Алабуга нуры

Рак: ничек кисәтергә

Дөньяда ел саен 10 миллион кешедә рак табыла. “Онкология” диагнозы көн саен 27 мең кешегә куела булып чыга, шуларның 1,5 меңе – россиялеләр. Алабуга районында бүген 1700 кеше онкологта исәптә тора. Ике ел эчендә әлеге коточкыч диагноз районның 300дән артык кешесенә куелган.

Алабуга Үзәк район хастаханәсе онкологы Денис Таджибаев шундый мәгълүматлар белән таныштырды.

− Денис Рафикович, онкологияле алабугалылар саны ел саен арта –булып чыга?

– Әйе, ләкин мондый хәл безнең районда гына түгел, ә бөтен дөньяда күзәтелә. Хәзер безнең төп бурыч – пациентлар тулы тормыш белән яшәвен дәвам итсен өчен, бу авыруны иртә стадиядә ачыклау. Яман чирне иртә стадиядә ачыклау – бу 100 процент терелеп була дигән сүз.

– Аны иртә стадиядә ачыклау өчен, ракка тикшерүне никадәр еш узарга кирәк?

– Ел саен тулы медицина тикшеренүе узарга кирәк. Тире, лимфа төеннәре,  калкансыман биз, сөт бизләрендәге үзгәрешләрне пациент үзе дә күрә ала. Күренү бүлмәләрендә аналык муентыгындагы, туры эчәктәге авыруны; теш табибы, лор-табибы – авыз куышлыгындагы һәм борын-тамактагы авыруларны таба ала. Күпләр бу чир аларны урап узыр дип уйлый, вакыт җитмәүгә сылтап, тикшеренми. Үз сәламәтлегең турында онытырга, табибка күренүне аннан соңга калдырырга ярамый. Статистика буенча, узган елда онкологиянең 334 яңа ачыкланган очрагының 98е – 1нче стадия, 80е – 2нче стадия, 61е – 3нче стадия, 82се – 4нче стадия. Һәр дүртенче пациентта азган стадия. Диспанцеризацияне вакытында узу яман чирне иртә ачыкларга ярдәм итә. 2015 елда Алабуга районында ракның 33 очрагы ачыкланган, аларның иртә стадияләре 87,9 процентны тәшкил иткән, 2016 елда – 49 очрак, шуларның 85,7 проценты – 1,2нче стадияләр, 2017елда – 54очрак, 79,6 проценты иртә стадия.        

– Онкология белән интегүче алабугалының уртача статистика сурәтен төзергә мөмкинме?

– Нигездә болар 60 яшьтән 69 яшькә кадәрге кешеләр. 2017 елда яман шешләр 15 яшьтән алып 19 яшькә кадәрге 3 мөрәҗәгать итүчедә ачыкланган, 20-24 һәм 25-30 яшьлекләр арасында авыручылар саны шулаай ук өчәү. Авыруның тугыз яңа очрагы 30-34 яшьлек пациентларда табылган. Хезмәт өлкәсенә килгәндә, берсүзсез, рак белән авыру куркынычы зуррак булган һөнәрләр бар. Бу – нефть-химия өлкәсендә эшләүчеләр, лак, краска, химик , металл, пластмасс әйберләр белән эш итүчеләр, хлор, файдалы казылмалар табу белән шөгыльләнүчеләр, һәрдаим кояш астында, җилдә, пестицидлар, ашламалар белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә тир түгүчеләр. Сүз уңаеннан, офисларда компьютерлардан нурланыш алу факторларның берсе булып тора. Яшәү рәвеше, начар гадәтләрнең булуы да зур роль уйный. Солярийга йөрү дә киңәш ителми.     

– Бу очракта нәселдәнлек урын аламы?

– Әйе, ләкин бу туганнарының берсе рак белән авырган очракта, анда да яман шеш булачак дигәнне аңлатмый. Әмма якыннарыгызның кайсы органында рак булган булса, шул органыгызны кечкенә вакыттан тикшертеп торырга кирәк.

– Онкологиягә ничә яшьтән тикшеренә башларга кирәк?

– 40 яшьтән өлкән булучылар – риск төркеменә керүчеләр. Бернинди шешләр булмаган очракта, ике елга бер тапкыр маммография узарга кирәк, әгәр нәселдә сөт бизе рагы булса, 30 яшьтән башлап елга бер тапкыр маммография, сөс бизләренә УЗИны елга бер тапкыр узыгыз. 3 елга бер тапкыр булса да фиброгастроскопия (ашказанын тикшерү) үтергә кирәк, ә ашказаны авырулары булучыларга аны елга бер тапкыр узу киңәш ителә. Колоноскопияне (эчәкне тикшерү) – 5 елга бер тапкыр, әгәр нәселдә эчәк авырулары булса, 1-2 елга бер тапкыр узыгыз. Тәмәке тартучыларга елга бер тапкыр томография, хроник авырулар буенча риск төркемендә торучы кешеләргә, бронхиаль астмалы, бронхитлы пациентларга компьютер томографиясен узарга  киңәш итәбез.

– Онкологияне дәвалау никадәр авыр һәм озак бара?

– Дәвалануның вакыты һәм авырлыгы авыруның дәрәҗәсенә бәйле. Мәсәлән, 1нче стадиядәге күкрәк бизе рагы булган очракта гадәттә операция була, алга таба гистологиягә тикшеренү, һәм аннан соң тагын дәвалану билгеләнә, бу – нурланышлы яки нурланышсыз химиотерапия яисә нурланыш кына, бәлки бөтенләй гормональ дарулар гына эчәргә кирәк булыр.

– Кеше үзендә рак булуын бик соң белгән һәм 2-3 ай эчендә үлгән очраклар билгеле...

– Нигездә бу яшьләрдә күзәтелә, чөнки алар симптомнарны арыгынлыкка сылтыйлар, вакытлары булмаганга, табибларга мөрәҗәгать итмиләр. Яшь организмда авыру тизрәк тарала, өлкән кешеләрдә – акрынрак, һәм алар, кагыйдә буларак, табибларга да ешрак күренә. Авыруның акрын таралуы аркасында күп кенә өлкән яшьтәге пациентлар онкологиянең 4нче стадиясе белән дә яшьләргә караганда озаграк яши, мәсәлән яшьлрә ярты ел-бер ел яшәсә, өлкән яшьтәгеләр 5 елга кадәр яши.     

– Безнең районда рак үлем очрагы булып еш торамы?

– Үлем сәбәпләре арасында яман шешләр, кан әйләнеше системасы авыруларыннан соң,  2нче урында. Әле әерничә ел элек рак өченче урында иде. 2015 елда безнең районда онкологиядән 153 кеше , 2016 елда – 174, 2017 елда 172 кеше үлде.

– Онкологка барырга кирәклекне нинди күрсәткечләр әйтә ала?

– Мисал өчен, тиредә бер айдан артык төзәлми торган яра яки язва барлыкка килсә, ул канаса; әгәр шешенкелек, шеш барлыкка килсә; җенес юлларыннан, туры эчәктән, сигәндә бүлендекләр күрсәгез; кинәт кенә ябыгу да (айга 10-20 килограмм), тире өслекләрендә агарынган урыннар, анемия дә сагайтырга тиеш.  

2017 елда табылган яман шешләр:

- юан һәм туры эчәк рагы – 42;

- тире рагы –36;

- сөт бизләре рагы – 26;

- үпкә рагы – 22;

- простата бизе рагы – 22;

- аналык муены рагы – 18.

Ракны профилактикалау кагыйдәләре:

- тәмәке тартуны ташлагыз – дөньяда рактан үлүләрнең 20 проценттан артыгының сәбәбе булып тәмәке тарту тора, очракларның 70 процентында – ул үпкә һәм иреннәрдә рак барлыкка килүгә сәбәп;  

- алкоголь кабул иткәндә сабыр булыгыз – спиртлы эчемлекләр авыз куышлыгында, бугаз һәм ашказаны-эчәк трактында рак үсешенә йогынты ясый;

- озак вакытлы һәм көчле кояш нурланышыннан сакланыгыз – нурланышның чиктән тыш күп йогынтысы сәламәтлек өчен зыянлы;

- эш урынында сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен үтәгез;

- дөрес тукланыгыз – җиләк-җимеш, яшелчә, сок, кыяклы азыкларны ешрак кулланыгыз, эшкәртелгән ит ашамлыкларыннан сакланыгыз;

 

- гәүдәнең артык авырлыгыннан сакланыгыз – югары калорияле ашамлыкларны кабул итүдән сакланыгыз, физик яктан актив булыгыз;

- әгәр сез үзегездә гадәти булмаган шешенкелек, шеш яки аңлашылмаган кан агу (канлы бүлендекләр) тапсагыз, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез;

- ир-атларга киңәш – 45 яшьтән башлап ел саен медицина тикшеренүләре узыгыз;

- хатын-кызларга киңәш – даими рәвештә УЗИ, маммография узыгыз. Бала туу һәм күкрәк белән ашату сөт бизе рагы рискын киметә. 20 яшьтән ел саен күренү бүлмәсендә гинекологик тикшеренүләр узарга кирәк.

Газета укучыбызның тарихы (исемен күрсәтмәскә кушты) 

Мин ракны җиңдем!

– 20 ел элек миндә күкрәк рагы булуын әйттеләр. Бу диагноз имнем өчен аяз көнне яшен суккан кебек тоелды. Ул вакытта тормышымда проблемалар болай да җитәрлек иде, өстәвенә сәламәтлек тә каушаган булып чыкты. Торак белән авырлыклар бар иде, ике кызым бар, берсе мәктәптә укый, акча җитмәү даими борчылуларга китерде дә инде.

Медицина тикшеренүе вакытында миндә сөт бизе авыруы турында әйттеләр. Дәвалану узарга киңәш иттеләр, ләкин ул вакытта моң аакча юк иде, өстәвенә эчкече күршем аркасында бездә янгын чыкты. Безнең гаилә янган стеналар арасында утырып да калды. Ул вакытта сәламәтлек турында ничек уйланылсын инде? Нәтиҗәдә – рак, күкрәкне алдыру буенча операция, химиотерапия. Хәзер миңа болар барысы да минем белән булмагандыр, куркыныч төш кенә булгандыр төсле. Аллага шөкер, мин уяндым. Аякка басу өчен бик үкп көч кирәк иде. Кызларымның миннән башка беркемгә дә кирәк булмаганнарын аңладым, алар өчен көчем булмаса да, көрәштем.  

Чәчемне тараган саен, таракта чәчләр күбрәк чыга барды, тиздән мин пеләшләндем. Я эссе, я салкын, кәеф кисәк кенә алышына – болар барысы да химиотерапия нәтиҗәсе.

Балаларым янымда булды, якыннар, танышлар көч бирде һәм мин җиңеп чыктым. Авыруым хакында хәзер сөт бизенең протезы гына искә төшерә.  

Мин терелдем! Торак белән мәсьәлә хәл ителде, кызларым кияүгә чыкты. Үзем дә яраткан кешемне очраттым. Хәзер минем барысы да яхшы!

Шундый ук диагноз белән күзгә-күз очрашучыларга шуны әйтәсем килә: бирешмәгез, сез чирне җиңә аласыз. Хәзер медицинаның мөмкинлекләре дә үзгәрде, ракны дәвалап була.

 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры социаль маркетинг бүлеге башлыгы Лидия Ефимова:

– 2017 ел эчендә Татарстанда яман шеш белән авыруның 15707 очрагы теркәлгән. 2018 елның 1 гыйнварына республикада онкология белән авыручылар саны 104711 кешене тәшкил итә. Узган елны рак белән авыруның югары күрсәткечләре Азнакай, Мөслим, Спас, Сарман, Лениногорск районнарында теркәлгән.

Ракны җиңүче йолдызлар:

Роберт Де Ниро

Дарья Донцова

Юрий Николаев

Кайли Миноуг

Владимир Познер

Иосиф Кобзон

Лайма Вайкуле

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: