Алабуга нуры

Рәис Кашапов: “Узган гомерләр аккан су кебек…”

Фанилыкта озын-озак гомер итүчеләр аз түгел. Ә менә шул озак яшәү дәверендә илгә-көнгә, халыкка һәм бигрәк тә газиз милләтенә файдалы гамәл кылучылар әлләни ишледер дип уйламыйм. Март аеның 26нчы көнендә 85 яшен тутырып килүче Рәис ага Кашапов әнә шул соңгылары рәтенә керә дә инде.

Эчкерсез һәм гади, сабыр һәм олпат, чамалы юмор белән сугарылган яхшы әңгәмәдәш һәм иң мөһиме - кемнең кем булуына карамастан, аңа киңәш сорап мөрәҗәгать иткәндә, теләсә кайсы инсани затны бердәй күреп кабул итүче һәм төпле киңәшләрен бирүче гали шәхес ул Рәис Габделхак улы.

Мин үзем аны узган гасырның сиксәненче еллар уртасында "Чулман" әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсенең Алабуга пединститутында уздырылучы утырышларның берсендә танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Фазыл Шәехне җитәкләп кергәндә (Фазыл Шәех күп еллар дөнья яктысын күрүдән мәхрүм булды) күрдем. Ул елларда Рәис ага алтмышка якынлашып килүче көләч йөзле, төз һәм таза гәүдәле ир заты иде. Рәис Кашапов белән шәхсән соңгы унбиш елда гына тыгыз элемтәдә торсам да, Фазыл агага - танышканнарыннан алып - язганнарын кабат "ревизияләп" тәртипкә, китапларын бастырырга булышлык күрсәтүдә күп ярдәм итүе миңа яхшы мәгълүм. Ә инде мәрхүмнең үзе вафатыннан соң дөнья күргән ике шигъри җыентыгы гомумән дә җирле шагыйрь һәм прозаик, яшьлегендә шахтер һәм күп еллар төзүче (гади слесарьдан башлап зур төзелеш оешмасы җитәкчесенә кадәр юл үткән) булып эшләгән Рәис Кашаповның күп еллар дусты архивында аның шигырьләрен берәмтекләп туплавы нәтиҗәседер.

Рәис Габделхак улы 1929 елның 26 мартында Әлмәт районының Чупай авылында дөньяга килә. Башта туган авылында - дүртьеллык, аннары күрше Мәмәт җидееллык мәктәбендә җиде класс белем туплаган малайга, гаиләдәге дүрт бала арасында иң өлкәне буларак, бик яшьли нужа арбасына җигелергә туры килә. Михнәтле сугыш еллары, 1941 елның сентябрендә үк әтиләре Габделхак колхоз рәислеген калдырып, сугышка китә һәм яманаты белән даны чыккан Волхов фронтына эләгә. 1943 елның апрель башларында ут эченнән аның соңгы хаты килә. Ул анда: "Мөгаен, исән калып булмастыр, яңа казылган окоп, күп тә үтми, су белән тула..." - дип яза. Һәм чыннан да, сугышчының әйткәннәре рас килә - Габделхак агай үзе кебек йөз меңләгән бәхетсезләр белән бергә мәңгелеккә Новгород урманы сазлыкларында ятып кала. Күп еллар узгач, бу турыда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Фазыл Шәех "Фронттан соңлаган хат" исемле тетрәндергеч шигырь язып чыга. Аның беренче дүртьюллыгы ук тарих төпкелендә калган фаҗигале хәлләрне ачып сала:

- Мин үлгәндә апрель башы иде,

Кырык өчнең моңсу язында.

Бердәм калды һөҗүм барышында

Псков урманнары сазында…

Әниләре Хашига апага дүрт баланы тәрбияләве җиңел булмый, әлбәттә, шуңа күрә өлкән угълан Рәис авыр колхоз эшендә сайланып тормый: атын да җигә, бригадир ярдәмчесе булып та эшли. Хашига апа күреп-сизеп тора ич: Рәисенең алга таба да белем алуын дәвам иттерәсе килә; фәһемле бала - инде мәктәптә укыганда ук шигырь вә хикәяләре район һәм республика матбугаты битләрендә басыла иде.

- Бар, улым, укы, Бөгелмә педагогия техникумына кер! Без ничек тә түзәрбез, - ди ул аңа. Рәис шулай эшли. Адәм баласының язмышы үз кулында дисәләр дә, бу алай ук түгел. Кайчагында язмыш дигәнең көтелмәгән капризларын да китереп чыгара һәм инсани затка, теләмәстән, шул көйсезлек шаукымына буйсынырга туры килә. Аныклабрак әйтсәк, техникумга кереп, уңышлы гына укый башлагач, бөтенләй уйламаганда, Рәискә Бөгелмәне ташлап, авылга кайтып китәргә туры килә. Студентлар төркемнәре белән көзгелектә Бөгелмәдән ерак түгел бер хуҗалык басуына эшләргә йөриләр. Берсендә, ниндидер бер авыл аша кайтып килгәндә, арадан берәү тиз генә кеше бакчасына кереп, аннан кишерендер, чөгендерен һәм башкасын җыеп чыга. Ачлык хөкем сөргән 1945нче ел бит, шәкертләр дә ярымач! Теге егетнең җыеп чыккан яшелчәләре дә күп түгел үзе, аны берничә минут эчендә кайбер иптәшләр ашап та куя һәм бу әлләни гөнаһлы булмаган гамәл техникум тулай торагына кайтканчы онытыла диярлек. Тик, кызганычка, бакча хуҗасы угъры кергәнне күреп калган була шул - тулай торакка кайтып җиткәнче, участковый милиционер, тагын кайсындыр ияртеп, төркем артыннан килеп җитә. Участковый: "Кайсы ул, күрсәт!" - дип әмер биргәч, бакча хуҗасы егетләрне берәм-берәм карап чыгып, Рәискә төртеп күрсәтә. Рәис кишер "яратучының" кем икәнен белә, әлбәттә, тик кеше "сату" аның яшәү рәвешенә туры килми һәм ул, аны стройдан чакырып чыгарган милиционер "атам", дип пистолеты белән янагач: "Кишер йолкучы мин түгел, ә кем икәнен күрмәдем," - дию белән чикләнә. Котырынган участковый бик озак җәфалый әле егетне, ахырда: "Бүген соң инде, иртәгә мин сине каталажкага илтеп ябам," - дип кайтып китә. Шундый зур күңелсезлектән соң (күп еллар узгач, кишергә кызыккан егет Рәис аганың сеңелесенә абыйсы турындагы бу хәлләрне: "Аның урынында мин гаепләнергә тиеш идем, ул мине коткарды, рәхмәт инде аңа," - дип искә ала) Чупай егете туган авылына кайтып китүне кулайрак саный.

Анда аның әнисе нык авырып киткән була, бусы да укуын ташлавына җитди сәбәп.

Авылга кайтып янә ике ел эшләгәннән соң, Рәис Себер шахталарына китеп, анда үзен сынап карарга карар кыла. Башта Кузбассның тау эшләре училищесында алты ай дәвамында шахтер һөнәре серләренә төшенгәннән соң, забойга төшә. Күп тә үтми, ул илдәге стахановчылар рәтенә баса. 1949 елда, аңа егерме яшь вакытта, бөтен Советлар Берлеге буенча ике шахтерга, ул чагындагы миллионлаган кешеләрнең хәтта төшенә дә кермәгән бүләк - "Победа" машинасы бирелергә тиеш була. Шахта җитәкчелеге моңа иң лаек кеше дип Рәис Кашаповны тәкъдим итә. Күпләр, һичшиксез, шатланып ризалашыр иде, тик Рәис кенә түгел - егет бер өлкән иптәше файдасына ошбу олы бүләктән баш тарта (югарыда китерелгән ике мисал: беренчесе - педтехникумда укыганда гаепне үз өстенә алмаса да, шул ук вакытта иптәшен "сатмавы", икенчесе - "мә" дип торган җиңел машинаны башкаларга бирүе, болар икесе дә язма героебызның яшьтән үк гаять кешелекле һәм миһербанлы булуын күрсәтүче фактлардыр).

1951 елда Әлмәт якларында зур нефть ятмасы табылып, анда нефть чыгару мәрәкәләре һәм элекке Әлмәт авылын калага әверелдерү хәстәре купкач, бу вакытта инде Роза исемле чибәргә өйләнеп, бер кыз туарга өлгергән, Рәис Габделхак улы гаиләсе белән туган якларына кайтып төпләнә. Бер үк вакытта читтән торып укып һәм эшләп, шәһәрдәге беренче башнялы кранны сафка бастыруда да хәлиткеч рольне уйный ир-егетебез. Аннан соң, инде алдарак әйткәнебезчә, слесарьдан башлап зур оешма җитәкчесенә ("Строймеханизация" трестының төзү идарәсе) кадәр күтәрелә.

1972 елда Алабуга шәһәрендә механикалаштырылган эшләр идарәсе оештыру зарурлыгы килеп тугач, зур эш һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган Рәис абыйны җитәкче итеп шунда җибәрәләр. Бу калага вакытлыча дип килгән төзүче бер елдан гаиләсен дә янына алдыра, һәм Кашаповлар тормышларын гомерлеккә Чулмансу буендагы борынгы һәм мәңге яшь ак кала белән бәйлиләр. "Узган гомерләр аккан су кебек", - дип җырлыйлар бит, инде аларның биредә яши башлауларына кырык елдан артып киткән; Рәис аганың ышанычлы һәм тугъры хәләле - Роза апаның фанилыктан бакыйлыкка күчүенә быелның августында өч ел тула; олы кызлары Фәүзия дә нык авырып, моннан ике ел элгәре җир куенында мәңгелек сыену урыны тапкан; кече кызының тормыш иптәше шулай ук әле күптән түгел вафат… Саный китсәң, җанны-бәгырне телгәли торган язмыш сынаулары күп инде ул, шулай да түзә ил агасының йөрәге,янәшәсендә калган ике кызы һәм улы, оныклары гамен кайгырту хакына, көненә унлап дару йотып булса да, түзә. Аңа барлык бу сынауларга түзәргә биш вакыт намазда булуы һәм, сәламәтлеге мөмкинлек биргәндә, Җәмигъ мәчетенә җомга вә өйлә намазларына йөрүе дә көч бирә. Иң мөһиме: Әлмәт - Чупай, Алабуга инсаннарын, газиз әнисен (һәм гомумән татар милләтен) өзелеп яратуы, аларга багышлап күп санда шигырьләр, очерк-мәкаләләр язуы һәм инде биш китап чыгаруы аны бу дөньяда олпат шәхесләргә хас рухи биеклектә калып, Аллаһ рәхмәте илә җан тынычлыгы белән яшәү мөмкинчелеге бирә. Әле ул безгә тәкъдим-фикерләре, акыллы киңәшләре һәм һәрдаим янәшәбездә булуы белән һәрвакыт кирәк, һәрвакыт кадерле. Безне сөендереп, озак яшә әле, аксакал!

Фирдәвес ХУҖИН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: