Алабуга нуры

Һәр кешегә үз язмышы насыйп

Алабуга районындагы ике йөз елдан чак кына артык тарихы булган Көек авылы инде бетүгә бара. Заманында үзенең мәчете, башлангыч мәктәбе булганлыгын күз алдына китерүе дә кыен.

Җәен – салада, кышын – калада

Бүген биредә нибары бер йортта ел әйләнәсе ике кеше – ирле-хатынлы Шәмгун һәм Җәмилә Сафиннар яши. Аларның да яше сиксәнгә якынлашып килә инде. Хәер, табигать хозурлыгында урнашкан әлеге авылны кышкы йокысыннан, язгы оеганлыгыннан уятып, май җитүгә, берничә өйгә җан керә. Оныкларын ияртеп, карт һәм карчыклар кайтып төшә. Ял көннәрендә, аларның хәлләрен белешергә, җиңел машиналарында ул һәм кызлары кайткалый. Сентябрьнең көзге хәбәрчесе булып, көяз каеннар сары төскә манылган яфракларын җил иркенә очыра башласа, әби-бабайлар кабат төенчекләрен төйнәп, кабат кала тарафларына кузгала. Күзләрендә яшерен сагыш, бер дә китәселәре килми үзләренең, әмма башка чаралары юк, алда кар һәм бураннары, салкын һавалары белән озын кыш көтә. Газсыз һәм сусыз дип әйтерлек (торакны ягып җылытып, суны ташыйсы бар ич) урында ничек кышламак кирәк. Боларга өстәп, кулдан эш, тәннән – көч киткәнен дә искә алсак, гомер озынлыгын санаучы елларның исәбе сиксән-туксанга җиткәч, ничек инде балалар һәм оныклар тәрбиясенә мохтаҗ булмыйсың, ди. Китә  инде акәбиләр. Кефекләренә эленгән күз яшьләрен, башкаларга сиздерми генә яулык чите белән сөртеп куялар да, артык сүз куертмыйча, капка төбенә килеп туктаган машинага чыгып утыралар. Андыйлар арасында быелның сентябрендә тугызынчы дистәсен тутырган Газзәбану әби Вәлиуллина да бар. Ул да 90 яшьлек юбилее белән котлап район хакимиятеннән, Илмәт җирле үзидарәсеннән килгән вәкилләрне өч кызы һәм кияүләрен, киленнәрен, 9 оныгы һәм 14 оныкчыгын, туган-тумачасын (хәтта ерак Алманиядән кайткан туганы бар), авылдашларын 70 еллап яшәгән нигезендә кабул иткәннән соң, киләсе елның маена кадәр яшәп торырга дип, Алабуга һәм Чаллы якларына китте.

Алабугада аны кызлары Зөлфия, Әлфия, Чаллыда Гөлсәрия көтә. Һәркайсы: “Әни, үземә кил!” дип чакырып торалар, һәм ул анда кадер-хөрмәттә яши. Газзәбану әби моңа лаек. Моны кызлары-кияүләре яхшы белә. Вакытында җиде бала (өч малай һәм дүрт кыз) тудырып, аларның дүртесен  соңгы юлга озаткан Ана (әле дә түзә ана йөрәге) ничек шулай хөрмәтләнмәскә тиеш?

 

Ядегәрдәге тормыш

Газзәбану апаның туган авылы – Ядегәр. Инде алдарак әйткәнебезчә, 1928 елның сентябрендә, Сәгъдәтулла Әхмәтшин агай белән Маһипҗамал җиңги гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга аваз салган Газзәбану. Маһиҗамал апа тапкан сигез кыз баланың өчесе бер-бер артлы гүр иясе булган. Газзәбанулары, кай арада тәпи киткән дә, ни арада авылдагы башлангыч мәктәпнең беренче сыйныфына укырга кергән. Күз генә тимәсен, аерылмас дус кызы Рәйхана белән бер кашыктан диярлек ашыйлар. Урамдагы уенга да җитәкләшеп чыгалар, әниләре эш кушса, аны да бергәләп үтиләр.

Бишенче сыйныфка Иске Юраш җидееллык мәктәбенә төште Газзәбану. Анда да дусты Рәйхана белән. Аерма шунда: Рәйхананың аягында җәен-кышын күбесечә чабата (алты яшеннән әтисез калган кызның янә бер сеңелесе һәм энесе бар), Газзәбану аягында тирән эчле галуш, кышын – киез итек. Берсендә Газзәбану дустын кызганып, әнисеннән ялынып, Рәйхана өчен киез итекләр сорап ала. Мәктәпне тәмамлау авыр сугыш елларына туры килсә дә, анысын да ерып чыктылар.

 

Урлану

Үсеп буй җиткергән Газзәбану егет-җилән күзе төшмәслек кыз түгел иде. Авылларында аң кызыгып йөрүчеләр дә бар, кыз моны сизә.Авылда гына түгел, бөтен илдә ир затына кытлык булса да, иренендә ана сөте кипмәгән теләсә нинди егет кисәгенә ябышып чыгасы килми Газзәбануның. Әле үзенә дә 19 яшь кенә тулып китте. Кирәк чагында колхозның сарык һәм бозау фермаларында эшли. Дусты Рәйхана белән кичке уеннарга чыга. Ахирие янына Илмәттән Хуҗа атлы егет килеп йөри, Себер шахталарында эшләп кайткан, диләр, чибәр үзе. Рәйхана да, шагыйрьләр теле белән әйтсәк, бер кашык су белән йотарлык. Ифрат пар килгәннәр.

Бүгенгедәй хәтерендә: 1948 елның Май бәйрәмнәре алдыннан авыл яшьләре көче белән Шәриф Камалның “Беренче театр” комедиясен сәхнәләштерергә әзерләнәләр. Репетицияләр тәмам, инде спектакль куеласы кич тә җитте. Газзәбану нык дулкынлана, аңа Биби ролен башкару йөкләнгән. Асрау кыз Бибинең зиһене таманча булган кебек, өстендәге киемнәре дә сәләмә, роле шундый. Авыл клубының шыгрым тулы залында алма төшәрлек тә урын юк, спектакль зур уңыш белән бара. Менә тамаша тәмамланып килә. Шул чагында грим бүлмәсенең урам якка чыгу ишегеннән кайсыдыр кереп, Газзәбануны бер генә минутка чакыра. Кыз “нишлим микән?” дигән мәгънәдә Рәйханага карый. Дусты: “Чакыргач, чык!” дигәнне белдереп, аңа күз сирпи. Һәм... Газзәбану урамга атлый. Шул чагында аны Көек авылына урлап алып китәләр. Бер иптәше белән Хөсни атлы егет килгән икән. Әйтүенчә, күптәннән кызны ошатып йөри, имеш. “Я, Аллам, дөресме бу? Хөснетдин ихлас сөйлиме, әллә шаяртып кына әйтәме? Фронтовик егет, утны-суны кичкән кеше!” Газзәбануның башында йөз төрле сорау бөтерелде. Нишләргә соң?

Ядегәр авылының клуб мөдире Гасыйм ага залдагы халыкка Газзәбануның яңарак кына көеклеләр тарафыннан урлануы турында сәхнәдән хәбәр ирештергәч, бериш яшь-җилкенчәк “калай әтәч”ләнеп аны кире кайтармакчы булып, лаф оралар. Ахыр чиктә, кайбер өлкәннәрнең үгетләвенә колак салып, уйларыннан кире кайталар. Кыз карышса, алып китмәсләр иде, дигән фикер өстен чыга.

Хөснетдин Вәлиуллиннар өендә булачак киленнең кайту ихтималы турында хәбәрдар булганнар икән, яшьләр бусагадан атлап керүгә, аларны өлкән Вәлиуллиннар ачык йөз, хәзинәдә булган нигъмәтләрен өстәлгә тезеп каршылыйлар. Икенче көнне – 1 майда – мулла чакыртып, никах укыталар. Шул көннән Газзәбану һәм Хөснетдин Вәлиуллиннарның парлы тормышлары башлана. Ире белән яшәү вакытында (тәгаенрәге, уналты ел эчендә) Газзә апа җиде бала алып кайта. Кызы Зөлфиянең әйтүенә караганда, шуларның алтысын өй шартларында тапкан ул. Балаларын тудыруга бәйле бер эпизодны Газзәбану әбекәебез бик яхшы хәтерли. Төпчек баласы Фидаилне бала тудыру йортында тапкан. Кирәк бит, нәкъ шул чагында яшьлек ахирие Рәйхана (инде Рәйхана атлы хатынның минем газиз әнием икәнлеген дә әйтергә кирәктер) шулай ук төпчеген – алтынчы баласы Гөлфәнияне тудырып, биредә ята. Ни кызганыч, өзлегүдән, әниебезнең ул чагында температурасы 39-40ка җитә, ул инде баласын имезүдән мәхрүм, күкрәк сөте югалган, нарасый елап ярсып беткән.Ана белән баланың тормышына куркыныч янаган мәлдә, хәлне дөрес аңлап, һәм бер санитарканың киңәшен тотып, Газзәбану апа ярдәмгә килә: унбер көн дәвамында Гөлфәниягә күкрәк сөтен имезә, аны юындырып, чүпрәкләрен алыштырып тора.

– Беренче мәртәбә күкрәк сөтен туйганчы ашаганнан соң, бәләкәч тәүлек буе йоклады, дустым үзе дә ял итте. Аннары инде ун көндә тернәкләнделәр, хәлсезлек һәм чирләре тәмам юкка чыкты, – дип сөйләде изге күңелле Газзәбану апа гади генә итеп.

Менә хәзер, ошбу хәлләрдән соң илле биш еллап вакыт үткәч, мин туксан яшьлек әбекәй каршында рәхмәт әйтеп башымны иям, безнең гаиләбез өчен иң кадерле затларны саклап калган бит ул.

Шулай да тормыш Газзәбану Сәгъдәтулла кызын күп яклап сыный: узган гасырның җитмешенче еллар ахырында котылгысыз үлем ире Хөснетдинне илле биш яше тулар-тулмас үз кочагына алса, 1984 елда, хәрби хезмәттән кайтырына нибары ике атна калып барганда, Приморье краеннан төпчек улы Фидаилнең үлү хәбәре килә (корал белән эш иткәндә. Бер иптәше ялгыш тәтегә баскан, диләр). Моңа ничек түзәргә? Фидаилнең җәсәден табут белән ишегалдына алып кергәч, ана аңсызланып егыла. Ахириенең улын соңгы юлга озатырга Илмәттән Рәйхана Шәһидулла кызы да килгән була, ул да хушын җуя. Шәфкать туташлары зур авырлык белән аларны аңга китерә. Бу вакытта Фидаилнең җансыз гәүдәсен гүргә иңдерәләр инде. Озата кайтучы хәрбиләргә “табут капкачын ачмаска!” әмере ирештерелгән булса да, халык бик каты шаулашкач, тегеләр табутны ачарга мәҗбүр була.

1995 елда өлкән улы Рифнурны (1952 елда туган), бер елдан – 1996 елның декабрь ахырында – совет-әфган сугышының иң хәтәр чагында канкоеш эчендә йөреп тә (1980-1982 еллар) улы Илдусны югалту ачысын да кичерергә туры килә күп балалы анага. Моннан ике ел элек иң өлкән баласы – Морт авылында яшәүче кызы Рузилә дә арабыздан вакытсыз китеп барды. Әнисенеке кебек, аның да йөрәге Фидаилне юксынып һәм сагынып сызган икән. Соңгы вакытларда ул сөекле энесенә багышлап мөнәҗәтләр дә язган. Берсендә шундый юллар бар:

Кыр казлары очып узды,

Моң түгеп, каңгылдашып.

Мин армиягә киттем,

Авылдан саубуллашып.

Күкрәгемә ядрә тигәч,

Акты минем каннарым.

Кызыл гаскәр сафларында

Чыкты минем җаннарым.

Озын мөнәҗәтнең һәр юлы сыкрану, ачы моң белән тулган.

 

Каладагы тормыш

Вакытыннан алда җиде баласының дүртесен югалту хәсрәтенә ничек түзгәндер Ана йөрәге, ул үзе генә белә. Тормыш юлындагы исендә калган күп эпизодлар турында сөйли дә сөйли ул. Бәлки, шул рәвешле күңелен бушата, җанына җиңеллек табадыр. Хәтере искиткеч әйбәт аның, башында ак чәчләре дә юк диярлек. Кызы Зөлфия (мин Газзәбану апа белән очрашкан  көнне, ул шушы кызларында иде) әйтүенчә, әниләре газета укыганда яисә кулына энә-җеп тотып утырганда күзлек кими икән. Монда инде “сөбханалла!” дип сокланырга гына каладыр.

Язмабызның башында әйтелгәнчә, акәбиебез калада яшәп алу вакытында, кызларының әле берсендә, әле икенчесендә тәрбияләнә. Аңа зур хөрмәт һәм ихтирам ачык күренә, чөнки урыны түрдән: кызы Зөлфия һәм кияве Мансур өч бүлмәле фатирларының зал ягын әниләренә тәгаенләгәннәр, Газзәбану әбекәебез йомшак диванга җайлап урнашып, каршындагы алагаем зур экранлы телевизордан ниндидер татарча каналларның берсе буенча концерт карый иде. Газзәбану апа үзе дә аларны мактап туя алмый:

– Бигрәкләр дә ачыклар инде, балакайларым, Илмәттә яшәүче киленем Гәүһәрия дә шундый әйбәт, – ди.

Шулай булуы бик яхшы! Безнең хәзерге җәмгыятьтә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең башлыча акча-байлыкка, үзара файдалы аралашуга гына калып баруы күзәтелгән бер вакытта, Газзәбану җиңги һәм аның якыннарының адәми затларга хас сыйфатларны саклап калуы һәм югары әхлак-әдәп кагыйдәләре буенча яшәве икеләтә куанычлы күренеш. Арабызда андыйлар күбрәк булсын иде.

Фирдәвес ХУҖИН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: