Алабуга нуры

Раушания Хафизова: «Ризык тәмле булсын өчен күңелеңне биреп эшләргә кирәк»

Алабуга районының Иске Юраш авылында гомер итүче, пешергән татлы чәй ризыгы белән бөтен дөньяга танылган Раушания Хафизова үзенең уңыш сере, эшнең барлык нечкәлекләре белән уртаклашты.

Чәк-чәк — халкыбызның күп еллардан бирле яратып ашала торган ризыкларының берсе. Бу милли сыебыз бер дә гади ризык түгел, ә күпме осталык, көч, вакыт, нигъмәт таләп итүче байлык бит! Бәлки шуңа күрәдер чәк-чәк пешерүгә моның барлык нечкәлекләрен белгән кешеләр генә алына. 
Иске Юраш авылында яшәүче Раушания Хафизованы чәк-чәк пешерү остасы буларак күп җирләрдә бик яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Аның кулыннан төшкән бу сыйны кемнәр генә авыз итмәгән инде. Раушания ханым үзенең тәмле, татлы чәк-чәкләре белән Татарстаныбызга гына түгел, бөтен илгә данлыклы. Франция, Төркия, Чехия, Сахалин, Калининград...
«Россия Президенты Владимир Путин һәм ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевны каршы алырга дип тә заказ ясаганнары булды», — ди Раушания ханым.
Тумышы белән ул Алабуга районының Илмәт авылыныкы. Гаиләдә җиденче — төпчек бала булып дөньяга килә. Бик тырыш, һәр яктан уңган булып үсә, мәктәпне дә яхшы билгеләргә тәмамлый. Урта мәктәпне тәмамлау кичәсеннән соң ике көн үтүгә үк аны Илмәт авылының күмәк хуҗалык ашханәсенә эшкә чакыралар. Шулай итеп ике ел дәвамында туган авылы Илмәттә эшли ул. Аннары Раушания ханым Иске Юраш урта мәктәбендә пешекче булып эшли башлый. Бүген дә, инде 35 ел буена әлеге һөнәренә тугры булып кала.
Чәк-чәк пешерә башлаганчы ул башта тортлар ясау белән мавыга. Шулай итеп 10 ел чамасы туйларга, төрле мәҗлесләргә тәмледән-тәмле тортлар әзерли. 
Аннан соң Раушания ханым күбрәк чәк-чәк катыру шөгыленә керешә. Нинди генә очракларда мөрәҗәгать итмиләр аңа авылдашлары һәм якташлары: туй мәҗлесләре, туган көннәр уздырганда дисеңме, бала тууга бәйле даталарны билгеләп үткәндә һәм башка төрле йомышлары төшкәндә.
«Чәк-чәк пешерергә әнидән өйрәндем. Хәзер инде үзем дә 25 еллап шушы эш белән шөгыльләнәм. Иң элек йорттан йортка булышырга йөрдем, аннары инде үзем пешерә башлап, үзмәшгуль буларак теркәлдем», — дип сөйләде ул.
Тәмле сый пешерү остасы заказ ясаучыларның барлык ихтыяҗ-үтенечен канәгатьләндереп, төрле формадагы һәм зурлыктагы чәк-чәкләр ясап бирә. Аның әйтүенчә, эшләнгән эшнең күләме түгел, ә сыйфатлы булуы мөһим. Моның өчен ул татлы ризыкны әзерләүдә кулланылган әйберләргә дә зур игътибар бирә.
«Пешергән әйбернең тәме аңа салынган азык-төлектән тора, шуңа күрә кулланыласы продуктларга бик җитди карыйм һәм зур игътибар бирәм. Заказ алу — бик җаваплы эш. Ел саен ышанычлы кешеләрдән 20 меңлек бал алып куям. Һәрвакыт авыл йомыркасы кулланам. Камырның уңу-уңмавы онның сыйфатына да бәйле, шуңа кыйммәтле саналган «Белоснежная» оны белән генә эшлим. Элек камырны 400 тапкыр баса идем, шуннан соң әзер була иде. Ә хәзер дүрт дога укып басам. Шулай эшләп, эшкә яхшы уйлар белән тотынсаң, камырың да уңа, башкалар да ризыгыңны яратып ашый», — дип эш серләре белән уртаклашты чәк-чәк пешерү остасы.
Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба дип, юкка гына әйтмиләр. Үз эшен биш бармагы кебек белгән белгечләрне хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә, тирә-юньдәге кешеләр дә хөрмәт итә. 
«Эшемне бик тә яратам. Беренче тапкыр гына мәктәп бусагасын атлап кергән сабыйлар — 1нче сыйныф укучылары ашханәгә кергәч, ашыйсылар килми утыралар. Алар янына чыгам да, елыйм бит инде сез ашамагач, дим. Күзгә карап торалар да, ашый башлыйлар. Алар белән эшләгәндә яхшы психолог та була белергә кирәк шул. Заказ бирүчеләргә кирәк булса киңәшләремне дә бирәм. Нинди бәйрәмгә кирәклегенә, мәҗлестә ничә кеше буласына карап, ниндирәк формада, күпме сый алырга кирәклеген әйтергә тырышам. Башка кешеләрнең чәк-чәкләрен татып караганда, беркайчан да «бу кешенең камыры уңмаган», яки «балы эреп бетмәгән» дип, начар сүзләр әйтмим. Һәрнәрсәнең бары тик уңай якларын гына күрә белергә кирәк», — дип сөйләде Раушания ханым.
Чәк-чәк пешерү осталыгына төшенгән Раушания апа моңа якыннарын да өйрәтә, татлы чәй ризыгын әзерләү серләре, нечкәлекләре белән уртаклашып, төрле мастер-класслар да үткәрә. Әлбәттә, һәр останың үз уңыш сере була, без дә зур тәҗрибә туплаган Раушания ападан бу турыда сорамыйча булдыра алмадык.
«Беренчедән, бу — күп еллар дәвамында тупланган тәҗрибә. Шулай ук иң мөһим шартларның берсе — ризык тәмле булсын өчен күңелеңне биреп эшләргә кирәк. Алдарак әйтеп үткәнемчә, эшнең күләме түгел, ә сыйфаты мөһимрәк. Ир-атларның минем чәк-чәкне башкаларныкыннан аерулары турында килеп әйткәннәре бар. Бер абзый: «Күземне бәйләгән килеш 15 төрле чәк-чәк кабып карасам да, сезнекен таныйм», диде. Әлбәттә, шундый сүзләр ишеткәч, күңел тагын да үсеп китә».
Үз эшенең остасы булуы өстенә, Раушания ханым гаиләсендә кадерле тормыш иптәше, уңган хуҗабикә, сөекле әни, юмарт дәү әни дә. Күңеленә канәгатьлек бирә торган эше, таянырга ныклы гаиләсе бар, туганнары белән дә чөкердәшеп, аралашып һәм үзара ярдәмләшеп яшиләр. Бәхет сызганып эшкә бирелгәннән килә, дигән сүзләр нәкъ аның турында әйтелгән кебек.

Фото: Раушания Хафизованың шәхси архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: