Алабуга нуры

Һәр ветеранга аерым игътибар

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә кадәр сугышта катнашучыларның барысы да теләге буенча санатор-курорт юлламалары белән тәэмин ителергә тиеш.

Бу турыда Алабуга халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Прохорова хәбәр итте. Бүгенге көндә районда 28 сугыш ветераны яши, әмма сәламәтлекләре буенча аларның барысы да юлга чыга алмый, дип аңлатты Светлана Виктор кызы. Шуңа күрә әлегә 9 сугыш ветераны шифаханәдә сәламәтлекләрен ныгытырга теләк белдергән. Билгеләп үтик, сугыш ветераннарын юлламалар белән тәэмин итәргә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев тәкъдим итте. Шуңа күрә сугыш ветераннары Лидия Горбунова һәм Николай Гранов өчен ике юллама җирле бюджет хисабына алынды. Шулай ук сугышта катнашучылар өчен санатор-курорт юлламаларын спонсорлар – НГДУ “Кама буе нефте” һәм “Эссен Продакшн АГ” предприятиеләре биргән.

Шушы көннәрдә шифаханәгә барырга җыенучыларның берсе – Сталинград өчен сугышта катнашкан Мулла Нәҗипов. Әлегә ул район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә ветераннарны савыктыру программасы кысаларында стационар дәвалау уза. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ветеран махсус шартларда урнаштырылган, аның палатасы телевизор, микродулкынлы мич һәм башка техника белән җиһазландырылган. Сугыш инвалидлары һәм анда катнашучылар өчен мондый палаталар үзәк хастаханәнең һәр бүлегендә бар. Дәвалау программасы табиб тарафыннан махсус төзелә.

– Терапия бүлеге мөдире Ринат Мотыйгуллин миңа стационар дәвалау узарга тәкъдим итте. Мин шунда ук ризалаштым, чөнки соңгы вакытта башым еш авырта. Система куйгач, хәлем җиңеләя. Табибларга рәхмәт. Миңа бер атна дәвамында аякка басу бик мөһим, чөнки әле оныгымның туена Яр Чаллыга барасым бар. Ул киләсе атнада кияүгә чыга. Соңрак шифаханәгә барырга ниятлим.

Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Людмила Гришина сүзләренә караганда, бүгенгә Бөек Ватан сугышы ветераннарын савыктыру программасы кысаларында барлыгы 600гә якын кеше – ветераннар, сугыш инвалидлары, тыл хезмәтчәннәре һәм ветераннарның тол хатыннары комплекслы медицина тикшеренүен үткәннәр. Пациентларның яше белән бәйле рәвештә медицина тикшерүе киңәйтелгән иде – әйтик, ветераннарның кайберләре, күрсәткечләр буенча, МРТ аппаратында (магнит-резонанс томографиясе – Автор иск.) тикшерелде. Табиблар бәяләмәсе буенча аларның кайберләре амбулатор дәвалауга, кемдер стационарга госпитализацияләүгә мохтаҗ. Шулай ук тикшерү нәтиҗәләре буенча 10га якын кеше шәхси тернәкләндерү планын төзү өчен медик-социаль экспертизага юнәлтелгән. Людмила Гришина сүзләренә караганда, 2019 елда тәүлек буе һәм көндезге стационарларда 280 дән артык ветеран дәваланган. Тагын 30га якын кеше “өйдәге стационар” программасы буенча дәвалану үткән. Бу шундый дәвалау формасы, бу очракта табиб пациентның өенә килә, даруларны шулай ук медицина хезмәткәрләре ветеранның өенә алып кайта, дип аңлатты Людмила Гришина.

Аның сүзләренә караганда, комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча сугыш ветераннары арасында йөрәк-кан тамырлары һәм неврология авырулары күбрәк күзәтелә.

– Алар инде 90 яшьтән узып киткән кешеләр, әлбәттә, сәламәтлекләренең какшавы аңлашыла. Әйтергә кирәк, күзләре белән дә проблемалары бар, нигездә ул катаракта. Бу авырудан алар офтальмология бүлегендә ачык ысул белән яки витроэктомия (күзнең пыяласыман җисемен бетерү буенча югары технологияле операция) ярдәмендә дәвалана.

Теләкләре буенча без ветераннарны республика башкаласына операциягә җибәрә алабыз, анда алар мәҗбүри медицина иминияте буенча дәвалана ала, – дип өсти Людмила Гришина, – әмма олы яшьтәге кешеләр ерак юлга чыгарга теләми, шуңа күрә бездә дәвалануны өстен күрәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: