Алабуга нуры

Һәрберебез гамәл күрсәтик

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды барышында туган телләрне саклап калу мәсьәләсенә зур игътибар бирелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев съездның пленар утырышында: "Барыбызны да борчыган мәсьәлә - туган телебезне сакларга кирәк. Бу проблема барлык милләтләргә дә кагыла, чөнки кешелек дөньясында глобальләшү процессын туктатып булмый. Техник революциянең үз юлы бар, аның үз табигате, ә шунда туган телне югалтмау - анысы безнең эш. Татар телен саклап калу беренче съезддан ук безне борчый…", - дип билгеләп үтте.

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенең Алабуга бүлеге рәисе Рәфыйк ага Мәхмүдов, иң беренче корылтайда катнашкан кешеләрнең берсе буларак, ул көннәрне яхшы хәтерли.

- Мин Бөтендөнья татар конгрессының беренче өч съезды эшендә катнашу бәхетенә ирештем, - ди ул, - һәм шуңа күрә искә алырлык нәрсәләр бар. Иң әһәмиятле һәм эшлеклесе, һичшиксез, беренче съезд булды.

Анда күп кенә галимнәр, танылган мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, милли хәрәкәтләрнең тәҗрибәле әгъзалары катнашкан. Алабугадан халык тарафыннан сайлап алынган 12 кешелек делегатлар төркеме барган, шул исәптән Алабуга ТИҮеннән - 7 кеше.

Корылтайдан кайткач, тиз арада конгрессның филиалы оештырыла һәм татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеге җанланып китә. Бу турыда "Татар яшәр, татар югалмас!" дип исемләнгән китапта җентекләп язылды (Алабуга, 2004 ел. Төзүчесе Т. Б. Шәрипова).

- Яхшы заманга ышанасы килә, татарлар әйтмешли: "Өметсез - шайтан гына, - ди Рәфыйк ага. - БТК Алабуга бүлегенең гомумшәһәр җыенын оештыру мөһим, дип уйлыйм.

Быел узган съездда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чит төбәкләрдәге татар оешмалары, аларның җитәкчеләренең татар рухын, милли традицияләрне, гореф-гадәтләребезне саклап, татар мохитен булдырырга тырышуын үзенә күрә бер батырлык дип атады. Телне саклап калу мәсьәләсе буенча да үз фикерен әйтте:

- Тикшеренүләр күрсәткәнчә, рәсми хисапларда милли мәктәп буларак теркәлгәннәрендә дә, татар лицей-гимназияләрендә татарча укыту кимеде. Мәктәп җитәкчеләре бу күренешне ата-аналар теләге белән аңлата. Мондый юл белән барсак, 80нче еллардагы кебек, татар мәктәпләре күпләп ябылу заманына кайтабыз түгелме соң? 90нчы елларда югары уку йортларында да татарча укыту оештырылган иде. Бары тик Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясендә генә татар төркеме сакланып калды. Татар конгрессы тырышлыгы белән, Россия ислам институтында татарча укытыла башлады. Мәчетләрдә җомга намазлары татарча укыла. Безгә кыенлыклар алдында югалып калырга кирәкми, нинди генә авыр заман килмәсен, татар кешгесе үз көнен үзе күргән. Бүген дә четерекле мәсьәләләр булуга карамастан, халкыбыз бөтен тапкырлыгын, зирәклеген җыеп, аларны чишәргә тырышса иде.

Съезд ахырында резолюция һәм татар халкына мөрәҗәгать кабул ителде. Корылтайда шулай ук Милли Шура оешты.

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае мөрәҗәгатеннән: "Татарстанның уңышлары һәм аерым милләттәшләребезнең төрле өлкәләрдәге казанышы барлык татар халкының дәрәҗәсен үстерә. Уртак уңышларыбызда хезмәт сөючән тырыш кардәшләребезнең генә түгел, безнең белән иңне иңгә куеп Татарстанда яшәгән башка халыкларның да өлеше бар. Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә танылган лидерларның берсе һәтм ул лаеклы рәвештә халыкара мөнәсәбәтләрдә дә катнаша. Милләтебезнең кодрәтен һәм дөньяда тоткан урынын һәрберебезнең игелекле гамәле билгели".

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов конгрессның чирек гасыр вакыт эчендә милләтебез һәм аның киләчәге өчен җан атучы барлык татарларны берләштерүен билгеләп үтте, чит илдәге һәм башка төбәкләрдәге оешмаларның эшчәнлегенә уңай бәя биреп, җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Казахстан татарлары конгрессы, Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге, Кыргызстан халыклары ассамблеясының "Туган тел" берләшмәсе, Төркия, Финляндия, Канада, Австралия һәм Кытай татар иҗтимагый берләшмәләренең зур эш алып баруы, Ульян, Чиләбе, Оренбург, Әстерхан, Курган өлкәләре, Чуваш республикасы, Новосибирск, Сарытау һәм Самара өлкәләре һәм Башкортостан республикасы төбәк оешмалары эше хупланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: