Алабуга нуры

Җәүһәргә тиң кешеләрнең эшчәнлеге мәңгелек

Алабуга районында татарлар элек-электән күпләп яшәгән. Биредәге авыл исемнәре дә шуңа дәлил булып тора: Морт, Дөм-Дөм, Чыршылы, Казиле... Татар Дөм-Дөмен уналтынчы гасырда ук барлыкка килгән дип исәплиләр. Рәсми документларда ул беренче тапкыр 1678 елда телгә алынган.

Үткән тарихыбызны өйрәнүдә каберташ язмалары да мөһим роль уйный. Аларның кайберләрендә уелган мәгълүмәт шактый күп нәрсә турында сөйли.

Казан дәүләт университеты доценты Раиф Мәрданов һәм Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары Казанчы Бигәнәй авылындагы "Ишан каберлеге"ндәге ташларның язмаларын өйрәнгәннән соң билгеләп үткәнчә, ташларга язу уйган оста Мөхәммәтзакир Алабуга райолнының Морт авылыннан булган. Аның кулы белән язылган ташлар Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнарында сакланып калган. Бу гаҗәп тә түгел, ТАССР төзелгәндә, республика мәйданына нәкъ шул районнар кертелә (утызынчы елларга хәтле алар кантоннардан тора, аннан соң гына районнарга бүленә).

Бигәнәйдә Әсфәндияр Мозаффаровка куелген ташка аның Сатышта укыгач, Бохарада сигез ел белем алуы, аннан соң Алабуга өязенең Дөм-Дөм авылында 45 ел имам булуы, кияве ишан хәзрәткә кунакка килгән вакытында Бигәнәйдә 85 яшьтә вафат булганлыгы турында язылган булган. Ташны улы Мирсәет куйдырган. Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев Алабуга районының 10 торак пунктындагы 407 ташка уелган истәлекләрне өйрәнгән. Дөм-Дөм авылында исә 1933 елда вафат булган Мирсәет мулла Әсфәндияр улына куелган кабер ташы булуы мәгълүм.

Минем туган авылымда (Мамадыш районы Яңа Комазан) Ленин орденлы ике укытучы яшәгән. Аның берсе - Мәрьям апа (Мария) Михеева. Икенчесе турында укытучым язган китапларның берсеннән укып кына белдем. "Ул авылыбызга әнисе Факиһәбану белән 1924 елны килгән", - дип яза Рәим абый (Рәим Гобәев. Балачагым килә каршыма. - Казан, Тат. Кит. Нәшр., 2015). Сүз Алабуга районының Дөм-Дөм авылыннан килгән Рәшит Мозаффаров турында бара. Ә ул алда әйтеп үтелгән Әсфәндияр Мозаффаровның улы булган икән. Әдәби-документаль повестенда Рәим абый укытучысы һәм авылдашы Рәшит абый турында бик җылы язган. Бала чагында Рәшит Мозаффаров Казан мәдрәсәсендә укыган. Шул чорның Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан кебек күренекле кешеләрен күреп белгән. Яхшы укытучы булуы өстенә, оста гармунчы, рәссам, тарихчы, булган, мандолинада уйнаган, җырлаган. Ә менә тагын бер шөгыле аны танылган татар композиторы Җәүдәт Фәйзи белән очраштырган. Рәшит Мозаффаров халык авыз иҗатын өйрәнгән, һәм 1951 елда композитор аның янына авылга килгән. Бу вакыйгаларны Рәим абый бик кызыклы итеп тасвирлый.

Җәүдәт Фәйзи (1910-1973) авылларга йөреп җыйган җырларын 1971 елда җыентык итеп бастырып өлгерә. "Татар музыка фольклорын баетуга зур өлеш керткән Рәшит ага Мозаффаровтан язып алынган җырлар Җәүдәт Фәйзинең "Халык җәүһәрләре" дигән китабында зур урын алып торалар", - дип яза укытучым үзенең повестенда.

Үткән гасырның 20нче елларында ТАССР төзелү уңаеннан чыгарылган халык җырында шундый сүзләр бар:

"Биек тауның башларында

Уйный каплан* баласы.

Яшә, минем республикам,

Яшә, Казан каласы.

Аккош чума күлләргә

Былбыл куна гөлләргә,

Җырлый-җырлый без барабыз

Алдагы шат көннәргә".

Алар тормыш авырлыкларына карамастан, халыкның үз республикасы белән горурлануын, аның якты киләчәгенә ышанычын ачык күрсәтеп тора.

Үзләрен аямыйча көне-төне халыкны аңлы-белемле итү өчен тырышкан Мәрьям апа Михеева һәм Рәшит ага Мозаффаровны Ленин ордены белән 1934 елда бүләкләгәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: