловской и Кировской областях.14900
-
29 июнь 2022 - 13:30Алабугада салкын су һәм ут булмаячак 17.00 сәгатькә кадәр су һәм ут булмаячак дип хәбәр итәләр.12800
-
28 июнь 2022 - 18:01Татарстан буенча Росгвардия идарәсе контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү турында игълан итә Тулырак мәгълүматны 8 (843) 231-44-48 телефоны буенча белергә мөмкин.12400
-
29 июнь 2022 - 09:40Алабугада Спас ярминкәсе август аенда узачак 5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.10500
-
29 июнь 2022 - 10:40Алабугада Яшьләр көнендә 3 меңнән артык кеше булды Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен кызыклы һәм бай программа оештырылган иде.9700
-
30 июнь 2022 - 15:10Ринат Мөхәммәдиев: «Кесә китаплары бүгенге көндә популярлык казана» Бу — кечкенә, кесә форматындагы басмалар.9000
-
30 июнь 2022 - 10:00«Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» Строительная компания ООО Специализированный застройщик «Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» на берегу озера Средний Кабан в Приволжском районе Казани.7400
-
30 июнь 2022 - 13:01Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабын тәкъдим итү чарасы үтте Китап «Казан утлары» журналы редакциясе һәм «Татмедиа» җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарылган.7100
-
30 июнь 2022 - 08:30Ел башыннан бирле дәүләт автоинспекторлары Алабугада 200ләп исерек шоферны тоткарлаган Шуларның 31е исерек килеш руль артына кабат эләккән.6900
-
30 июнь 2022 - 11:00Алабугалыларны «Спортлы җәй-2022» гә чакыралар Чаралар җомга көннәрендә Гуляй паркта уза.6700
-
30 июнь 2022 - 09:40Автоматизация агробизнеса: как это происходит В Республике Татарстан стартовала программа поддержки автоматизации СХТП.6600
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.6600
-
30 июнь 2022 - 12:30Алабугалылар өчен ял паркында кино күрсәтәчәкләр Халык ачык һавада «Кире» фильмын карый алачак.6300
-
28 июнь 2022 - 08:02С 29 июня Росреестр Татарстана и МФЦ переходят на безбумажный документооборот Что изменится для татарстанцев при подаче документов на оформление недвижимости.5600
-
1 июль 2022 - 10:00Она мечтала с детства стать врачом Ещё в школе знала, что будет лечить детей! И речь о враче-педиатре Елабужской ЦРБ.3100
-
1 июль 2022 - 11:00Алабугада аттестатлар һәм алтын медальләр тапшыру тантанасы үтте Ул шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.3000
-
1 июль 2022 - 09:20АО «Транснефть — Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть — Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.2900
-
1 июль 2022 - 14:05Җәй көне зелпене ашап калырга кирәк Аның яфрагы, җимеше һәм кайрысы да файдалы икән.1900
-
1 июль 2022 - 15:15Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак.1700
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк 1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.1600
-
1 июль 2022 - 12:00Алабугалылар Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте 25 июньдә Ленинград өлкәсендәге Всеволожск районының Энколово авылында кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык күңел ачты.1400
-
1 июль 2022 - 16:55Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршы алырга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» исемле сәламәтләндерү комплексы кунакларны каршы алды.1000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика