Алабуга нуры

Разил Вәлиев: “Максат зур булырга тиеш”

Халык шагыйре, язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт советы депутаты, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча ТР Дәүләт советы комитеты рәисе, Тукай исемендәге, Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы Разил Исмәгыйль улы Вәлиев КФУның Алабуга институтында кунакта...

Юбилее уңаеннан аны туган ягы Түбән Кама районы Ташлык авылы мәдәяният йорты каршында 57 баянчы каршы алган. Бер авылга - 57 баянчы! Шулкадәр титул иясе Разил Вәлиев шушы баянчылар авылыннан.

- Алабуга институты, гомумән, сезнең шәһәр минем өчен иң кадерле урыннарның берсе. Минем туып-үскән авылым Кама елгасының теге ягында гына. Беренче сыйныфка укырга барыр алдыннан, әнкәй параходка утыртып мәктәпкә киемнәр алырга мине Алабугага алып килде, - дип сүзен башлады шагыйрь.

Залда утыручы студентларга яшьтән үк үз алларына максат куярга кирәклекне әйтте, шул вакытта гына үзеңнән соң ни дә булса калдырырга, зур үрләргә ирешергә мөмкин.

20 яшьлек чагында язган бер шигырендь шундый юллар бар:

"Я дөньяны үзгәртәм мин бүген,

Я булмаса, үзем үзгәрәм".

- Мин ул шигырьне язганда бөтен җир шарын үзгәртүне күздә тотмадым. Һәр кешенең үз дөньясы бар. Иң беренче кеше үзенец дөньясын, үзенең тирә-юнендәге дөньяны үзгәртергә тиеш. Дөнья бит ул кешеләрдән тора, димәк, дөнья да үзгәрә дигән сүз. Күпмедер дәрәҗәдә максатыма ирешкәнмендер дип саныйм, - ди Разил Вәлиев. - Язучы бурарак минем төп максатым - иҗатым белән кешенең рухи дөньясын үзгәртү.

Разил Вәлиев башта Казан дәүләт университетында укый. Ике ел укыгач, университетны ташлап, Мәскәү педагогия институтына укырга керергә карар кыла, бу хыялы инде аның мәктәпне тәмамлагач та туган була. 1 урынга 200 кеше була торып та, Разил Исмәгыйль улы теләгенә ирешә. Ул безгә Казан дәүләт университетыннан документларын алганда килеп чыккан кызыклы вакыйганы сөйләде:

- Хәтерлисеңме моннан ике ел элек университетка укырга кергәндә, "Нигә Казан дәүләт университетын сайладың?" - дип сиңа сорау биргән идем, "Чөнки монда Ленин укыган, монда Толстой укыган", - дип, күкрәк кагып җавап биргән идең, ә хәзер нигә китәсең? -ди журналистика кафедрасы мөдире.

Разил Вәлиев:"Ленин киткән, Толстой киткән, мин дә китәм", - дип әйткәч, аның "обходной лист"ына кул куела.

Разил Вәлиев бик күп җырлар авторы да әле. Җыр дөньясына аны Илһам Шакиров һәм Лев Ашарин алып керә. Бүген 200дән артык җыры бар.

- Кеше күңеленә тизрәк барып җитәсең килсә, җырдан да кулайрак жанр юк. Җырның тагын бер үтемле ягы бар. Бездә тел проблемасы бит. Шактый кеше туган телен белми, әмма җырын белә, - ди ул.

Разил Вәлиевның әнисе дә шигырьләр, бәетләр яза торган булган. Җыентыктагы шигырьләре арасында әнисе белән язышкан, җавап рәвешендәге шигъри хатлар да бар.

Очрашу барышында студентлар аннан теләгән сорауларына җавап алу бәхетенә иреште. Чарага килүчеләр арасында шагыйрә Гөлзадә апа Әхтәмова, татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфыйкъ ага Мәхмүдов та бар иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: