Алабуга нуры

Рөстәм Миңнеханов, Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты

Татарстан Прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында мәктәптә укучыларның агулану очрагының сәбәпләрен ачыклауны таләп итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татар-информ” Татарстанның Арча районындагы Казанбаш мәктәбендә балалар агулануын, 31 баланың Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелүе турында хәбәр иткән иде.

Балаларга беренчел диагноз - эчәклек инфекциясе куелган. Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җиткерүенчә, балаларның хәле җиңел һәм уртача авырлыкта дип билгеләнгән. Балаларга тиешле ярдәм күрсәтелә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә агулану турында 32 ашыгыч хәбәр кергән. Татарстанның Арча районындагы мәктәптә 30 бала, бер укытучы һәм Арча педагогия көллияте студентында эчәклек инфекциясе очрагы турында теркәлгән.

Гадәттән тыш хәлне ачыклау максатыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре бригадасы эшли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген үк Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Гадәттән тыш хәлне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышын уздырырга кушты. Комиссия булган хәлгә анализ ясаячак һәм зыян күрүчеләргә нинди ярдәм кирәген ачыклаячак. 

Татарстан Прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлады. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Прокуратура мәктәптә азык-төлек сыйфатын, ашатуны оештыруны тикшерәчәк. Шулай ук ризык әзерли торган савыт-сабага, продуктлар белән тәэмин итүче оешмаларга карата тикшерү эшләре башкарылачак.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, җитәкчеләрнең эшенә бәя биреләчәк. 

ЧЫГАНАК: http://tatar-inform

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 29 март 2018 - 11:59
    Кар суына юл ачкан – ташудан качкан
    Чын яз апрель башында көтелә, анда инде сулар агачак. Су басуга кагылышлы фаразларны “эшлекле сишәмбе”дә ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Алабуга районы буенча башлыгы Николай Доронин хәбәр итте.
    95
    0
    0
  • 17 апрель 2018 - 14:45
    Йогурт шулай әзерләнә Хәзер кибеттә йогуртларның төрлесе сатыла. Тик аның сыйфаты нинди булуы гына шикле. Ә менә өйдә әзерләнгән йогурт тәмле дә, файдалы да була.
    41
    0
    0
  • 17 апрель 2018 - 14:59
    Башта челтәрләр, аннары – мунча Үткән атна ахырында Алабугада мунча комплексын төзү проекты буенча фикер алыштылар. Бу уңайдан узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Геннадий Емельянов, проект инвесторы Юрий Бычков, шулай ук шәһәр предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты.
    35
    0
    0
  • 17 апрель 2018 - 14:52
    Алабугалылар тоталь диктант язды 14 апрельдә КФУның Алабуга институтында берьюлы ике мәйданчыкта, өченче ел рәттән, алабугалылар Бөтенсоюз мәгариф чарасына кушылды.
    32
    0
    0
Ночной режим